Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Үзе сугыштан кайта алмаса да, туган җиренә кабер туфрагы кайтыр...»

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында жиңүнең 70 еллыгы алдыннан бабам (әнинең әтисе) Нуретдин Бәдри улы Бәдриевның (фотода) фронт юлын, сугыштагы язмышын бар­лап-эзләп караган идем. Ул вакытта, ни кызганыч, аның турында мәгълүмат таба алмадым. Быел бабабызның язмышын яңадан барлый башлагач, безгә бәхет елмайды...

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында жиңүнең 70 еллыгы алдыннан бабам (әнинең әтисе) Нуретдин Бәдри улы Бәдриевның (фотода) фронт юлын, сугыштагы язмышын бар­лап-эзләп караган идем. Ул вакытта, ни кызганыч, аның турында мәгълүмат таба алмадым. Ул Татар­стан Республикасының “Хәтер кита­бы”нда 1942 елдан хәбәрсез югалган булып санала.

1899 елда Саба районы Югары Симет авылында туган бабам 1919-1920 елларда Кызыл гаскәрләр сафында Гражданнар сугышында да катнашкан. Шул авылда Арча районы Урта Курсадан Минһаҗ кызы Фатыйма белән гаилә корып яшәгән, бер-бер артлы 4 баласы дөньяга килгән. Бабабыз яңа оешкан «Үзәк» колхозында агротехник булып эшли. Ватан сугышы башлангач, 1942 елнын 28 гыйнварында Арча (кайбер чыганакларда Саба комиссариаты дип тә күрсәтелә) комиссариаты аша кызылармияче булып хәрби хезмәткә чакырыла. Әнием Фәүзия аның Ленинград фронтында батырларча сугышканын һәм берничә мәртәбә яраланганын сөйли иде. Сирәк булса да хатлары да килгән. 1944 елда аның белән элемтә бөтенләйгә өзелә...

  Быел бабабызның язмышын яңадан барлый башлагач, безгә бәхет елмайды. Аның турында хәрби-медицина архивыннан (Саклану министрлыгының Үзәк архивының филиалы) мәгъ­лүматлар таба алдык. Бабабызның исем һәм фамилиясе русчалаштырып Ба­дур­динов Нурдин (кайбер чыганакларда Батрудинов, Баздурдинов) диеп язылган була, әмма һәртөрле исемлекләрдә аның хатыны Фатыйма әбинең, балалары Хатыйм белән Зөләйханың (яшьтән үлә) ад­реслары дөрес күрсәтелгән: ТАССР, Сабинский район д. В.Симет. Сугышка хәтле эш урыны Саба районы «Үзәк» колхозы агротехнигы дип язылган. Ни сәбәпледер, аның каты ярадан Ленинград шә­һәренең 2015нче эвакуация госпиталендә үлүе турында хәбәре авылга, гаиләсенә килеп җитмәген һәм ул хәбәрсез югалган булып саналган.

Табылган мәгьлүматлар ба­ба­бызның Ленинград өчен барган сугышларда 4 мәртәбә яралануын һәм кайчан, кайсы госпитальдә үлүен, кайда күмелүен раслыйлар. Бик кызганыч, бабабызның ике баласы – Фәүзия белән Хатыйм әтиләренең кайда җирләнгәнен белмичә, шушы елларда гына мәрхүм булдылар (5 баласы яшь­тән үлә).  Әмма тыныч тормышта яшәүче безнең буын кешеләре, бигрәк тә бабабызның оныкла­ры һәм оныкчыклары өчен баба­бызның билгесез югалганнар исем­легеннән төшеп батырлар­ча сугышта һәлак булучылар категориясенә кертелүе бик мө­һим. Чөнки илебезне немец-фашист юлбасарларыннан азат ит­кән һәр сугышчыны һәрберебез бе­лергә тиеш, аларның батырлык­лары алдында баш ияргә бурычлыбыз.

Нуретдин Бәдриевның сугышчан юлы Ленинград фронтында 48нче һәм 52нче запастагы укчы полклар, 19нчы, 224нче һәм 272нче укчы полклар белән бәйле. Хәрби-медицина архивыннан алын­­ган мәгьлүматларга караганда, Нуретдин Бәдриев сугышта беренче тапкыр 1942 елның 17 августында яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, ул кабат хәрби бәрелешләрдә катнаша һәм 1943 елның 3 августында кабаттан яраланып, 1448нче хәрби госпитальгә җибәрелә. Әни, бабайның сирәк килгән хатларында: “Башыбызны да күтәрә алмыйбыз, көн-төн снаряд шартлый, безгә бер адым да артка чигенергә ярамый”,– дип язуы турында сөйли иде.

1944 елның 17 мартында Ле­нинград боҗрасын өзү бә­ре­леш­ләрендә янәдән яраланып, 4174нче госпитальдә дәвалана. Яралары төзәлгәч, кабат алгы сызыкка  китә. 1944 елның 15 июнеңдә каты бәрелешләрдә алган ярасыннан 9 июльдә 2015нче Ленинград госпиталендә вафат була. Ленинград блокадасы корбаннары күмелгән Пискарёв зиратына туганнар каберлегенә җирләнә. Бу зираттагы 520 мең гүр иясенең 470 меңе шәһәр халкы һәм 50 меңе – Ленинградны саклаучы хәрбиләр.

Киләчәктә бабабыз Нуретдин җирләнгән каберлекне (аллея) табып, анда чәчәкләр салырбыз дип уйлыйбыз. Бәлки андагы туфракны алып кайтып авыл зиратында аның туганнары җирләнгән кабергә салып булыр. Үзе сугыштан кайта алмаса да, туган җиренә кабер туфрагы кайтыр. Сугыш михнәтләрен татыган әти-бабаларның, әни-әбиләрнең тылда да нинди авырлыклар аша бөек илебезне саклап калганнарын аңласак иде. Безнең өчен, илебез, тынычлык өчен канкойгыч сугышларда һәлак булган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк.

 Илhам Шәйдуллин,

Әфганстанда хәрби бәрелешләр ветераны, отставкадагы

подполковник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев