Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Умырзая” авыл хуҗалыгы кооперативы: дәүләт ярдәме һәм тотрыклы үсеш

Соңгы елларда кооперация юнәлешенә дәүләт дәрәҗәсендә өстенлек бирелә. Ил күләмендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны арту дәвам итә. Аларны оештыру тәҗрибәсе безнең район тормышында да ачык чагылыш таба. Моны “Умырзая” эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы мисалында да күреп була.

 

Предприятиегә  2009 елда нигез  салына һәм  куллану базарында   үзенең  лаеклы  урынын ала бара. Кооператив  2017 елга кадәр халыктан әзер ит алып, аны үз кибете аша сату белән шөгыльләнә. 2017 елда кооператив Татарстанда 2017–2020 елларга исәпләнгән авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасы кысаларында мал сую цехын төзү һәм модернизацияләү өчен грант отты. Грант акчалары Россиядә җитештерелгән заманча терлек эшкәртү линиясе һәм суыткыч җиһазлар сатып алуга юнәлтелгән. Бер сменада 24 баш терлек суярга мөмкинлек бирә торган җитештерү цехы эшләтеп җибәрелгән. Уртача алганда, бу айга 500–600 баш терлек тәшкил итә. 2018 елда предприятие 526 тонна ит җитештерә, ә 2019 елда  1218 тоннага җитә. Грант алганнан соң, үз көчләре белән итне сөякләрдән аеру (обвалка) цехы да төзелә. Ике ел эчендә лизингка рефрижераторлы ике автомобиль һәм терлек ташу өчен ике машина сатып алалар.

Кадрлар хәл итә

“Хәзерге вакытта бездә 51 кеше эшли, – дип коллективның хезмәт режимы һәм тәртибе белән таныштырды  “Умырзая” кооперативы рәисе Рамил Гарипов. – Цехларда эш иртә башлана. Иң элек шоферлар Алмаз  Хуҗин, Марат Галиев, Фәһим Сафиуллин, Җәүдәт Исмәгыйлов иртәнге сәгать 5-6дан хуҗалыклардан тере  малларны  алып  килә.  Аннары  мал  эшкәртүчеләр үз вазифасына керешә.  Хезмәтләре авыр, физик  көч тә,  мораль әзерлек тә  кирәк.  Кеше табуы кыен, килеп тә, булдыра  алмасларын белеп, китүчеләр  була. Хәзерге  вакытта 11 мал  эшкәртүче бар. Алар 5 көн эшлиләр, 2  көн  ял итәләр. Без хәләл продукция җитештерәбез. Сугымчылар малны кыйблага каратып, “бисмилла” әйтеп чалалар һәм  эшкәртәләр. Түшкәләр ветеринария табибы Азат Нәгыймов контролендә була, келәймә  сугылганнан  соң  суыткычка  кертелә.    Икенче  көнне түшкәләр обвалка ягына чыгарыла. Бу цехта да эш җиңел түгел. Гөлия Әхтәмова, Линара Бикчәнтәева, Марат Билалов,  Рөстәм Миңнемуллин, Илшат Гайфиев, Алексей Иванов иртүк  килеп, итне  сөякләреннән аералар, кулланучыларга  тарату өчен әзерлиләр. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына, бер  киломы, икеме, 3 киломы, тиешле үлчәүләрдә төргәкләп куялар. Аннары цех эшчеләре кибетләрдән кергән заявкаларны үти. Продукцияне тарату өчен махсус  автомашиналар билгеләнгән. Аларны  йөртүчеләр  Назим Мәгъсумов балалар бакчалары, мәктәпләр  маршруты, Фирдус Гарипов – үзебезнең  кибетләр буенча йөреп  чыга. Арташ егете Рафис Сәлахиев һәм яңа эшли башлаган шофер Илфат Мөхәммәтҗанов продукцияне Казандагы  сәүдә нокталарына алып китә. Аларның юллары һәрвакыт уңуын,  исән-сау  йөрүләрен телибез

Белгечләргә   килгәндә,   технологлар  Чулпан Әхмәтҗанова, Искәндәр Юнысов, тере мал белән  эшләүче  тәэминатчы  Фәннур Гарипов, электрик   Наил Дәүләтшинга шулай ук зур вазифалар  йөкләнгән. Кооперативка куелган  бурычларны  үтәүдә зур өлешләре  керә. Наил Дәүләтшин бөтен производство электр приборлары, инженерия, суыту  җиһазлары,   чистарту корылмасы өчен җаваплы хезмәткәр. Ит йөртү линиясе, кисү станогы туктап  калса да,  Наил абый  кирәк. Эшенең  остасы  ул”.

Бердәмлек һәм алга китеш

 Кооператив районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, эшкәртүгә китерелгән терлекләр өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2025 елда барлыгы 4650 тонналык 9649 баш мал сатып алынган.  Шуннан 2201  тонна ит җитештерелеп сатылган.

Чималны кооператив әгъза­ларыннан алар өчен отышлы бәядән сатып алалар. Терлекне хәләл технологиясе буенча эшкәртеп, суытканнан соң республикабызның төрле районнарына, шулай ук башка төбәкләргә җибәрәләр. Төп сату базары булып  Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе компанияләре тора. Шулай ук “Татавтодор”ның районнардагы филиллары белән  дә хезмәттәшлек итәләр. Аларның ашханәләре өчен 23,8 тонна ит сатылган.

Киң базарга чыгу 

  

Хәзерге көндә “Умырзая” кооперативының 7 шәхси кибете дә уңышлы гына эшли. Аларның өчесе Сабада һәм Шәмәрдәндә, берсе Теләчедә, икесе Кукмарада  урнашкан. Сатып  алучыларга  көндәлек яңа эшкәртелгән ит, фарш, ярымфабрикатлар гына тәкъдим ителә. Башкаланың агропаркында бер сәүдә ноктасы хезмәт  күрсәтә. Кукмарада тагын  кибет ачарга җыеналар.

Шулай ук, үткән елда, җитештерү процессын модернизацияләү максатыннан, терлек сую цехында төзекләндерү эшләре үткәрелгән: административ бина  төзелгән. Яңадан да 2024 елда Авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек   министрлыгы  аша  алынган грантка 18гә 42 метрлы эшкәртү цехы  төзелеше башланып  киткән.

“Бу эшкә хезмәт шартларын тагын да  яхшырту, обвалка цехын автоматлаштыру максатыннан алындык. Яңа  бинада аерым  керү юлы, киенү-чишенү бүлмәләре, газ белән җылыту котельнясы булачак,  суыткычлар урнаштырылачак. Кул хезмәтен киметеп  конвейерны автоматлаштыруга зур адым  ясалачак. Авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен дәүләт яр­дәме бик мөһим. Күрсәткән булышлыклары  өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыгына, авыл хуҗалагы һәм  азык-төлек идарәсенә коллектив исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ярдәм программалары аркасында без эшчәнлек өлкәсен киңәйтә алдык һәм яңа юнәлешләрне үзләштердек. Татарстан фермер хуҗалыклары ассоциациясе дә безгә киңәше белән дә, гамәлдә дә ярдәм итә. Бу киләчәк планнарыбызны тормышка ашыруда ышаныч өсти»,– дип ассызыклый Рамил Гарипов.

Хезмәткә – хөрмәт

Агросәнәгать комплексын үс­терүгә керткән шәхси өлеше, югары профессионализмы өчен коопертив рәисе быел РФ Дәүләт Думасы аграр мәсьәләләр буенча комитетының Мактау грамотасы белән  бүләкләнде. 2024 елда “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый  конкурсында “Кече һәм  урта бизнес белән уңышлы  идарә итү” номинациясе лауреаты булган иде. Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга булышлык күрсәтү дә игътибардан  читтә  калмый.  Бу хакта 33836нчы гаскәри часть  командиры исеменнән алынган Рәхмәт хаты да сөйли.  Шулай ук Эндуро  спорты  буенча  чемпионатларда призлы урыннар  алучы, район данын күтәрүче хезмәттәшләре Рафис Сәлахиевка да спонсорлык ярдәме күрсәтәләр.

Сан

2025 елда кооперативның рентабельлелеге, ит, субпродуктлар җитештерүгә киткән чыгымнары исәпкә алып, 3,3 процент тәшкил иткән.
“Умырзая” эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы район авылларындагы шәхси хуҗалыкларга да терлек җыю хезмәте күрсәтә. Заказлар көнендә үтәлә.
Шулай ук терлекләрне сую хезмәте дә каралган. Зур малларны адрес буенча барып ала. Хәләл эшкәртә, кисәкләргә бүлеп, терлек хуҗасының  машинасына төяп җибәрә. 
Бер мал сую бәясе – 5 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев