Үзара салым җыю программасы муниципаль берәмлекләрнең финанс хәлен яхшыртуга ярдәм итте
Гражданнар программасы районга 51 миллион сум акча җәлеп итте
2020 елда исә бу күрсәткеч 29,5 миллион сум иде. Республика бюджетыннан бүленгән сумманың артуына үзара салым җыюның 300дән 500 сумга күтәрелүе ярдәм итте.
Планлаштырылган эшкә карап җыеннарда меңәр сум акча бирү турында карар кабул иткән авыллар да бар. Билгеле булганча, Татарстанда үзара салым 4 тапкыр арттырып өстәмә финанслана. Татарстан Хөкүмәте өстәмәсә, районда быелга күздә тотылган эшләргә 13,6 миллион сум гына акча җыеласы иде.
Хәзерге вакытта авылларда үзара салымга урам юллары төзекләндерелә, обелисклар, балалар мәйданчыклары төзелә-яңартыла, зиратлар тәртипкә китерелә һәм башка эшләр башкарыла. Гомумән, һәр авыл җирлеге үзара салымны нинди максатларга тотасын авыл җыеннарында, халык белән киңәшеп хәл итте. Быел да өстенлек урамнарны төзекләндерүгә бирелә. Тендерны куәтле техникасы һәм үзенең таш карьеры булган “Рамазан” җәмгыяте отты. Без оешманың юл төзүчеләре белән Курсабаш авылында эш алып барганда сөйләштек. Аңарчы бригада Нырты, Иштуган, Шекше, Явлаштау авыл җирлекләренә кергән торак пунктларының җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына вак таш салган. “Сезонны башлаганга бер ай. Байтак еллар дәвамында тупланган тәҗрибәгә таянабыз. Технологиягә килгәндә, өске грунтны тигезләп алганнан соң, иң элек бүлеп алынган участокка 20 сантиметр калынлыкта ком таратыла һәм тыгызлана. Аннары шуның өстенә 40ка 70ле фракцияле таш салына. Иң өске катлау 20гә 40лы вак таштан тора. Киңлеге дүрт һәм биш метрга кадәр булырга мөмкин. Юлның ныклыгы ташны тиешле дәрәҗәдә таптатуга бәйле. Бу эшне 13 тонналы катокта башкаручы Камил Кәримуллин сыйфатка нык игътибар бирә. Инерт материалларны Фәнис Гатауллин “ДжонДир” чүмече белән юлга тигезләп тарата. Фәнис Төхбәтуллин, Илдус Галиев “Хундай”ларда ташны Көек карьерыннан ташып өлгертәләр. Курсабашта эш беткәч, шушы җирлеккә кергән башка авылларга керәбез”,– ди мастер Рәмиз Гәрәев.
Үзара салым җыю программасы муниципаль берәмлекләрнең финанс хәлен шактый яхшыртты. Әйтик, Курсабаш авыл җирлегендә халыктан 240 мең сум җыйналса, республика бюджетыннан дүртләтә арттырылгач 1,2 миллионга җитте. Акча “һәр авылныкы үзенә” принцибы буенча бүленә. Мисалга, сайлаучысы 270 кешеле Курсабашта 675 меңгә 162 метр урам юлына вак таш түшәлә. Халык уңай үзгәрешләрне һәрчак хуплый гына. “Курсабашка килен булып төшкән 1966 елларда урам пычрагын ерып йөрдек. Балчык галошка түгел, озын кунычлы резин итеккә керә иде. Хәзер урамнар ел саен 100-150 метрлап төзекләндерелә. Туфли белән йөрибез”,– дип шатлана Ания Хәйретдинова. Аларның йорты урнашкан урамга таш былтыр җәелсә, быел яңа барлыкка килгән Төзүчеләр урамы нормативта каралган хәлгә китерелә. Биредәге арендалы торак программасы буенча салынган 4 йортны игезәкләр диярсең. “Әле февраль аенда гына күчкән идек. Юлсызлык читенлеген яз көне тойдык. Инде менә урамыбызга таш та салынгач, машина белән иркенләп кереп-чыгып йөри алачакбыз”,– ди “Курсабаш” җәмгыятендә терлекчелектә эшләүче Илсур Мөбарәкшин.
Җирлекнең башкарма комитетында әйтүләренчә, Түбән Утарда Муса Җәлил – 84, Өчиле, Югары Утар авылларында Татарстан һәм Мирная урамнарына 15-16шар метрда вак таш салыначак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев