Уңыш, эзләнүләр, табыш, перспективалар һәм мөмкинлекләр
Сәхифәбез “Юлбат җәмгыятенең Килдебәк бригадасына багышлана
Килдебәк – районда халык саны ягыннан беренче бишлектәге торак пункт. 1930 елда авылда ТАССР төзелүнең 10 еллыгы исемендәге беренче колхоз оештырыла. Сугыштан соңгы елларда Килдебәк «Яңа тормыш» колхозы составына керә. 1960 елдан хуҗалык «Октябрь» колхозы (Килдебәктә үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Мәртен, Сабабаш, Туктар авыллары керә) дип үзгәртелә. 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2007 елдан «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Килдебәк» бригадасы эшли.
Үз көчебез, тырышлыгыбыз белән

Илназ Әхмәтҗанов,
бригада җитәкчесе:
“Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасы ит, сөт, бөртекле культуралар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Сөрү җирләре 3185 гектар тәшкил итеп, бер эшчегә – 34,5, бер баш шартлы малга 2,6 гектар туры килә. Яңа елга 1509 баш терлек белән кердек. Аларга сенаж –12614, силос –13165, печән –176, салам 1546 тонна күләмендә әзерләнде. Бөртекле культуралар 1451 гектарда игелеп, 49862 центнер ашлык җыйнап алынды һәм ындыр табакларында эшкәртелеп, складларга урнаштырылды. Уңыш бер гектарга 34,3 центнер тәшкил итте. Терлек азыгы әзерләүдән кала, яз башыннан көзгә кадәр барлык эшләрне дә үз техникабыз һәм агрегатлар белән башкарып чыктык. Әле кайбер хуҗалыкларга ярдәм кулы да суза алдык. Ындыр табагында, ремонт остаханәләрендә һәм башка участокларда һәр кеше үз вазифасын намус белән, җаваплылык тоеп башкарды. Намуслы хезмәтләре өчен игенче-механизаторларга, белгечләргә, машина йөртүчеләргә рәхмәтлемен. Коллектив нигездә үзебезнең авыл кешеләрен берләштерә. Читтән килеп эшләүче берничә хезмәткәребез бар.
2025 елда аларның тырышлыгы белән 289,226 миллион сумлык ит, сөт, ашлык һәм терлек азыгы җитештерелде. Акча кереме 2024 елныкы белән чагыштырганда 28 процентка артты. Терлекчелектә 135,709 миллион сумлык сөт җитештерү өчен 105,989 миллион сум чыгым тотылды. Барысы 29,719 миллион сумлык табыш алынды. Рентабельлелек – 28 процент. Өстәмә керем нәтиҗәсендә машина паркын яңа техника һәм агрегатлар белән яңартуга ирештек.
Көтүгә 180 тана кертелде, 435 баш бозау алынды. Көндәлек үсеш 943 грамм тәшкил итте. Бу тармакта мал табиблары, зоотехник, ферма мөдирләре, терлекчеләр бергә киңәшләшеп, эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.
Корал эшләр, ир мактаныр, ди халык. Язгы кыр эшләренә техника җитмәү сәбәпле, кулланышта булган ике “МТЗ-1221”, “МТЗ-82”, аңа агрегатлар, шулай ук тырма алынды. Көзгә таба җир эшләренә башка хуҗалыктан кайтарылып “К-700” тракторы сафка бастырылды. Аңа тагылма агрегатлдар алынды
Төзелешләр дә тукталып калмады. Туктардагы фермага ремонт үткәрелде. Раздойдагы сыерлар торагы бетонланды, киртәләнгән урыннар ясалып, вентиляция шахталары куелды. Ындыр табагының түбәсе ремонтланды, стеналары бетонланды. Яңартылган техника, төзекләндерү эшләре җитештерү күрсәткечләренең яхшыра баруында чагылыш табарга тиеш. Мал үстерү технологияләрен үзләштереп, бөтен торакларда да тәүлегенә бер килограммнан да ким булмаган артым алу, төп басымны таналарга ясап, аларны мул сөтле сыерлар итеп тәрбияләү бурычы тора. Игенчелектә үзкыйммәте түбән бәядәге сыйфатлы терлек азыгы әзерләү максат итеп куелды. Сөт, ит, ашлык сату бәяләре дә артып, өстәмә акча кереме барлыкка килер дип ышанып калабыз.
Кырда ватылып калмыйлар

Кырга чыкканда иң беренче чиратта агрегатларның төзек булуы кирәк. Техниканы җаваплы имтиханга әзерләгәндә, бер генә мәсьәләне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Моның өчен кышкы чор –иркен вакыт. “Хәзердән үк паркта тик торган кеше юк. Язгы кыр эшләрендә кулланылачак тагылма агрегатларны сафка бастырабыз. Барысы 180 данә тырма, ике чәчү агрегаты, культиваторларны җыйдык. Аннары цехка катоклар, бер чәчкеч кертәсе бар. Бу эшкә Фәнис Һидиятов зур өлеш кертә. Ул электр белән эретеп ябыштыручы, булдыра алган детальләрне үзе кырып куючы токарь да, плазморез һәм башка кораллар белән дә ут уйната. Бик мактап бетермәгез. Газетадан укып, алып китмәсеннәр, ул безгә кирәк. Алдагы елларда да матур эшләргә язсын”, – ди инженер Рәмис Шәйхуллин аның турында.
Фәнис Һидиятовның әтисе “Бензовоз”да ягулык ташыган. Ул үзе башта комбайн ярдәмчесе булган, мөстәкыйль рәвештә “ДОН”да эшләгән. Әтисе үрнәгендә “ЗИЛ” автомобиле дә йөрткән. Фәнис Һидиятов ремонтлаган агрегатлар кырда ватылып калмый.
“ДТ”да – чирек гасыр
Уңган механизатор Илнар Нуриәхмәтов янына остаханәдә дизель тракторы янында кайнашканда килеп кердек. Җәй яки көз көннәрендә гадәттә кырда очрашабыз аның белән. 1993 елның маеннан бирле “ДТ-75”не йөртә бит инде. Шулай булгач, очрашмас җиреңнән очрашырсың! Бу юлы ул тракторына көрәк тагып юлларны киңәйтергә чыгарга әзерләнә иде. Гыйнвар ахыры карлы булды, көрәп-чистартып кына өлгер! Илнарның ”ДТ-75”кә утырганына чирек гасыр булган. “Ул вакытта Килдебәктә “Октябрь” колхозы иде әле. Ялгышмасам, 11 хуҗалык җитәкчесе белән эшләдем бугай. Дизель тракторы һаман йөреп тора. Карап торышка гына матур инде, ремонтларга катлаулы булмавы белән чыдый”, – ди механизатор. “Алай гына түгел. Техниканы бик саклап тота ул. Бер җиреннән дә май ага башларлык хәлгә китереп җиткерми. Чәчкече дә идеаль хәлдә. Комбайнын да сабый баладай кадерли. Йорт-җирләре дә ялт иткән. Һәр яктан үрнәк кеше”, – дип сүзгә кушыла Рәмис Шәйхуллин.
Илнар Нуриәхмәтовка урып-җыю сезонында “Кыр корабы” тапшырыла. Башта “Нива” комбайнында – 8, “Дон”да –12 ел иген суктырган. “Полесье”да эшли башлаганына да 9 сезон булган. Былтыр 1700 тонна ашлык суктырып алган. “ДТ-75“белән 1237 эталон гектарда эш башкарган.
Ашлык – барысына да башлык

Ашлыкны туфрак уңдырмый, тир уңдыра, дип юкка гына әйтмиләр. Орлык буларак җир куенына кергәннән алып, кайнар икмәккә әверелгәнче күпме хезмәт итәргә кирәклеген бары авыл кешесе генә белә. Кайберәүләр “Чәчү атна-ун көндә тәмамлана”, “Уракка бер ай җитә” дип сөйләшсәләр дә, игенчеләр кулыннан ел буе эш төшми. Алар өчен һәр фасыл җаваплы. Язын – чәчү, җәен һәм көзен – терлек азыгы әзерләү, кышын – азык ташу һәм техника ремонты. Килдебәк бригадасы игенчеләре дә бу киеренке режимга күнегеп беткән. “2025 елда кыр эшләрен уҗымнарны тукландырудан башладык. Барысы 500 гектарда эш башкарылды. Сабан культуралары тамырдан, күпьеллыклар КАС кертеп яфрактан тукландырылды. Чәчүне үзебезнең “СЗТ-3,6” агрегатлары белән башкарып чыктык. Берьеллыкларга – 375, кукуруз җирләренә 350 гектарда аммиак кертелде. Аерым участоклар концентрацияле биосок һәм мегавит белән тукландырылды. Әлеге микроашлама тамыр системасының өлешчә зарарланганда, корылык һәм туклыклы матдәләрнең туфракта сеңүе кимегәндә, дым ким булганда кирәк. Нәтиҗәдә мегавит кулланган 80 гектарлы участоктан 34,6 центнер арпа уңышы алдык. Микроэлемент кертелмәгән җирләр 25,4 центнер гына бирде. Кырда эшләгән механизаторлар Рәнис Җамалиев, Илмир Мөхлисов, Илнар Нуриәхмәтов, Александр Уткин, Илгизәр Каюмов, Мияссәр Миңнемуллин, Айназ Әгъләмов, Артур Бариев, Ядкарь Әгъләмов техниканы ватылмыйча эшләтеп, тиешле срокларга сыешырга тырыштылар.
Көзен арышны – 185, бодайны – 116, тритикалене 205 гектарда чәчеп калдырдык. Алар кышка яхшы сакланыш белән керде. Җир 2024 гектарда эшкәртелде. Борчак, кукуруз, күпьеллык үлән чәчү участоклары сукаланды.
Сабанга әзерлеккә килгәндә, бөртекле-кузаклы культураларны – 1123, азык үләннәрен 1317 гектарда чәчүне планлаштырдык. Шулай ук 120 гектарда рапс үстерү күздә тотыла. Күпьеллык үләннәр – 533, кукуруз – 300, берьеллыклар 250 гектарда булачак. Эшкәртелеп, тиешле кондициягә китерелгән симәнәләребез җитәрлек. Үлән орлыклары да кирәк кадәр күләмдә тупланды”, – дип сөйләде агроном Хәлим Касыймов.
Мактау грамотасы алды

2025 елда Килдебәк фермасыннан уртача авырлыгы 468 килограммлы югары көрлектәге 338 үгез сатылган. Хуҗалык кассасына 39663 мең сум акча кергән. Әлеге саннар артында Марат Фазлыйәхмәтовның да зур өлеше бар. Ул 3-4 айлык үгезләрне иткә җибәргәнче симертә. “Ерак Көнчыгышта коры җир гаскәрләрендә хәрби хезмәттә булып кайтканнан бирле колхозда эшлим. Башта 10-15 еллап сыерлар саудым. Инде үгезләр симертү торагына күчкәнемә дә 20 ел бар. Монысы – ир-атлар хезмәте. Әйләнештә 180ләп мал йөри. Иртәнге сәгать 6да эшкә киләбез, өйләдән соң тагын ашатабыз. Алларыннан сенаж-силос, он һәм концентратлар кушып миксерда болгатылган азык өзелми. Түләү артымнан, хезмәт хакларын вакытында алып барабыз”, – ди терлекче. Бригаданың хисап җыелышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин күпьеллык намуслы хезмәте өчен Марат Фазлыйәхмәтовка Саба муниципаль районының Мактау грамотасын тапшырды.

“Ут булмаса, робот та эшләми, сыер да савылмый”, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Гөлназ Нигъмәтҗанова бригадада электрик булып эшләүче Мөдәррис Вәлиевка агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы район комитетының Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләк тапшырганда. Ул үзенең белгечлеге буенча 49 ел эшли. Хуҗалыктагы барлык электр җиһазларына берүзе сыйфатлы хезмәт күрсәтә.
Роботка “әмер” бирә

Килдебәк бригадасының Туктардагы роботлаштырылган торагы 2019 елда файдалануга тапшырылган иде. Проект куәте буенча 210 башка исәпләнгән комплекста “Lely А5”кә операторлар Ранил Миңнегалив, Илнур Ганиев (фотода) Илнур Исхаков хезмәт күрсәтә. 2025 елда биредә 19281 центнер, ягъни чагыштыру чорына карата 9 процентка күбрәк сөт савып алынган. Бер сыерга уртача 11115 килограмм туры килә. Икенче лактациядәгеләр 33 литрдан артык сөт бирә. Өченче һәм дүртенче тапкыр бозаулаганнан соң да сыерларның продуктлылыгы кимемәгән. Былтыр операторлар арасында иң яхшы күрсәткечкә Илнур Ганиев ирешкән. Ул зачет үлчәвендә роботка барлыгы 647487 килограмм сөт саудырткан. “Ул комплекс ачылганнан бирле эшли. “Lely”гә вакытында техник хезмәт күрсәтә. Операторлар җитди төзексезлек булмаганда, роботтагы күп кенә детальләрне алыштырырга тиз өйрәнделәр. Кем әйтмешли, үзләре ерып чыгалар. Зарури булганда сервис хезмәте белгечләрен чакырабыз”, – ди комплекс җитәкчесе Фәнис Бариев. Ул үзе дә контракт төзеп авылга кайткан яшь белгеч буларак хезмәт чыныгуын оператор булып эшләп алган. Туктар робот фермасыннан көндәлек яхшы сортлы сөт озатыла.
Сәхифәне
Фәнил Мәүлетов әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев