Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уңышлы, уңдырышлы ел булсын

Сәхифәбез «Юлбат» җәмгыятенең Килдебәк бригадасына багышлана

Айлап түгел,  көнләп  үсәләр

Бригаданың сөт һәм ит терлекчелегендә югары эш нәтиҗәлелеген Туктар  фермасы  коллективы тәэмин итә. Биш  йөзгә якын  мал 20   эшче җаваплылыгына тапшырылган. Шуларның 150се бер  яшькә  кадәрге  бозаулар. 

2022 елда  аларның  тәүлеклек  үсеше  900 грамм булып, барысы 417 центнер  артым  алынган. Яңа  туган  бозауларны  ике  айга  кадәр сменалап Эльвира Исхакова белән Нурфия Ганиева үстерә. Баш саннары 80нән  алып 120гә  кадәр  җитә.

“Мин  фермага Сабабаш авылыннан   киләм.  Малларны  яратам, хезмәтем үземә бик ошый. Кулдашым Нурфия  белән тату,  аңлашып  эшлибез. Бозауларга ике литрга   кадәр  сөт эчертәбез. Алларыннан  катнаш  азык,  су өзмибез,  урыннарын  чиста тотабыз. Яшь бозаулар карау  зур игътибар сорый. Чөнки бу чорда аларның организмы чыныгып бетмәгән була, барлык таләпләр  үтәлгәндә генә  көтелгән  артым  алына. Күз генә тимәсен үзләренә ”,– ди Эльвира.  Алар бозауларны 2 айга  хәтле үстереп, Гүзәлия һәм  Рафит Юнысоваларга тапшыралар.

Өйдә дә, эштә дә бергә

 Ирле-хатынлы Юнысовлар исә бер гаилә булып эшлиләр. Гүзәлия – Балтач районы  кызы. 2009 елда Туктарга килен булып төшкәннән бирле  хезмәт урынын терлекчелектә  тапкан.

“Әллә  каян эш эзләмәдем,  малларны  яраткач,  фермага   килдем.  Иртәнге сәгать 7дән икебез дә  маллар  янында булабыз. Бергә-бергә  эшләгәч җиңелрәк, ирем миңа  авырлык  китерми”,– ди  Гүзәлия.

Рафит  исә училище тәмамлагач,  техникага  утырган, аннары  фермага   күчкән. Торактагы  чисталык монда уңган, булдыклы терлекчеләрнең кулы  уйнаганлыгын  дәлилли.  Рафит Юнысов  2022 елның 1 кварталында үгезләрдән 918 грамм  артым  алган  булса, быел тәүлеклек үсешне 981 граммга  җиткергән.  Гүзәлия таналар  үстерә. Быел ул 156 баш булачак  сыерлардан 93,5 центнер  үсеш  алган.

Робот телен белүчеләр

2021 елда сөт һәм ит терлекчелегендә эш нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечкә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы иреште. Уңышта 2019 елда файдалануга тапшырылган роботлаштырылган торакның өлеше  аеруча зур. Проект куәте буенча  210 башка исәпләнгән комплекста “Lely А5”кә   операторлар Ранис  Әхмәтҗанов,  Ранил Миңнегалиев,  Илнур Ганиев,  Айзар  Мохтаров хезмәт   күрсәтә.

“Хәзерге  вакытта 190  сыердан  уртача 30 литр  сөт савабыз. Мин  үзем Сабабашныкы, башта  Лесхозда  эшләдем, өч  ел элек фермага килдем.  Робот – замана техникасы  җене  кагылган  кешегә үзләре бер стихия. Аңа контроль генә  кирәк. Һәр савым мониторингы  автомат рәвештә көйләнә.  Система җилендәге  мастит авыруын иртә стадиядә ачыклый, ясалма орлыкландыру вакытын да төгәлрәк  билгели”, – ди Ранис Әхмәтҗанов. 

Оператор былтыр I  кварталда  бер  сыерга 2559  килограмм  сөт  сауса, быел  күрсәткечен  2730 литрга  җиткергән. Ул үз  сменасында торакка  азык  кертүче  механизатор  Фәнис  Бариев  белән  эшли. Аның да Саба аграр көллиятен тәмамлаганнан  соң “Юлбат” җәмгыяте белән  килешү төзеп,  яшь белгеч буларак  авылына  кайтканына  өч  ел булган.

“Подъемный дип аталган  акча бирделәр. Җитәрлек. Контрактны өч  елга  төзегән  идек. Алла боерса, срок тулгач, кая да  булса  китәр исәп  юк. Быел өйләндем  дә әле,  авылда  яшәргә  була”,– ди Фәнис.

Туктар робот  фермасыннан  көнгә уртача 5,6 тонна   сөт озатыла.

Әтиле -уллы

Игенчене  кырлар  чакыргач,  Килдебәк бригадасында  да тракторлар   гөрелтесе басуларга   күчмичә, тагын  кайдан ишетелсен!  Иң тәҗрибәле  механизаторларның берсе –  42  ел стажлы Әхмәтнур Ганиевны да 175 гектарлы тритикале мәйданына ашлама  керткәндә очраттык.

“Ватылмасаң, “ДТ-75” белән  50 гектар җир ашлап  була.  Тракторыма – 24  ел, үземә  60  яшь тулды. Тузган  инде, запас  частьларны  алып  кайтып торалар. Тиешле техник карау үткәрсәң,  чыгымчыламый әле. Техникага  эш  күп, кыш  көне бульдозерга әйләнеп территорияләрне  кардан  чистартам. Ремонты белән ел буе техника  янында  кайнашам  инде. Улым Газинур да армиядән кайтты да, минем юлдан китте. Хәзер “МТЗ-82”дә миксер белән  терлекләргә бер  көн дә  калмый азык  кертә. Беребезгә дә  ватылып туктарга туры  килмәсен”,–ди Әхмәтнур Ганиев. Ул 2022 елда 250 норма-смена үтәп, 1934 эталон/гектар  эш башкарган. Газинур әтисен дә  уздырган. Аның  күрсәткече – 2100 эталон/.гектар.

Үзе  ашлый, үзе суга

Бригадада инде музейларга гына куярлык “ДТ”ларны кадерләп тотучы механизаторларның тагын  берсе  Илнар Нуриәхмәтовның да бу көннәрдә, образлы әйтсәң,  җиңнәре  сызганулы.   2001 елгы трактор, мөгаен,  соңгы  12  елда  көен  белеп,  вакытында майларын  алыштырып тотканга гына  ватылмый эшлидер.

  “Менә көзге  арышны ашлап  ятыш. Чәчкечне гектарына 1,8 центнер ашлама  кертүгә  көйләдем. Быел ашлама  коры, тыгылмый, Мияссәр  Миңнемуллин  “Беларус” белән китерә.  Чәчкечләргә  төяргә практикага   килгән аграр  көллият  студенты Адель Әкбәров та булыша. Ашарга  китерелә, паспортлар тутырыла. Җитәр, озак  сөйләштермәгез”,– диде һәр  минуты  кадерле механизатор.

Илнар Нуриәхмәтовның  техникасы икәү, җәй  көне  “Полесье”  комбайнына  утыра. Аңарчы “Нива”да, “ДОН”да эшләгән. Уңыш әйбәт булган җәйләр дип 2001, 2003 елларны  хәтерендә  калдырган.  Былтыр 14815  центнер  ашлык  суктырган. Стажы – 30  ел. 

Вакыт эшләгәнгә эшли

Хәлим Касыймов, бригада  җитәкчесе: 

  – “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасы шактый зур мәйданы – барысы 3139 гектар сөрү җирләре булган хуҗалык. Шунда иген, берьеллык һәм  күпьеллык  культуралар  үстерәбез, аларны малларга ашатып,  ит-сөт җитештерәбез.  Ел башына 1500 баштан  артык терлегебез бар. Бригадада 84  кеше  эшли,  уртача хезмәт хаклары 32760 сум тәшкил итте. 2022  елда 43328 центнер сөт җитештерелеп, 40616 центнеры кабул итү пунктларына  озатылды. Бер  сыерга  уртача  савым 8665 килограмм, үсеш 101 процент тәшкил итте. Сөт сатудан 139,4 миллион  сум акча кереме  алынды. Шуның 31575 мең  сумы табыш буларак исәпләнде. Ит җитештерү дә  артты,  елны 110 процент  үсеш белән  төгәлләдек. Хуҗалык кассасына 40816 мең  сум акча керде. Көтүне яңарту максатында  планлы эш  алып барыла. Барысы 475 баш бозау алып, алга куелган бурычны 119 процентка үтәдек. Кызганычка каршы, күпмедер үлем-җитемгә дә юл куелды. Бригадада терлекчелектә ирешелгән күрсәткечләрне быел тагын да яхшырту өчен сыйфатлы  азык  запасы җитәрлек,  тудырылган шартлар үсешкә  мөмкинлек бирә. Күңел биреп башкарган эшнең нәтиҗәләре дә озак көттермәс.

Игенчелеккә килгәндә, былтыр һәр гектардан  уртача 34,2 центнер уңыш  җыйнап алуга ирештек. Быел ашлыкны 1220, азык культураларын 1190 гектарда игүне планлаштырдык. Барысы 586 гектарда чәчелгән уҗым  культуралары  уңышлы  кышлады. Шулай ук сабанга да тулы әзерлек белән чыктык. Яңгырлы җәйләр  килеп,  ындырда да, мәкальдәгечә әйткәндә,  ыңгырашырлык булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев