“Үткәнебезне белеп, яңалыкка омтылып яшик!”
Районыбызда чәршәмбе көнне истәлекле вакыйга – Саба туган якны өйрәнү музее яңа бинага күчеп, Россиядә гадәти булмаган бина буларак янәдән үзенең ишекләрен ачты, ягъни яңа тарихын башлады.
Барлыгы 456, 7 квадрат метр мәйданны биләгән бина барлык музейлар тенденцияләренә туры китереп эшләнгән. ФОТОРЕПОРТАЖ Әлеге объект иң башта дәүләт банкы буларак төзелгән. Узган гасырның 80нче елларында “Агропромбанк”ның Саба бүлеге сыйфатында хезмәт күрсәткән финанс оешмасы 2006 елдан “Татфондбанк”ның өстәмә офисы итеп үзгәртелә һәм 2016 елга кадәр халыкка хезмәт күрсәтә. 2021 елдан бина Туган якны өйрәнү музеена тапшырыла. Аның нигезен 1985 елда Саба урта мәктәбендә ачылган музей экспонатлары тәшкил итә. Белгәнебезчә, төбәгебезнең халык хәтере булган тарихи бинаны оештыру, иң беренче экспонатларны туплау эшендә мәгариф ветераны Рәисә Сираҗиева зур эш башкара. 1993 елда район үзәк китапханәсе бинасына күчерелеп, Татарстан Республикасы милли музееның Саба филиалы булып эшли башлый.
Яңа музей Санкт-Петербург шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Викинг” компаниясе белән берлектә заманча технологияләр нигезендә җиһазландырылган. Анда төрле кызыклы экспонатлар белән бергә, балалар өчен рекреацион – уен зонасы, төрле чаралар үткәрү өчен күпфункцияле зал, Сабаның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә виртуаль сәяхәт өчен 5d кинотеатр залы да урнаштырылган. Шулай ук районыбызның үткәнен чагылдырган күп экспонатлар, тарихи чыганаклар белән бергә, заманча компьютер һәм мультимедиа технологияләре, техника, интерактив җайланмалар да киң файдаланылган. Тарихи объектның ачылуы көтелгән булуын тантанага райондашларыбызның күпләп килүләре дә раслый.
ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов республика күләмендә әлегә тиңе булмаган мондый музей ачылуын зур вакыйга дип бәяләде. “Тарих–һәркем өчен иң мөһим әйбер. Без әле генә өч монументка чәчәкләр салдык, халкыбызның күрсәткән батырлык тарихы онытылмаска, килер буыннарга тапшырылырга тиеш. Үткәнен белмәгән, аның белән кызыксынмаган халыкның киләчәге юк. Бүген ачылган бина иң беренче чиратта үсеп килүче буын өчен кыйммәтле. Төбәгебез тарихы белән кызыксына башласаң, татар җиренең никадәр борынгы булуы, аның бай мирасы, тырыш, укымышлы халкы белән горурланасың. Әлбәттә, музейлар – хәтер сандыгы, аларда үткәнебез тулысы белән чагыла. Мин райондашларына шундый мөмкинлекләр тудырган район башлыгы Рәис Миңнехановка һәм аның командасына тирән рәхмәтемне белдерәм. Башкаладан ерак кына булмаган сезнең төбәккә килүгә, үзеңне икенче дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Халык өчен кыйммәтле булган мондый объектлар салыну бик тә әһәмиятле эш”, – диде үз чыгышында Роман Шәйхетдинов. Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов районыбызда тарихи бина ачылуын күптәнге хыял булуын билгеләп үтте. “Белгәнебезчә, Рәисә Сираҗиеваның тырышлыгы нигезендә мәктәп укучыларын үткән тарихыбыз белән таныштыру максатыннан музей булдырылган. Шул ук вакытта халкыбызның китапханәгә күпләп йөрүен исәпкә алып, Рәисә ханым шунда ике бүлмәне музей итеп оештырды. Районыбызда тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклаучы музейларыбыз күп. Мәчет-мәдрәсәнең тарихын да булдырдык. Шул ук вакытта “Газпром”ның 1974 елдан башлап бүгенгә кадәр эшчәнлеген күрсәтүче һәм республикада бердәнбер булган Лесхоздагы Урман музее бар. Киләчәк буынны үткәнебез белән таныштыру һәм кызыксындыру – төп бурычыбыз. Бу максаттан яңа музей төзелешендә алдан ук чаралар каралды. Яшьләргә бирегә килеп, төрле кызыклы мастер-класслар узып, тарихны кузаллау өчен мөмкинлекләр булдырылды. Үткәнебезне истә тотып, яңалыкка омтылып яшәсәк, бөтен хыялыбыз тормышка ашачак”, – диде Рәис Нургали улы. Районыбызда музей оештыру эшләрен башкарган Санкт-Петербург шәһәренең “Викинг” компаниясенең баш белгече Щеголев Антон Юрьевич әлеге җиңел булмаган проектны үзләренә ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Җаваплылыгы чикләнгән “Ремонтстройсервис” компаниясе җитәкчесе Зөфәр Сәхапов Саба туган якны өйрәнү музее директоры Рафаэль Шәмсетдиновка символик ачкычны тапшырып, бөтен көчләрен куеп башкарган объектның игелекле хезмәт итүен теләде. Музейның эченә узуга үткән белән бүгенгене тоташтыручы әлеге тарихи бинаның гадәти генә булмавы, аның үзенчәлеклелеге, заманча технологияләргә корылганлыгы күзгә ташлана. Моны әлбәттә, бирегә килеп, үз күзләрең белән күрү кирәк. “Безгә, петербурглыларга, Татарстанда, Саба районында эшләү шатлык кына түгел, зур дәрәҗә булды. Мин үземнең озак елларга сузылган музейлар оештыру практикасында мондый югары әзерлекле белгечләрне, таләпчән җитәкчеләрне беренче тапкыр күрдем. Бу районда яшәүчеләргә ак көнләшү белән кызыгып та куйдым. Сез район үзәгендә генә яшәсәгез дә, тормыш итү сыйфатыгыз башкала дәрәҗәсендә”, – дип сөйләде тарихчы, музей экспозицияләре концепцияләре авторы Лариса Кудинова. “Мин күргән музейлар арасында бу иң яхшысыдыр. Иң мөһиме –яшь буынга районның үткәнен кузалларга бөтен мөмкинлекләр, нигез бар. Безнең район ничек барлыкка килгән, тарихи фактлар, төбәгебезнең күренекле кешеләре барысы ачык чагыла. Әлеге музей үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез белән танышыр өчен уникаль урын», – дип бәяләде ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев. Республика һәм районыбыз җитәкчеләре Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә белән дә танышып, мәдәни объектлар эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Данис Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты:
“Милләт үсеше ул битараф булмаган кешеләргә бәйләнгән. Биредә шунысы сокландыра, олысы-кечесе, барысы да мәдәнияткә тартылган. Бу бит күңел эше, җан эше. Социаль объектларга килгәндә, Саба районы төбәк тарихын чагылдырган музей, яңартылган китапханә белән таныштык. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Әбрар Кәримуллин исемендәге яңартылган китапханә дә үзенең бу эшкә күңелен, йөрәген биргән, үзен багышлаган кешеләр белән данлыклы. Монда тормыш кайнап торсын. Быел бик үзенчәлекле ел: Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессының милли Шурасы тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы дип билгеләнде. Бүген ир-гетләребез ил кырында, һәрберебез милләт сагында тора. Һәрберегезгә аерым рәхмәтләр җиткерәбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев