Урта Нырты авылында төзелүче мәчеткә ай кую тантанасы булды [фоторепортаж]
Район яңалыклары

Урта Нырты авылында төзелүче мәчеткә ай кую тантанасы булды [фоторепортаж]

Истәлекле чарада районыбызның дин әһелләре, авылдан чыккан якташлар, авыл халкы катнашты

  Манараны һәм айны  югарыга авылдашлары ярдәме белән авыл имамы Илмир Арикеев һәм аның бертуган энесе Илфир беркеттеләр. Бу  минутларда  әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булган ирләр тәкъбир әйтеп торды, хатын-кызлар изге теләкләр теләде. Дулкынландыргыч мизгелләрдән соң бәйрәмгә килүчеләр  өчен Лесхоз авылы имамы Әхмәд хәзрәт Сафин  вәгазь сөйләде. Соңыннан бәйрәмгә килүчеләрне саф һавада әзерләнгән чәй өстәле янына дәштеләр.


Нет комментариев