Үзара шахмат-шашка турнирында
Узган атнада шахмат-шашка спорты осталары үзара турнир оештырдылар
Үзара шахмат-шашка турнирында
Узган атнада шахмат-шашка спорты осталары үзара турнир оештырдылар. Уеннар башланганчы Саба районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов 10 тапкыр республика чемпионы, 3 мәртәбә Россия ярышлары призеры Азат Әхмәтовны Владивостокта халыкара шашкада III урынны алуы белән котлап, шулай ук туган көне уңаеннан кыйммәтле шашмат инвентаре тапшырды. Турнирда шахматта Альберт Вәлиуллин –1нче, Динар Закиров -2нче, Фаил Фәйзерахманов 3нче урыннарны алдылар. Шашкада Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев җиңү яулады. Илфат Ханнанов, Азат Әхмәтов призерлар булдылар. Призерлар акчалата бүләкләнде. Дүртенче урыннарны алган Мулланур Мусинга (шахмат), Шамил Галиевка (шашка) истәлек сувенирлары бирелде. Турнирда мөхтәрәм уенчылар Хәмит Мөгътәсимовка һәм Мәгъсум Галиуллинга да бүләкләр тапшырылды. Хәзер шахматчылар Миңгәрдә үткәреләчәк ярышларга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев