Урманчылар слетында 32 эшче-хезмәткәр “Иң яхшы һөнәр иясе” медале алды
27 февральдә райондагы эре хезмәт коллективларының берсе булган Саба урман хуҗалыгында алдынгылар слеты үтте.
Барлыгы 467 хезмәткәрне берләштергән хезмәт коллективының алдынгылар бәйрәме Әхмәт хәзрәтнең изге Корьән сүрәләреннән һәм Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнехановны 1 минут тынлык белән искә алудан башланды. Бу көнне республиканың сигез районы территориясенә урнашкан һәм 60 мең гектардан артык мәйданны биләгән яшел хәзинә сагында торучылар – урман хуҗалыгы хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин үз чыгышын бердәм коллективка һәм ветераннарга рәхмәт сүзләре белән башлады һәм төп тармакларның кыскача эш күрсәткечләренә тукталды. Чыгыштан күренгәнчә, узган ел Саба урман хуҗалыгында 812 миллион сумлык товар продукциясе җитештерелгән. Тармак үз эшчәнлегендә остазлар үрнәгенә, аларның нәтиҗәле эш-тәҗрибәсенә таяна. Узган ел да данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов ысулы белән 1400 гектар мәйданда урман сирәкләп киселеп, 78 кубометр агач складка урнаштырылган.
“Агач эшкәртү белән беррәттән, республиканың урман биләмәләрен арттыру буенча күп эшләр башкарылды. 2023 елда эрозия сәбәпле какшаган, авыл хуҗалыгында кулланылмый торган 2400 гектар мәйданда агачлар утыртылды. Шулай ук урманнарны янгыннардан, зарарлы организмнардан саклау буенча да күп эшләр башкарылды. 2000 гектар мәйданда урман җитешсезлеге буенча тикшерүләр үткәрдек. 1300 гектарда агач калдыкларын чистартып тәртипкә китердек”, – дип таныштырды Илһам Гайдулла улы.
Алдынгыларны хөрмәтләү бәйрәмендә ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашып, Саба урманчыларының узган елгы эшчәнлекләрен югары бәяләде.
“Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы әлеге тармактагы хезмәт нәтиҗәләрен 36 индикатор буенча бәяли. Аларның ниләр икәнлеген бик яхшы беләсез. 2023 ел өчен бәя быелның июнь аенда гына ясалачак. Ә 2022 елда Татарстан Республикасы Россиянең 89 субъекты арасында 1 урынны яулады. Монда иң зур өлешне, әлбәттә, Саба урман хуҗалыгы кертә. Сез – бу тармакның әйдәп баручылары. Ирешелгәннәр белән генә тукталмыйча, киләчәктә дә алга куелган бурычларны лаеклы үтәрбез дип ышанам”, –диде Равил Кузюров һәм бертөркем алдынгыларга Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының һәм министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.
Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов үз чыгышында Саба урман хуҗалыгының республика, районыбыз алдында да маяк булып торуын билгеләп узды һәм үз эшенең осталарын Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Әлбәттә, ветераннарның урыны түрдән булып, гомерләрен урман үстерүгә багышлаган өлкәннәргә зур хөрмәт күрсәтелде.
Лесхоз бистәсендә яшәүче Таһир Яруллин да 42 ел гомерен урман хуҗалыгына багышлаган ветераннарның берсе. Лаеклы ялга чыккач та 11 ел яраткан эшеннән аерылмый ул.
“Мастерлар кая кушса – шуны башкардым. Мин эшләмәгән эш тә калмагандыр. Урманнарны яратырга, сабый кебек кайгыртырга кирәк. Бер агач киссәң - аның өчен унны утырту зарур. Мин үзем кечкенәдән урманнарга гашыйк. Әле һаман да агачлар утырту белән юанам. Өй каршыма да 20 төп юкә агачы утырттым. Бүген дә хезмәтебезне онытмыйлар, җитәкчеләргә бик зур рәхмәт”, – ди Саба урман хуҗалыгы ветераны.
Алып баручылар – Лесхоз мәдәният йорты мөдире Гөлназ Зыятдинова һәм Саба урман хуҗалыгы икътисадчысы Рафил Шәрипов “Иң яхшы” һөнәр иясе исеменә лаек булган алдынгыларны бәйрәм түренә дәшеп, аларны “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” җитәкчесе Хаҗи Фәйзерахманов тәбрикләде. Бәйрәмне Эльмира һәм Рафил Җәләлиевларның матур җырлары, дәртле биюләр ямьләде. Иң соңыннан урманчылар гимнына әверелгән “Нургали урманнары” җыры алга таба хезмәткә дәрт, рухи ныклык, яңа башлангычларга көч-куәт өстәп яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев