Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Умырзая” умырып эшли

Район оешма-пред­приятие­ләрендә коллективлар алдында 2024 елда эшчәнлеккә хисап бирү җыелышлары бара.

  2024 елда башкарылган  эшкә кооператив рәисе  Рамил Гарипов хисап тотты. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, җи­теш­терү барлык санитария та­ләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм физик затларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2024 елда барлыгы  4646 тонналык  1021 баш мал сатып алынган.  Шуннан 2271,7  тонна ит җитештерелеп сатылган. Кергән акча күләме  802 миллион сум тәшкил иткән.

Шулай ук кооператив ел дә­вамында Саба, Кукмара, Теләче мәктәпләрен, балалар бакчаларын да югары сыйфатлы хәләл ит белән тәэмин итте.

Хәзерге  вакытта “Умырзая” ко­опе­ративының 7 кибете уңышлы гына эшли. 2024 елда, барлык ит, субпродуктлар җитештерүгә киткән чыгымнарны исәпкә алып, рентабельлек 3,0 процент булган.

Шулай ук үткән елда җитештерү процессын модернизацияләү максатыннан, терлек сую цехында төзекләндерү эшләре үткәрелгән, административ бина төзелгән һәм 18гә 16 метрлы эшкәртү цехы сафка басып килә. Хезмәт резервы бүгенге көндә 51 кеше (2023 елда – 47) тәшкил итә. Рамил Гарипов былтыр "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсында «Кече-урта бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен» номинациясе җиңүчесе булды.

Еллык җыелышта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев