Үсеш – киләчәкне дөрес сайлаган хуҗалыкта
Сәхифәбез “Игенче” җәмгыятенә багышлана
Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2024 елдагы эшчәнлекләренә хисабы җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятеннән башланып китте. Эзмә мәдәният йортында уздырылган җыелышка барлык эшче-хезмәткәрләр чакырылган иде. Шулай итеп, газетабызда уңган-булганнарны данлауга булдырылган традицион сәхифәбезнең быел беренчесе шушы хуҗалык уңганнарына багышлана.
Җитәкче сүзе
Алмаз Зарипов,
“Игенче” җәмгыяте җитәкчесе:
–Хуҗалыкта 174 кеше эшли. Төп көчләр Эзмә, Шекше авыл җирлекләреннән. Шулай ук Сабадан, Арча, Кукмара районнарыннан, Шәмәрдән, Явлаштау, Тимершык, Курсабаш авылларыннан килеп эшләүчеләр дә бар. Җәйге чорда көллият студентлары, мәктәп укучылары да безгә булыша. Шушы бердәм коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 2024 елны матур гына күрсәткечләр белән төгәлли алдык. Игенчелек тармагына килгәндә, 1884 гектар мәйданнан 53343,5 центнер ашлык җыйнап алынды. Бер гектардан уңыш 28,3 центнер тәшкил итте. Бу – 2023 ел күрсәткеченә карата 112 процент үсеш дигән сүз. Рентабельлелек субсидияләрдән тыш 18 процент булды.
Төп акча кереме терлекчелек тармагына туры килә. Хуҗалыкта 3587 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1319 савым сыеры бар. Аларга сенаж 16700 тонна, силос 12048 тонна әзерләнде. Бер баш шартлы терлеккә 31,1 центнер азык берәмлеге тупланды. Халык, ашаган малда өмет бар, ди. Дөрес балансланган рацион нигезендә терлекләрнең тәүлеклек артымы 998 грамм булды һәм барысы 6731 центнер ит (2023 елга карата – 103%) җитештерелде. Ит терлекчелегендә рентабельлелекне уңай күрсәткечкә чыгара алдык. Яуланган позицияне тагын да ныгыту максаты куелды, тәүлеклек артым алуда 1000 грамм чиген узарга планлаштырабыз. Симертүдә үгезләр былтыр ук көнгә бер килограммнан артык үсеш бирде. Акча кереме дә 45 миллион сумнан артты. Рентабельлелек – 21,7 процент.
Сөтчелек динамикасы да уңай саннар белән характерлана. 2024 елда бер сыерга 10534 килограмм сөт савылды (2023 елга карата 105%), тулай җитештерүне 138943 центнерга җиткереп, 107 процент үсешкә ирешелде. Сөтнең бер центнерын 2650 сумга җитештереп, 3641 сумга сата алдык. Нәтиҗәдә терлекчелектә тулай акча кереме 480572 мең сум булды. Ягъни 2023 ел күрсәткеченнән 139453 меңгә күбрәк. Былтыргыдан өч тапкыр диярлек күбрәк алынган табыш безгә күп кенә планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге бирде. Уртача хезмәт хакы 2023 елда 46138 сум булса, былтыр 57469 сумга җитте. Җитештерү процессларын тагын да яхшырту өчен 85260406 сумлык (лизинг суммалары да кереп) техника алынды, 68366414 сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Аерым алганда, техника паркы “ХТЗ-17221”, “К701А”, “Беларусь 82.1”, “МТЗ-2121”, ”Т-150” тракторларына, “ГАЗ-САЗ2507” машинасына, тагылма агрегатларга яңартылды. Хуҗалыкта сыек органик ашламаны утильләштерү өчен шланг системасын гамәлгә кертү бара. Моның өчен зур суммалар таләп ителә. Азык үзәген яңарту да 2025 ел планына керде. Шулай ук районда беренчеләрдән булып югары басымлы газүткәргечкә тоташтырылган яңа ашлык киптергеч тәүлек буе эшләтелде. Аның аша 5202 тонна ашлык узды. “Игенче” хуҗалыгы хезмәтчәннәре намус белән эшли дә, матур ял да итә, буш вакытларын күңелле итеп уздыра да беләләр. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә игътибар зур. 2024 елда эшчеләрне махсус эш киемнәре белән тәэмин итүгә 1,14 миллион сум, хастаханәдән китертелгән УЗИ һәм башка аппаратлар ярдәмендә медицина күзәтүләре үткәрүгә 458645 сум акча тотылды. Ашханәбез ел әйләнә эшли һәм үзебезнең персоналга бер порция 90-95 сумнан артмый. Территорияләрне җәен чәчәкләр утыртып, кышын кар сыннары ясап бизәү, Сабантуйга бирнә җыю чараларында, спорт ярышларында хезмәткәрләребез зур активлык күрсәтә һәм призлы урыннар яулый.
Эш сөйгән кеше яныннан хөрмәте дә ерак йөрми. Кадрлар инспекторы Зөлфирә Рәхимуллинага, сыер савучы Рушания Сабирҗановага, машина йөртүче Әгъзәм Исхаковка республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, икътисадчы Алия Хаковага, ветсанитар Гөлнәзирә Ваесовага, сыер савучы Гүзәл Каюмовага, бозау караучы Рузия Хөсәеновага, терлекче Илдус Мирзагалләмовка, тракторчы-машинистлар Рафис Сабирҗановка, Расил Галиевка Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хисап җыелышында беркем дә кызыксындыру чарасыз калмады. Болар барысы югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешергә этәргеч бирер дип ышанам. Әле һәр тармакта резервлар бар һәм аларны эшкә җигү – коллективның уртак бурычы.
Ярты Сабаны сөтле иткән
Әгәр Кызыл Мишә авылы кызы Гөлсинә Идиятова узган ел сыерлардан савып алган сөтне бер литрлы шешәләргә тутырсаң, алар 740 меңнән артып китәр иде. Бу Россиядә 3 меңгә якын кешенең еллык куллану күләме (249 литр) дигән сүз. Димәк, ул ярты Сабаны берүзе сөт белән тәэмин иткән булып чыга. Гөлсинә былтыр 295 көн хезмәттә булган. Һәр сыерның продуктлылыгын да 12741 литрга җиткергән.
Хәзер ул гаиләсе белән Шекше авылында яши. Беренче сменада чакта урамнарына иртәнге 4тә Зөфәр Зариповның вахта автобусы килеп туктый. Һәр иртәдә шулай Өтернәс комплексына 15ләп кеше эшкә йөри.
“Игенче”дә хезмәт юлымны башлаганыма 20 ел була. Башта бозаулар да карадым, соңгы 5 елда сыерлар савам. Хезмәтемне бик яратам, шуңа авырлыгы сизелми. Сменадашларым Гүзәл Каюмова, Гөлназ Сабирҗанова белән көнгә икешәр тапкыр 500гә якын сыер савабыз. Һәрвакыт киңәшләшеп эшлибез. Хезмәт хаклары югары һәм ел саен арта бара. Чиратлашып отпускага да чыгабыз. Ярышларда да катнашабыз. Беренче урыннарны алмасак та, 3нче урыннарда барабыз. Чаңгыда мәктәптә укыганда да, кияүгә чыкканчы “Җитен” җәмгыятендә эшләгәндә дә йөргән идем. Онытылмаган. Саулык үзебез өчен бит”, – диде Гөлсинә сыерларны сауганнан соң имчәкләрен “Блокада” антисептигы белән эшкәрткән арада.
Кысыр мал калмасынга
Сыер савучылар әнә шулай продукциянең чисталыгын, малларның сәламәтлеген кайгыртып, барлык санитария-гигиена таләпләрен дә төгәл үтиләр.
“Игенче”дә мул продукция җитештерүгә Кукмара районыннан килеп эшләүче удмурт кызы Светлана Николаеваның да өлеше керә. Ул 2009 елдан комплекста ясалма орлыкландыру вазифасын зур җаваплылык тоеп алып бара. “Килгәч тә, ветеринария университетына атналык курсларга җибәргәннәр иде. Калганын үзем тырыштым, ветеринарлар булышлыгында мөстәкыйль өйрәндем. Эшемне яратам. Продуктлылык, үрчем алу безнең хезмәткә бәйле бит. Хуҗалыкта ясалма орлыкландыру белән ике хатын-кыз шөгыльләнә. Кысыр мал калдырмаска тырышабыз. Быел гыйнвар аенда сыерлардан бултыргының шушы аена карата күбрәк –159 бозау алынды”,– ди Светлана.
Мәскәүне дә “эретеп ябыштырган”
Корал эшләр – ир макталыр, ди халык. Шулай да мәкаль белән дөм килешеп бетеп булмый. Әйтик, балтасы булган һәр кешенең дә өй салу кулыннан килми. Гаражында эретеп ябыштыру аппараты торган барлык ир дә аның белән эш итә алмый. Җиңел һөнәрләрдән саналмый. Түземлек, сабырлык та, кара пыяла аша күрә белү дә һәм тагын башка күп сыйфатлар кирәк. Хәзер кибеттән “Ресанта” сатып алып, тимерне бер-берсенә беркетергә өйрәнергә мөмкин, анысы. Әмма бу әле син оста дигән сүз түгел. Эретеп ябыштыру өчен аның асылына төшенергә кирәк. Өтернәс авылында туган Расих Әсәдуллин бу сыйфатларның барысына да ия. Кем-кем, эретеп ябыштырырга Мәскәүдә өйрәнеп кайткан оста ул. Армиядән соң илебезнең башкаласына китеп барган да, 12 ел төзелештә эшләгән. “Игенче” хуҗалыгында хезмәт иткән чорын да исәпкә алсаң, стажы 30 елга тула. Абруйлы кеше булды, кулында ут уйнатты. Былтыр Расих гидрофицированный дип аталган тырмалар ясауда да танылды. Әлеге агрегатның фотосын хуҗалыкның хисап җыелышында да күрсәттеләр. Галәмәт киң, 12 метр җир алып бара. Басу кырыйларын эшкәртү өчен 6 метрлысы да бар икән. Ничек ясарга икәнен агроном белән “Мөхәммәтшин” хуҗалыгына барып караганнар.
“Узган ел тотынган идек. Инде 8нче агрегатны ясарга җыенып йөрибез. Төп ярдәмчем токарь Разих Зәйниев әйткән детальне миллиметрына кадәр төгәллек белән ясый да бирә. Кабаттан артыннан йөрисе юк. Тырма бер сантиметр ялгышлык булса да, эшләми. Башка хуҗалыклар да кызыксына. Сызымы бар, ярдәм итәбез”, – ди Расих.
Яңа тырманың өстенлекләре белән баш агроном Нияз Галиев таныштырды. Элеккеге тырмаларны басуга чыгарырга, тезәргә кирәк. Гидрофицированныйда ул мәшәкать юк. Бата башласа, механизатор агрегатны кабинадан гына күтәрә ала. Җир башында 26 тырманың тешләренә эләккән чүпне җайлы гына төшереп калдыра. Бер басудан икенчесенә күчерергә кирәк икән, җыела, 2,5 метрга кала. Уңай яклары күп, тракторчының нервысы да какшамый”,– дип аңлатты белгеч.
Расих Әсәдуллин хуҗалыктагы биналар өчен утын яга торган тимер мичләр дә ясаган. Барлык “КамАЗ” арбалары бортларын төзекләндерүче дә ул. Оста ябыштырган тимер җөеннән купмый. Хәзерге вакытта Әсәдуллиннар Алан-Елга авылында яши. Кече улы Альмир Янилдә агроном белгечлеген үзләштерә, олысы Илмир Лесхозда эшли.
Учетчы һәм идарәче
Сүз комплекста бик җаваплы вазифа башкаручы Резеда Дәүләтшина турында. Тумышы белән Пүкәл авылыннан. 2012 елдан бирле “Игенче” хуҗалыгында учет эшен алып бара һәм көтү белән идарә итә.
Каршында DelPro программасы ачылган компьютер. Ул сыерларны каплатуның оптималь интервалын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә, орлыкландыруны минимальләштерү исәбенә вакытны һәм ресурсларны янга калдырырга булыша. Резеданың атнаның һәр көненә эш бүленеше бар.
"Дүшәмбе-сишәмбе компьютердан 80 сыерның программага кертелгән номерларын чыгарабыз да, аларны каплатуга әзерлибез. Бу җенси ауны синхронлаштыру технологиясе дип атала. Әкренләп ташлануга таба баручы сыерлар икенче группага күчерелә. Башта шул 80 малны мең сыер арасыннан эзләп табарга кирәк. Шуннан соң аларга ветеринарлар гормональ сурфагон яки эстрофан препараты кадый. Уколлар төре бозаулаганнан соң узган вакытка карап билгеләнә. Сыер теләккә килгәч, ясалма орлыкландыручы аны каплата. Буазлылык 60 проценттан ким чыкмый. Аппарат белән тикшерү вакытында йөклелеге расланган сыерны ташландырырга гына әзерлисе кала. Кысыр икән, безгә эш арта, синхронлаштыруны яңадан башлыйсы була“, – дип елмая Резеда.
Күпләр ял итә торган шимбә аның компьютерга атналык мәгълүматны кертү, хисап көне. Хәтта Яңа елның 1 гыйнвары – чәршәмбе – сыерларны УЗИ белән тикшерә торган көндә дә фермага чыгып китәргә туры килгән аңа. Әнә шулай атна узганы сизелми дә кала. Синхронлаштыру технологиясе зооветеринария белгечләренең уртак эше. Хата ясалмаса, хезмәт нәтиҗәләре көткәннәрне аклый. 2024 елда сыерлардан һәм таналардан 1692 бозау алынган. Бу 2023 ел күрсәткеченнән 18 процентка күбрәк.
Сыерның сөте – җиленендә
Сыер сөте телендә, диләр. Авылны белмәгән шәһәр кешесе бу мәкальне туры мәгънәсендә аңларга мөмкин. Ә сыер савучыларның күзләре гадәттә сөтлебикәләрнең җиленнәрендә. Алар барысын да күрсәтеп тора.
“Чыннан да, шулай. Савым күрсәткечләре белән кызыксынып торалар. Сөт артса сөенәләр, кимесә – борчылалар. Бүген җиленнәре ташып торуын әйтеп, шатланып бүлмәмә килеп керәләр”,– дип сыер савучыларның күңел халәтләрен ачып бирә учетчы Резеда Дәүләтшина.
Зөлфирә Мәҗитова эшләгән торак Пүкәл комплексы дип йөртелә. Биредә маллар да күбрәк, сыер савучылар да бер сменада алтау. Хезмәттәшләре Рушания Сабирҗанова, Әнисә Сибгатова, Илсөяр Гыйлаҗетдинова, Гөлия Хөсәенова, Рамилә Гәрәева белән озак еллар дус-тату эшлиләр, бер гаилә шикелле булып беткәннәр.
“Мин мәктәптән соң көллияттә бухгалтер курсларында укыдым. Сыер савучы булмаса, хисапчы нәрсәгә дидем дә, фермага килдем. Инде 33 ел шушы хуҗалыкта узган. Узган ел белән чагыштырганда сөтләребез мулрак. Зарланырга бер сәбәп тә юк”, – ди Зөлфирә.
Ул 2024 елда 316 көн эштә булган. Бер сыердан 11075 литр, тулаем 6503 центнер сөт савып алган.
Өч көннән – гомерлеккә
"Кировец-700”дә эшләүче Ришат Тимергалиевның уңганлыгы әтисеннән килә. Ринат абый бүтәннәр әбәд ашап килгәнче, тракторны урталай өзеп, муфтаны ялгап куя торган булган. Ришатның механизаторлар сафына бөтенләйгә керүе очраклы рәвештә килеп чыга. Төп хуҗасы авырып китә дә, аны өч көнгә дип тракторга утырталар. Сенаж салган вакыт. Авыру “терелми” генә бит. Өч көн түгел, өч ай уза. Ришат та китсә, трактор тик торачак. Кызгана ул техниканы. Шуннан соң 19 ел узган. Ә Түбән Утар егете эшли дә эшли. Хәзер аның ике техникасы бар. Былтыр көз “К-700” белән 498 гектарда җирне тирәнәйтеп эшкәрткән. Яз көне культиватор тагып 1108, тырма агрегаты белән 1078 гектарда эш башкарган. Эталон күрсәткечкә күчерсәң, “К-700”дә – 4760, автогрейдерда 117 гектар килеп чыга. Ришат кыш көне хуҗалыкка кергән барлык авылларның урамнарын кардан чистарта, башка оешмаларга да хезмәт күрсәтә. “Кичә “Агрохимсервис” карьерында юл ачтык. Бүген тракторга гидроцилиндрлы калак көйлим. Ул эшне күпкә җиңеләйтә”, – ди Ришат.
Хуҗалык махсус хәрби операциядәге якташларга 685 мең сумлык гуманитар ярдәм күрсәткән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев