Уңышка бердәм хезмәттә ирешелә: сәхифә “Шытсу” җәмгыятенә багышлана
1930 елда Саба районы оештырылып, күмәкләштерү башлангач, Түбән Шытсу авыл Советы территориясендә 6 колхоз төзелә.
1958 елда аларны берләштергәннән соң «Беренче Май» гына кала һәм үзенең эшчәнлеген 2003 елга кадәр дәвам итә. Аннары хуҗалык “Шытсу” җәмгыяте дип үзгәртелә.
“Бурычлар билгеле, максатлар анык”
Хәзерге вакытта предприятиенең 8342 гектар сөрү җирләре бар. Аның мәйданнары 2020 елда Теләче районындагы Айдар бүлекчәсенең 4638 гектар җирен алу хисабына артты. Айдарда 550 баш терлек, шуның эченнән 100 лимузин токымлы ит сыерлары тотыла, – дип сөйләде 2022 елның апрелендә хуҗалык җитәкчесе итеп билгеләнгән Адель Билалов. – 2022 елда терлекчелек һәм игенчелек тармакларында 160 кеше эшләде. Хезмәт җитештерүчәнлеге 1,825 миллион сумга җитте. Бер гектар сөрү мәйданына 36431 сум, бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 123466 сум керем алынды.
Хуҗалык буенча 55408 центнер сөт савылып, хисап чорын 107 процент үсеш белән тәмамладык. Сыерларның продуктлылыгы 9894 литр тәшкил итте. Шулай ук сатылган сөт күләме дә 107 процентка артты.
Ит житештерүгә килгәндә, без хисап чорында чигенебрәк эшләдек. Шулай да мөгезле эре терлек ите сатудан кергән акчаны хезмәт хакына түләүгә артыгы белән житкерә алдык. Икътисад өчен бу бик мөһим күрсәткеч. Нәсел хужалыгы буларак, 57 баш тана сатылды.
Игенчелек тармагында 4325 гектар мәйданнан 123194 центнер бөртекле культуралар жыйнап алынды. Гектар уңышы 28 центнер булды. Ашлык сатудан 2,561 миллион сум файдага эшләп, елны 10 процент рентабельлелек белән чыктык. Бер шартлы терлеккә 38,3 центнер азык берәмлеге тупланды. Атлар һәм сарыклар асраучы хуҗалык буларак, үзебездәге азык җитмәве сәбәпле, читкә чыгып та, 253 тонна печән әзерләп ташыдык. Моннан тыш 1595 тонна сенаж да салдык. Әлбәттә, моның өчен механизаторларыбызга зур рәхмәт белдерәм. Әле сенажны Киров өлкәсеннән ташып ашатасы да була. Хәзерге көндә игенчеләр агымдагы ел уңышын кайгырта. Язгы кыр эшләренә 6 СЗП-3,6 агрегаты, “Фиат-агро» чәчү комплексы тулы әзерлек сызыгына китерелде. Тырмалар, культиваторлар ремонтын төгәлләп киләбез. Айдар бүлекчәсендәге “Моррис” чәчкеченә дефектлау үткәрелеп, запчастьлар кайтты. Көзен 360 гектар җир эшкәртелми калуы сәбәпле, язгы чәчүдә тоткарлык булдырмау төп мәсьәлә булып тора.
2022 елда күпмедер дәрәҗәдә техника паркын яңарта һәм шактый гына төзелеш эше башкара алдык. “Класс-Ягуар” комбайны, Айдар фермасына азык тараткыч алып кайттык, сөт блогына 4 тонна сыйдырышлы яңа суыткыч урнаштырылды. Түбән Шытсу фермасы сыер торагына реконструкция, атлар кардасына капка-коймалар ясалды. Түбән Шытсуда тудыру торагы да сала башладык, инде түбәсе ябылды.
Хисап җыелышында белгечләр тарафыннан һәр тармакка тулы анализ ясалды, җитешсезлекләр күрсәтелде, бурычлар билгеләнде. Хәзер барлык тырышлыкны куелган максатка ирешергә тупларга тиешбез.
Унбиш ел – алсыз-ялсыз
Алсу Дәүләтшина – “Шытсу” җәмгыятендә иң стажлы, тәҗрибәле терлекчеләрнең берсе. Әнисе гомере буе фермада эшләгән, сарыклар караган. 1993 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Алсу да аның сукмагыннан атлый башлый. Дуңгызлар, бозаулар үстерә, кул белән сыерлар да сава. Көненә өч тапкыр бит. Бармаклар тиз тала, әмма яшьлек белән арганнар тиз онытыла да.
“Хәзер шартлар бөтенләй икенче. Саву аппаратын җиленнәргә бил бөгеп-бөкрәеп каптырасы түгел. Комплекс төзелгәнгә февральдә 15 ел тула. Шуннан бирле “Делаваль”дә инде мин. Сыерларны сменадашым Рәйлә Галимова белән савабыз. Иртәнге сәгатьтә торулары рәхәт булмаса да, фермага килгәч, сыерларның сөте приборда күренгәч, күңел күтәрелә. Һәм, иң мөһиме, малларны ярату. Безне гаилә подряды дисәң дә була. Ирем Мияссәр торакларга азык кертә. Улыбыз Зөлфәт 5нче елын тракторда эшли. Хезмәт хаклары начар түгел. Әле үткән айда, НДФЛларны чигергәч тә, кулга тигәне 31 мең калды. Авылда яшәргә була”, – ди Алсу эше турында. Ферма мөдире Нәҗип Гарипов сыер савучыларның эшеннән канәгать.
“Хезмәт өч сменалы. Алты хатын-кыз 465 сыер сава. Бер-берсенә 230 сыер туры килә. Әйтик, 1нче сменада Илсөяр Дәүләтшина белән Гөлзирә Мәүлетова булса, көндезге савымда аларны Факия Һидиятуллина белән Алсу Габдрахманова алыштыра, Алсу һәм Раилә кичкә килә. Бер атнадан смена алышына. Көндәлек савылган сөт алтысына да тигез бүленә. Шулай килешендек. Алсу Дәүләтшинаны комплекс ачылганнан бирле бер ялсыз эшли дисәң дә була. Отпуск алганын хәтерләмим”, – ди Нәҗип Гарипов.
Алсу Мөхәммәтфатыйх кызы 2022 елда барысы 8899 центнер сөт сауган.
Комсомолы – яшьлеге
Комсомол яшьләр фермалары, бригадалар, трактор агрегатлары оештырып, ярышлар үткәреп, дәртләнеп эшләгән 80нче елларны бигрәк тә 50-65 яшьлекләр яхшы хәтерли. Бик тә күңелле чор иде ул. Югары Шытсу авылы кызы Резимә Фәрхуллина да (Нәбиуллина) 1986 елда мәктәп тәмамлагач, фермага эшкә килә.
“Районнан яшьләрне авылда калдыруны күздә тоткан программа чыкты да, шәһәргә китмәдек инде. Башта дуңгызлар карадым, 6 ел учетчы булып эшләдем, бригадада да йөрдем. Комплекс төзелгәч, бозаулар карарга кердем. Эшемне яратам, көнебез өч торак тулы маллар ашатып үтә. Җәй җиткәч, утар да безнеке була. Бозаулар безне иртән дә, көндез килгәнне дә зарыгып көтеп торалар бит. Ничек яратмыйсың! Күршебез бригадир Илгиз абый Салиховларның иртәнге 4тә утлары януга, мин дә сикереп торам һәм эшкә чыгып сызам”, – дип елмаеп та ала Резимә.
Ул Әкълимә Заһидуллина, Эльвира Гомәрова белән 10 көнлек бозауларны 5-6, кайчак 7 айга җиткәнче карый. Азыкны ат белән Илсур Мәүлетов кертә. Узган айда тораклардагы бозаулар саны 327 башка кадәр җиткән. 2023 елда Резимә 827 грамм тәүлеклек артымын тәэмин итеп, тулаем 300 центнер үсеш алуга ирешкән.
Урак батыры
Түбән Шытсу егете Айнур Хәбибуллин Йошкар-олада ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгәч, үзе әйткәнчә, бераз шабашкада йөреп ала да, колхозга кайта. Башта “ДОН” комбайнында эшли, аннары “Акрос”ка утыра. Былтыр 8нче сезонын уракта катнашкан, 18527 центнер ашлык суктырган.
“Комбайным бер дә ватылып борчымады, “КамАЗ”лар йөреп, бункер тиз тулып торды. Игеннәрне 4 комбайн – Хаҗип абый Дәүләтшин, Фәнис Шакиров һәм Олы Мишә авылыннан Айнур Шәрипов белән суктырдык. Хәзер Айнур мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнаша. Аңа исәнлек телим. Урып-җыю төгәлләнгәч, 6 ел паркта эшләдем. Быел яңа кайткан “Болдер” фронталь мини үзтөягеч бирделәр. Утырганыма әле бер генә ай. Автомат тапшыргыч, төягече джойстик белән идарә ителә. Өч метр биеклеккә 1,5 тонна йөк күтәрә ала. Ышанып тапшырганнары өчен директорыбызга рәхмәттән башка сүз юк”, – ди Айнур.
Сабантуйлардан соң ул кабат комбайнын уракка әзерләү белән мәшгуль булачак.
Сыйныфлары белән калганнар
Елыш авылында яшәүче Илдар Якупов та – 1986 елда сыйныфлары белән авылда калучыларның берсе. Район җитәкчеләре инициативаны югары бәяли: “1 Май” колхозына башмаклы трактор бирелә.
Ләкин егетләрнең армиягә барасылары бар. Хәрби бурычын үтәгәннән соң, Илдар Теләче СХТысында да эшли башлый. Әмма 3 елдан барыбер колхозга кайта. Җәен кыр корабын йөртә, кышын токарь станогы артына баса. 2010 елдан аңа Елыш фермасы мөдире вазифасын тапшыралар. Шуннан бирле ул туган авылында 338 баш ат һәм 1290 баш сарык “хуҗасы”.
“Аңарчы фермада сыерлар белән таналар асралды. Атчылыкны үстерү программасы чыккач, үзгәртеп корулар булды. Башта 56 баш ат бар иде, хәзер 6 тапкыр артты. Айгырларны тереләтә сатабыз. Сарыклар нигездә корбанга китә, Сабантуйлары үткәргәндә сатып алучылар күп була. Баландыштан, Урта Мишәдән килеп эшләүчеләр дә бар бездә. Чөнки юллар асфальт, табигате бик матур, авылга кайтып йөрүчеләр дә артты”, – ди Илдар Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев