Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Утырышта әйтелде: 2026-2028 елларда Сабада төзеләчәк объектлар исемлегендә металл мебель продукциясе җитештерү заводы да бар

Бүген Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы (сессия) булды.

  Бүген   Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы (сессия) булды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Рәис Миннеханов алып барды. Башта күңелле  миссия булды: “Саба таңнары” газетасының чыга башлавына  95 ел  тулуы уңаеннан редакциягә Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды, хезмәткәрләр  бүләкләнде. Җирле үзидарә органнарында озак  еллар нәтиҗәле эшләүчеләргә, эшмәкәрләргә, муниципаль хезмәткәрләргә  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннары  башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Марат Баһманов  сессиядә катнашучыларны  Саба  муниципаль районының 2026-2028  елларга социаль-икътисадый үсеше фаразлары белән таныштырды. Слайдлардан күренгәнчә, быел  районның тулай территориаль продукты күләме 26,4 миллиард сум булыр дип  көтелә, ә 2026-2028  елларга үсешнең 103,4-103,7 процент тәшкил итәчәге  фаразлана. Авыл хуҗалыгы  продукциясе 9,1 миллиард  сум  күләмендә җитештереләчәк. Хуҗалыкларда сыерлар тораклары, сөтчелек комплекслары төзелешләре  каралган. Сәнәгатьтә җитештерү   күләме 2025  елга  6,5 миллиард  сумга  җитәргә тиеш. Әлеге тармакта 2025-2028 елларда металл мебель продукциясе җитештерү, вак  фасонлы әйберләрне кайнар  ысул белән цинклау, ит ярымфабрикатлары, прәннекләр пешерү,  кошларны суеп эшкәртү    заводлары төзү планлаштырыла. Агросәнәгать паркы төзелеше өчн 356 миллион  сум акча  карала.  Депутатлар әлеге   көн тәртибе буенча карарны бертавыштан кабул иттеләр.

Шулай ук утырышта 2026 елга hәм 2027-2028 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта каралды. Доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш ясады.   Алдагы  көн тәртипләре буенча сүз җир һәм  мөлкәти  мөнәсәбәтләр  палатасы рәисе  Алим Галиуллинга, башкарма  комитетның юридик бүлек начальнигы  Альберт Миникаевка бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев