Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Ул безнең күңелләрдә

Бүген «Җиңү байрагы» (1990 елдан — «Саба таңнары») редакциясендә эшләгән Газиз Нәбиуллинның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан Саба үзәк китапханәсендә язучыга багышланган кичә үткәрелде.

 

Бүген  15 февральдә 1940-1986 елларда «Колхоз байрагы» (1963 елдан – «Җиңү байрагы», 1990 елдан — «Саба таңнары») редакциясендә эшләгән Газиз Нәбиуллинның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан Саба үзәк  китапханәсендә  гимназия  укучылары, өлкәннәр катнашында  язучыга багышланган кичә үткәрелде.  1920 елның 15 февралендә табигатьнең аулак җирендәге кечкенә генә Керәнне авылында дөньяга килгән малайның  күңеленә шигырь  орлыклары балачактан  бөреләнә. Район  матбугатының торгызылуына һәм  формалашуына бәрәкәтле оеткыны,  иҗат кешесе  буларак, нәкъ  менә ул сала.   1957 елда район газетасы каршында  оештырылган “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсенә гомеренең ахырына кадәр җитәкчелек итте. Газиз абый районыбызның яшь талантларын, иҗатка омтылучыларны барлау, кайгырту эшендә зур хезмәт куйган  әдип булды. Ул мәктәп  яшендәгеләр  өчен язды.  «Безнең авыл балалары» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы сугыштан соң, 1948 елда, дөнья күрә. “Әти балалар  язучысы булгач, Мәскәү матбугатын күп алдыра иде. Без  хәреф таный башлаганчы “Мурзилка”, “Веселые картинки”  журналларын карадык,  аннары балалар әдәбиятын   укыдык. Кечкенәдән  язучыларны  күреп  үстек.  Безгә  алар  еш  киләләр  иде. Әтинең язучылар  Зәки Нури, Нәби Дәүли, Хәсән Туфан белән бергә төшкән  фотолары  әле дә  саклана. Нәшриятка  китә  иде дә, бер кочак китаплар алып  кайта  иде. Яхшы әти булды, шуннан барысы да  аңлашыладыр”, –  дип  сөйләде   кичәдә район газетасында 30 елдан артык корректор булып  эшләгән кызы Зарема Нәбиуллина. Шулай ук Газиз абый белән бергә эшләгән хезмәттәшләре  Әлфия  Мөбарәкова, Дания Шиһапова, әдәби берләшмә  утырышларына   йөргән Розалия Мөхәммәдиева аның белән бәйле истәлек-хатирәләрне  күңелләрендә  яңарттылар. “Газиз  абый бик тыныч,  акыллы кеше  иде. Гаиләсе белән  дус булдык. Без аны онытмаска, шигырьләрен  укып илһам  алырга тиеш”,– диде  озак  еллар  бер  йортта   күршеләр  булып  яшәгән Рәхимә Әсгать  кызы. Үзләре дә китап  авторлары   Габит  Фәрхетдинов, Муса Абдуллинның да Газиз  абыйга  хөрмәт  йөзеннән  әйтер   сүзләре бар  иде. Гимназия  укучылары укытучылары Мөршидә Хәлилова җиткчелегендә язучының  берсеннән-берсе  матур  шигырьләрен  яттан  сөйләргә  өйрәнеп  килгәннәр  иде.

“Ул шигырьләрнен җиңеллеген  карагыз әле  сез. Энҗе  кебек  тезелеп  кенә тора. Озын түгел, ниндидер  акыл да  өйрәтми, балаларга  үзләре булып  уйларга, үз-үзләренә читтән карарга өйрәтә. Шулкадәр  җиңел әсәрләре белән безне әти-әниләр тәрбияләде. Хәзер дә Әлифба бәйрәмнәрендә  беренчеләр  Газиз  абый шигырен   сөйли. Ул безнең районнан иң беренче булып  Язучылар берлегенә кергән олы шәхес.  Чит төбәкләргә баргач та, әдәби  кичәләрдә  укылган  шигырьләрне, кара әле,  Газиз  абыйныкы бит бу дип, шаккатып  тыңлыйбыз. Аның үзен дә  “Тын елга җыры” китабы белән  чагыштырырга була. Әллә нинди бөеклекләргә омтылмаган, тыныч  кына халкына  хезмәт иткән, туган  ягыбызның  матурлыгын  дөньяга таныткан гап-гади Керәнне авылы  егете бит  инде  ул. Кемнедер үгетләп,  акыл  өйрәтеп  йөрмәгән, тыныч  кына иҗат  иткән. Аның  шигырьләре бүген дә үз  көчендә, хәзер дә  яши”, – диде китапханә директоры  Ләйсән  Билалова  кичәне  йомгаклап.

Газиз Нәбиуллин бүген безнең арада булмаса да, аның шигырьләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре исән, китап  фондында саклана. Бу   көннәрдә аның аның исеме тирән  ихтирам белән искә алынырга лаеклы. Сабада 19 йортлы урам  аның исемен   йөртә,  ул яшәгән  йортка мемориаль такта куелган.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев