Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Узган атнада авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданнар җыеннары төгәлләнде

Зуррак торак пунктларның проблемалары да күбрәк. Быел күп карлы кыш күпкатлы йортлар яны белән бәйле сорауларны да арттырган.

Шәмәрдәндә үткәрелгән җыенда биек йортлар түбәләреннән кар төшерелмәве сәбәпле туган халык зарына җирлек башлыгы Айдар Гәрәев җавап бирде. Беренче чиратта кары тротуарга шуып төшү ихтималы зур булган һәм төтен юллары капланган түбәләр чистартыла. Әмма эшләгәндә калайны тишмәскә кирәк. Шуңа күрә Шәмәрдәндә каш ясыйм дип күз чыгармаска тырышалар. Түбәгә тәҗрибәле, стажлы кешеләр генә менә.

undefined

Урамнарны төзекләндерүгә килгәндә, Шәмәрдәндә асфальтлыйсы тыкрыклар гына калып бара.

“Әкренләп “Шәмәрдән-2” гә күчәбез. Үзара салымга да күпмедер эшлиячәкбез. Юл фонды программасына Имәнле урамы кергән. Халык Центральная урамын төзекләндерүне сорый. Анда вак таш тулысынча түшәлгән һәм 715 метр юлны асфальтлау планда тора. Һади Такташ урамына тупик ясап булмый, әмма өстәмә юл билгеләре куелачак”,– дип аңлатты җирлек башлыгы.

 

undefined

Ата-аналарның ашханәдә меню яхшыртуга кагылышлы соравына лицей директоры Илфат Мөхәммәтов җавап бирде.

“Шәмәрдәндә кухняны ремонтлау планга кертелде. Күп мәктәпләрдә укучылар ризыкны үзләре барып ала. Ә лицейда өстәлгә алдан куялар. Нәтиҗәдә ул суына. Балалар ботканы тәмсез булганга түгел, ә гаиләдә алар бу ризыктан биздерелгәнгә күрә яратып бетерми. Меню төзегәндә саннэпиднадзор таләпләре дә үтәлергә тиеш. Ашханәдә балалар ярата дип кенә теге яки бу ризыкны куеп булмый. Балалар сәламәтлеге белән бәйле проблема туганда, җыенны көтәсе түгел. Видео аша да күзгә-күз карашып сөйләшә алабыз”,– дип ачыклык кертте район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм шәмәрдәнлеләрнең чистарту корылмасы төзелеше буенча сорауларына да җавап бирде.

Кыскасы, корылманың проекты эшләнгән, хәзер экспертиза үтә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша өстәмә финанслау булганда, быел ук эшкә керешү турында сүз бара.

Саба мәдәният йортында үткән халык җыенында президиумга тротуарларны, урам-тыкрыкларны кардан арындыруга кагылышлы берничә язмача сорау җибәрелде.

undefined

Шәһәр җирлеге башлыгы аның берсен генә укып, быелгы аномаль кышның вакытлы күренеш икәнлеген, техника өлгермәү сәбәпле, бераз түзәргә туры киләчәген аңлатты. Сабалыларның “Ашыгыч ярдәм”дә дежур бригадалар санын арттырып булмасмы?” дигән соравына баш табиб Марат Йосыпов җавап биреп, яңа норматив буенча 10 мең кеше яшәгән торак пунктта 3 бригада хезмәт күрсәтәчәген аңлатты. Ягъни мәсьәлә уңай хәл ителергә тиеш. Урта Сабада яшәүчеләр крандагы тонык судан авыр ис килүе, тикшерү нәтиҗәләре буенча СанПин таләпләренә җавап бирмәве турында язганнар. Район башлыгы җавабыннан күренгәнчә, проблема үткәргечләргә чишмә суы җибәрү юлы белән хәл ителәчәк. Урта Сабада шәхси эшмәкәрләр җирләрне кайсы күл ясап, кайсы электр көтүчесе сузып биләп алгач, халыкка көтү йөртергә дә урын калмаган. Бу мәсьәләдә сөйләшү өчен аерым җыелыш ясау вәгъдә ителде.

undefined

Инде соңгы сүз итеп машина йөртүчеләргә җыенда катнашучылардан теләк: зин­һар, чатларда борылганда “пово­ротник”ларны кушыгыз һәм гим­назиядән кайтучы балаларыгызны каршы алганда Мәктәп урамы башында туктамагыз. ЮХИДИ бүлекчәсенә мәсьәләне хәл итү юлын табарга кушылды.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев