Уртак казнада акча гына булсын
Эзмә җирлегендә үзара салымга 2,92 миллион сумлык эш башкарыла
Соңгы ун елда торак пунктларыбыз гражданнарның үзләреннән кергән үзара салымга да төзекләндерелә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләр хәл ителә. Быел гына да әлеге проект районга 44 миллион сумнан күбрәк акча җәлеп итте. Шуның 12,795 миллионы халыктан җыелганы, калганы республика бюджетыннан бүлеп бирелгәне.
Уртак казнада акча бар икән, аны максатчан тотып була. Әлбәттә, һәр тиене исәптә, хисап органнары контролендә. Соңгы вакытта үзара салымны һәр авылныкын үзенекен үзенә тоту практикасы кертелде. Бу очракта, әлбәттә, кеше саны күбрәк булган авыллар ота. Әйтик, хәзерге вакытта Эзмә авыл җирлегендә иң зур торак пункт саналган Иләбәрдә 570кә якын кеше яши. Зурая бик тә уңайлы урында урнашкан авыл, инде яңа урамнар барлыкка килде. Шулай итеп, 2023 ел азагында 18 яше тулганнардан 500 сум күләмендә үзара салым җыйналгач, барлыгы 189 мең, Хөкүмәт дүртләтә арттыргач, 945 мең сум акча тупланган.
“Ул акчага авылның төп урамына 500 метр аралыкта вак таш түшәлде. Эшне “Рамазан” җәмгыяте башкарды. Шулай ук Пүкәл авылында да үзара салым урам-юл челтәрен төзекләндерүгә тотылды. Узган елның октябрендә үткәрелгән җыенда Эзмә авылы гражданнары зур комлык чокырын тигезләү турында карар кабул иткәннәр иде. Шушы көннәрдә эш башланып китәчәк. Чокырны тигезләп, агачларны утыртуны “РифСтрой” җәмгыяте үз җаваплылыгына алды. Барысы 600 мең сумлык эш башкарылачак. “РифСтрой” шулай ук Олыяз авылында Сабантуй мәйданын төзекләндереп, ял итү урыны итеп ясау буенча да тендерны отты. Өтернәс авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә обелиск төзү каралган иде. Мәрмәр ташка язылачак 315 кешенең исеме ачыкланды. Эшне башкаручыны ачыклау буенча конкурс 25 ноябрьдә булыр дип көтелә. Бу максатка халыкның үзеннән 65 мең сум керде, республика бюджетыннан күчерелгәне дә өстәлгәч, 325 мең сум булды”, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов.
Эшләр тәмамланырга да өлгермәгән, инде барлык авылларда да 2025 елда хәл ителәчәк җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә үзара салым җыйнау буенча җыелышлар үткәрелеп, тиешле карарлар кабул ителгән. Иләбәрдә быел таш түшәлгән урам аша күпер эшләп, як-ягындагы агачларны кисү каралган. Пүкәлдә һәм Өтернәстә урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк. Эзмәдә Киров урамында яшәүчеләр электән суга, кер чайкарга йөргән тау асты чишмәсен тәртипкә китерү өчен быел да 500әр сум үзара салым бирергә ризалыгын белдергән. Олыязда исә авылны төзекләндерүгә спонсорлар да үз өлешләрен кертәчәкләр. Алар халыктан җыйналган һәр 500 сумга 400 сум өстиячәк.
Җирлектә быел муниципаль һәм республика программалары нигезендә дә шактый эш башкарылды. Эзмәнең яңа барлыкка килгән Дальняя, Яшьләр, Новая урамнарына су кертелде. Соңгы икесенә электр һәм газүткәргечләр дә сузылды. Шулай ук "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" һәм “Арендалы торак” дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Барысы 4 йорт төзелеп килгән Яшьләр урамына юл салу да планлаштырылган. Җирлеккә “Безнең ишегалды” программасы да килеп керде. Иләбәрдә ике күпфатирлы йорт анда яшәүчеләрнең теләкләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзекләндерелде. Гомумән, нинди уңайлык булмасын, барысы да кеше өчен тудырыла. Тормыш шартларын яхшыртуның вагы-төяге юк. Барысы да кирәк һәм урынлы. Әйтик, Олыяз һәм Иләбәр мәдәният йортлары моңарчы бәдрәфләре урамда ясалган учреждениеләр исемлегендә иде. Хәзер уңайлылык эчтә булдырылган.
Бу көннәрдә җирлектә республика күләмендә көтелгән объект – тау чаңгысы трассасы төзелеше бара. Хәзер трасса яктыртыла, кар хасил итә торган форсункалар куела, чаңгы прокаты эшләнә. Берничә ел элек Калатауда роллерлы чаңгы трассасы салына башлагач, агачларның киселүеннән зарланучылар да булган иде. Югыйсә әлеге төзелештән халык отты гына. Иләбәр, Эзмә, Өтернәс авыллары урамнары нәкъ менә трасса проектына бәйле рәвештә асфальтланды.
Эзмә авыл җирлегенең генераль планы буенча киләчәктә дә халыкның тормыш шартларын, яшәешен үзгәртәчәк зур үзгәрешләр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев