Урман кызы Ләйсән Гасыймова: «Әти белән икәү генә мунча да җиткездек»
Райондашыбыз- республика матбугатында
Сабада яшәүче Ләйсән Гасыймова өчен урман бик хикмәтле, бай урын. Ул аннан энергия, гармония ала.
– Мин кечкенәдән әти янында кайнашып үстем. Апаем әни белән өйдә мәш килсәләр, мин әти белән гел урамда, ишегалдындагы эшләрне эшли торган идек. Саф һавага, табигатькә тартылу да балачактан киләдер, дип уйлыйм. Без барлык эшне әти белән бергәләп эшли торган идек. Хәтта аның белән икәү генә мунча да җиткездек әле. Моны чын күңелдән горурланып әйтә алам, – ди ул. Әти-әни йортында урамда, ишегалдында кайнашырга яратса, үзе хуҗабикә булгач, кухня эшләренә һәвәслеге тагын да артып, осталыгын чарлаган Ләйсән ханым.
– Безнең әни бик тәмле пешерә. Туган-тумача: «Гөлфиянеке шикелле гөбәдияне беркемдә дә ашаганыбыз юк», – дип мактап туя алмый. Мин исә тәмле пешерергә, китаплар укып, интернеттан карап өйрәндем. Пешерә-пешерә остардым, өйрәндем. Хәзер инде бөтен әйберне пешерәм, – ди ул.
Бүген ул гаиләсен генә түгел, туганнарын, дус-ишләрен дә тәмле ризыклары белән сыйларга ярата. Бигрәк тә пәхләвәләре оста килеп чыга икән.
– Туйларга, мәҗлесләргә парлап пешереп бирүемне сорыйлар. Пәхләвә пешерү – җиңел, бар кеше дә булдыра торган эш түгел. Аны озаклап эшлисе. Аннан соң камырга кулның ятуы да кирәк. Пәхләвәнең уңуы, тәмле чыгуы беренче чиратта кулдан тора. Икенчедән, эчлеге күп булса, тәмле була. Аның төп ингредиенты – әстерхан чикләвеге һәм бал. Яхшы, сыйфатлы бал булса, пәхләвәдән бал исе килеп тора. Мондый пәхләвә тәмсез була алмый инде, – дип елмая хуҗабикә.
Яратып башкарган бер эше аш-су бүлмәсе булса, икенчесе, алда язып узганыбызча, урманга, табигать почмагына йөрү. Хәер, урман байлыклары да туп-туры кухняга юл ала, уңган хуҗабикәнең кулы аша уза шул.
– Урман – бик бай, хикмәтле урын ул, минем өчен энергия, гармония чыганагы. Мин анда рәхәтләнеп яшәр идем. Үземне «урман баласы» дим. Ул мине тынычландыра, дәвалый, гаиләмне ризыкландыра. Урман бездән 5–6 чакрым ераклыкта урнашкан. Күңелем төшсә дә, арып китсәм дә, ирем белән бергәләп шунда юл тотабыз. Ул да минем шикелле урман ярата. Яздан башлыйбыз да караңгы көзгә кадәр кайтып кермибез аннан. Коронавирус вакытында бөтенләй дә кайтып кермәдек шикелле. Авырган вакытта шунда йөреп дәваландым. Ирем балыкчы да әле минем. Аның белән бергәләп Камага балыкка да еш йөрибез, – ди ул.
Урманнан гөмбә, җиләк, гөлҗимеш, себерке, файдалы үләннәр, чикләвек җыялар. Шулай да иң яратканы – гөмбә. Аның биш-алты төрлесен җыеп эшкәртә.
– Урманга башлыча ирем белән йөрибез. Ә гөмбә җыю серләренә әти өйрәтте. Кечкенә чакта без аның белән җәяүләп урманга чыгып китә идек тә, гөмбә җыеп алып кайта торган идек. Әле дә гөмбә җыярга яздан тотынабыз да соңга кадәр йөрибез. Күпләп җыям да, матур итеп фотога төшереп, интернетка куям. Шуннан соң таныш-белешләр сораша, кызыксына башлый. Сорагач, алар белән дә бүлешәм, – ди Ләйсән Гасыймова.
Ләйсән ханым әйтүенчә, һәр гөмбәнең үз тәме бар. Иң мөһиме – эшкәрткән вакытта тәмен генә бозмаска кирәк.
– Быел гөмбә нык уңды, бик күп тозладым. Безнең якларда җирән, майлы гөмбә һәм гөреҗдәне бик күп җыялар. Ә менә ак гөмбә аз. Гөреҗдә кетердәп тора, майлы гөмбәне бөтен кеше ярата, анысы кыздырыр өчен аеруча тәмле. Мин аларны уксус салмыйча гына тозлыйм, шулай иткәндә һәр гөмбә үзенә генә хас тәмен, үзенчәлеген саклый. Мин хәтта тәмләткечләр дә салмыйм. Пешергән вакытта тоз кушам да, укропның сабагын гына пешереп алам һәм бераз гына сарымсак салам. Гөмбәнең тәме калырга тиеш.
Табигать яратучы ханымның гаиләсе генә түгел, сыйныфташлары да урманда, саф һавада ял итәргә ярата. Шулай ук бергәләп җиләккә, гөмбәгә, себеркегә йөриләр, кышын чаңгы, чана шуалар.
– Безнең Марат исемле урманны бик ярата торган сыйныфташыбыз бар. Аның «Әйдә» дип бер әйтүе җитә, барыбыз бергә җыелышып, өйдәге бөтен эшне ташлап чыгып китәбез. Безгә: «Бер эшегез дә юкмы әллә сезнең?» – дип аптырыйлар инде. Бөтен кеше дә эшли, тик вакытны бүлә белергә кирәк. Күңелдә булса, барысына да өлгереп була. Сыйныфташлар белән бик дус без. Ел әйләнәсе ай саен очрашабыз, – ди ул.
Яшь кенә булуына карамастан, Ләйсән ханым инде – дәү әни. Бүген алар улларының 4 яшьлек сабыйларын – оныкларын сөяләр. – Мин кияүгә иртә чыктым. Быел Фәрит белән гаилә коруыбызга 27 ел булды. Улыбыз да үзебезгә охшап, иртә башлы-күзле булды. Кызыбыз быел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, кооперация техникумына укырга керде, – ди ул.
Менә шулай күңеле яткан һәр эшкә дә вакыт табып, тормышның бар рәхәтен һәм тәмен тоеп яши белә Ләйсән Гасыймова.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153417/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев