Үсештә 104 процент аз, кимендә 105 процент кирәк
Кичә “Курсабаш” җәмгыятендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, агрономнар, район белгечләре катнашында терлекчелек тармагы үсешенеӊ 6 айлык йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә булды.
Кичә “Курсабаш” җәмгыятендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, агрономнар, район белгечләре катнашында терлекчелек тармагы үсешенеӊ 6 айлык йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә булды.
Иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илшат Нурмиев катнашучыларны тармакның җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. Саннардан күренгәнчә, район буенча 1 июльгә сыерлардан 610281 центнер сөт (былтыргының шушы чорына карата 104%) савып алынган. Шуның 157685 центнеры “ПМК” җәмгыятенә (Чулпыч робот комплексы) туры килә. Хуҗалыкларга сөт ңитештерүне минималь 5 процентка арттырып бару бурычы куелган иде. Әлеге максатка яртыеллыкта “Симет” (19%), “Туган як” (15%) , “Курсабаш” (9%) , “Игенче” (7%) җәмгыятьләрендә, “Нырты” предприятиесендә (18%), “Килдебәк” бригадасында (10%), “Сатыш” (7%), “Мичән” (9%) бүлекчәләрендә ирештеләр. Яуланган үрләрдән чигенеп эшләгән хуҗалыклар да бар. Бер сыерның продуктлылыгы 1 июльгә районда 26,4 килограмм тәшкил итте. Шул ук вакытта “ПМК”җәмгыятендә әлеге күрсәткеч – 31,4, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Игенче”дә,”Нырты”да 29 килограммнан артты. Кабул итү пунктларына барысы 58007 тонна сөт озатылды һәм сатудан хуҗалыкларга 2 миллиард 666,8 миллион сум акча керде.
Алты айда район буенча 27044 центнер сыер (106%), 51986 центнер дуңгыз (104%) ите җитештерелгән. Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше 920 грамм булган. Барысы 7449 бозау алынган. Июль аенда көтү тагын 1222 башка артыр дип көтелә. Шуның 926сы – сыерлардан, 296сы таналардан.
Аннары семинарда катнашучылар “Курсабаш” җәмгыятенең техника паркы, терлек азыгы цехы белән таныштылар. "Россельхозцентр"ның район филиалы начальнигы Васил Кәбиров басуларындан алынган бөртекле-кузаклы һәм азык культуралары үрнәкләренә нигезләнеп игенчеләр алдын торган бурычлар белән таныштырды. Кырларда эшне нинди тәртиптә оештырырга кирәк булачагы турында мәгълүмат бирелде. “Урып-җыюга көзге бодайдан кереп кителер дип көтелә. Бигрәк тә скипетр сорты өлгереп килә. Аның сабаклары кыска. Шуңа күрә мин хуҗалык җитәкчеләренә бодайны егып суктыру белән шөгыльләнмәскә киңәш итәр идем.Алай иткәндә без теземнәрдәге башаклары алып бетерә алмаячакбыз. Шулай ук кайбер хуҗалыкларда көзге арпа чәчкәннәр иде. Алар да беренче җитешәчәк”,– диде белгеч. Язгы культуралардан уңыш җыйнап алу август урталарына калачак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин көзге культуралар чәчү мҗйданнарын арттыруның отышлырак булачагына басым ясады. “Без һәрвакыт елның ничек килүенә карап, берничә культурага ставка ясарга тиеш. Элек гел арыш кына чәчә торган хуҗалыклар бар иде. Хәзер аны күп үстерүнең мәгънәсе юк. Аннан соң без көзен күбрәк чәчеп калдырып, язгы кыр эшләренең күләмен дә киметәбез. Шуңа күрә гектарларыгызны карап бетерегез. Терлекләр рационында аксымны арттыру өчен кузаклы культураларга күбрәк мәйдан бирергә кирәк.”,–диде Гафур Хәсәншин.
Тулырак “Саба таңнары” газетасынаукыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев