Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үрнәк алу өлгесе

Саба үзәк китапханәләр бер­ләшмәсе эшчәнлеге турында ирештерәсем килә. Аның эш­чәнлеге китап бирү белән генә чикләнми.

Халыкны ничек итеп җәлеп итү, балалардан башлап, өлкәннәргә кадәр китап укуга кызыксыну уята алу гаҗәеп дәрәҗәдә тырышлык, сабырлык сорый. Төрле-төрле түгәрәкләр, клублар ачып, кешеләрне әлеге клубларга тарту – шул тырышлыкның бер мисалы.

“Өлкәннәр”, “Сөембикә” клублары, “Алтын куллар”, “Мишә дулкыннары”... Әле тагын “Гаилә белән китапханәгә” дигән түгәрәк тә бар. Монысы инде тәрбияви яктан бик тә аерылып тора. Әти-әниләр балалары белән килеп китаплар уку, укыганны сөйләп күрсәтү күнегүләре белән үтемле ул. Бик теләп йөриләр бу түгәрәккә. Бу инде туган телең – татар телен бик ныклап, онытылмаслык итеп өйрәнүгә керә.

Бу коллективның эш нәтиҗәсен көннәр белән түгел, еллар үткәч чагыштырып карарга кирәк булыр. Аң-белемгә ирешү – көндәлек, еллык, гомерлек эш.

   Туган тел дигәннән, шушы берләшмә җитәкчесе Ләйсән Билалова кемнәрне генә чакырып безгә дәрес тыңлатмады: Рамил хәзрәт Юныс, Рабит Батулла, Гөлүсә Шаһбан, Лилия Ален... Язучыбыз Гөлсинә Галимуллина инде үзебезнең арада. Өлкәннәрнең юбилейларын үткәрүне дә традициягә кертте. Экскурсияләр оештыруны да бик теләп башкара. Төбәкләр белән таныштырып, Болгар, Биләр, Сатыш мәчете, Лесхоз музей-дендрарий, Чепья, Йошкар-Ола, Казандагы театрлар – кайларга гына алып бармый ул. Болар, әлбәттә, районның өлкәннәр оешмасы – Саба җәмигъ мәчете белән килешенгән гамәлләр. Ләйсәннең оештыру сәләте искиткеч зур. Районнардагы чишмәләрне тергезү өчен дә күп көч куя китапханәчеләр.

   Мин үзем китапханәдәге “Өл­кәннәр” клубына яратып йөрим. Һәр атнаның атнакичендә җы­елышабыз без монда. 10-15 булабыз, кайчагында 20дән дә артып китәбез. Төрле оешмадан килгән белгечләр, җитәкчеләр белән очрашып аралашабыз. Алар үзләренең эшләре белән таныштыра, киңәш-табыш итешәбез, дөнья хәлләрен сөйләшәбез, яңалыкларны барлыйбыз... Шушы клубны оештыручы һәм аны җитәкләүче Габид Фәсәх улы бик тә фикерле, теманың төбенә төшеп тикшерә торган кеше. Үз көче белән китап бастырып чыгарды, газетада да мәкаләләре гел күренеп тора. Минем бу язганнарым шушы коллектив эшләгәннең йөздән бер өлеше генә. Ясле-балалар бакчалары, башлангыч класс укучылары белән ниләр генә өйрәнмиләр. Шул ук бинада урнашкан музейдан да кунак өзелми. Анда да бик күп темаларга эш алып барыла. Аларга карап торам да, булдыралар бит, дип мактап куям.

Мәгъдәнур Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев