Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Үзебезгә уңайлы һәм матур булсын өчен тырышабыз»

Гражданнардан 2025 ел өчен үзара салым акчасын җыю дәвам итә

   Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2025 ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән  җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 500 сум акча җыюга ризалык бирелде. Аның нигезендә халыктан әлеге акчаны җыю эше бара. Акчаны 31 декабрьгә кадәр җыеп бетерү таләп ителә.

  Акчаны Байлар Сабасы бистәсе, Мәктәп урамы, 31 А йорты адресы буенча эш көннәрендә Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнары урнашкан бинага килеп түләргә мөмкин (шимбә көнне 11:30 кадәр дә кабул итәбез). Шулай ук оешма, учреждение, предприятиеләрдән чакырулар кабул итәбез һәм урынга барып эшне оештырабыз. Әлеге акчалар бистәне төзекләндерү өчен тотылачагын истән чыгармыйк, димәк, үзебезгә уңайлы һәм матур булсын өчен тырышабыз.

дип хәбәр ителә Саба шәһәр җирлеге хәбәрендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев