Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Узган атнада районыбызга 262 иң көчле спортчы килде

РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча халыкара һәм 2011 елгы, аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда республика ярышлары быел районыбызда 24нче тапкыр уздырылды.

19-22 март көннәрендә “Саба-Арена” спорт мәктәбендә узган 2024 елдан халыкара статуска ия  турнирга Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь, Таджикистан, Төрекмәнстан, Кытай Халык Республикаларыннан иң көчле теннис осталары җыйналды. Ярышларны ачу тантанасында Россия Президенты киңәшчесе, Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы әгъзасы Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов,  район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми  вәкилләр катнашты.  Игорь Левитин  үз чыгышында  Саба районында өстәл теннисы буенча  ярышларның традициягә әйләнүен һәм 24 ел дәвамында иң яхшы спортчыларның бирегә җыйналуын билгеләп үтте.  Чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.«Быелгы турнирда алты ил, Россиянең 14 төбәге, Татарстанның 40 районы һәм шәһәре катнаша. Ярышларда барлыгы 262 иң көчле спортчы көч сынаша. Бу  бик җитди турнир. Федераль коллегаларыбызга аерым рәхмәт. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерергә омтылабыз. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез, лаеклы һәм гадел ярышлар телибез", – диде Республика Рәисе. Рөстәм Миңнеханов  “Саба-Арена” спорт мәктәбендә  теннис спорты  белән шөгыльләнүче  Алсу Азат кызы    Нигъмәтҗановага “Россиянең спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелүе турындагы таныклык тапшырды.

Республика Рәисе шулай ук Татарстанда өстәл теннисы  динамикалы рәвештә үсә торган спорт төрләренең берсе булуын, аның белән 15 меңнән артык, ә спорт мәктәпләрендә 2 меңгә якын кеше шөгыльләнүен,  узган ел  өстәл теннисы буенча берьюлы 5 махсуслаштырылган спорт үзәге ачылуын билгеләп узды.   

«Быелгы турнирда алты ил, Россиянең 14 төбәге, Татарстанның 40 районы һәм шәһәре катнаша. Ярышларда барлыгы 262 иң көчле спортчы көч сынаша. Бу  бик җитди турнир. Федераль коллегаларыбызга аерым рәхмәт. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерергә омтылабыз. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез, лаеклы һәм гадел ярышлар телибез", – диде Республика Рәисе. Рөстәм Миңнеханов  “Саба-Арена” спорт мәктәбендә  теннис спорты  белән шөгыльләнүче  Алсу Азат кызы    Нигъмәтҗановага “Россиянең спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелүе турындагы таныклык тапшырды.

Республика Рәисе шулай ук Татарстанда өстәл теннисы  динамикалы рәвештә үсә торган спорт төрләренең берсе булуын, аның белән 15 меңнән артык, ә спорт мәктәпләрендә 2 меңгә якын кеше шөгыльләнүен,  узган ел  өстәл теннисы буенча берьюлы 5 махсуслаштырылган спорт үзәге ачылуын билгеләп узды.  

Ачылу тантанасыннан соң Игорь Левитин һәм Рөстәм Миңнеханов «Кәеф» яшьләр  һәм «Оста» балалар иҗат үзәгендә булып, биредәге эшчәнлек төрләре белән таныштылар. Шулай ук визит барышында легендар урманчы Нургали Миңнеханов каберенә һәм һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Халыкара турнирда катнашучы  спортчылар  арасында  беренче тапкыр килүчеләр дә,  инде берничә тапкыр  катнашучылар да бар иде. Белоруссияле Ульяна Мещанская Сабага инде өченче тапкыр килгән.  Ул  елдан-ел  бәйгенең  сыйфаты  артуын билгеләп үтте.  “Бу ярышлар бик  җитди. Россия Федерациясеннән иң  көчле спортчылар җыйналды. Турнир югары дәрәҗәдә оештырылган. Елдан-ел көчлерәк спортчылар өстәлеп торуы аның дәрәҗәсе тагын да үсүен күрсәтә”, – дип бәяләде  спортчы.

КФУда белем алучы Кытай  егетләре   Тяньтянь Ин һәм У Цзюньсинда да әлеге ярышлар зур кызыксыну тудырган. Егетләр  теннис белән җиде ел  профессиональ төстә шөгыльләнәләр. Ике спортчы да Байлар Сабасында узучы турнирның җитдилеген, аның сыйфатын һәм  көндәшләрнең көчен  билгеләп уздылар.

Турнир өч көн дәвам итте, спортчыларны районыбыз  җанатарлары да алкышлап, көч биреп торды. Әлбәттә, иң киеренке уен  чемпион исеме өчен уйнаучы ике көчле көндәш – 35 яшьлек Александр Шибаев (Мәскәү  өлкәсеннән) һәм  24 яшьлек  Максим  Гребнев  (Ленинград өлкәсеннән) арасында барды. Беренче ике партиядә   Гребневка җиңелгәннән соң, Шибаев   “дилбегәне”  ныклап  үз кулына алды, калган өч партиядә җиңүгә ирешеп, чемпион калды.   Өстәл теннисы буенча ХХIV халыкара ярышлар  җиңүчесе  белән  фотога төшәргә теләүчеләрнең   озын   чираты барлыкка килде.  “Мин бүген чемпион калуыма  бик шат. Теләсә кайсы турнирда  җиңү зур шатлык, әмма  Россиянең җыелма командасы уенчысы, Россия чемпионы  Максим Гребневны җиңә алуым минем өчен икеләтә  бәхет. Финал уеннары бик киеренке булды. Беренче ике  партиядә  безнең исәп 2:0  иде. Миңа нык тырышырга, инициативаны үз кулыма алырга туры килде. Биредәге мохит бик җылы,  матур итеп каршы алалар, яхшы шартлар тудырылган.  Без –спортчылар өчен ел саен  мондый турнир оештырылуы зур шатлык. Мин бирегә өченче тапкыр киләм.   Теннис белән 7 яшемнән шөгыльләнәм”, –дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Александр Шибаев.  Хатын-кызлар арасында  Түбән Новгородтан Влада Воронина үзен  теннис спортында  иң остасы итеп  танытты.   

Авыл районнарының 2011 елгы һәм аннан яшьрәк егет-кызлары арасында  райондашларыбыз Динә Батыршина, Илсаф Латыйпов –1нче, Раян Йосыпов  –2нче,  Динә Хәбибуллина –3нче  урын яулады. Илсаф Латыйпов абсолют категориядә  өченче урынга ия булды.  Авыл районнары  командалары арасында быел да  Саба теннисчыларына тиңнәр булмады.  Алар тренерлары Хәйем Исмаилов белән пьедесталның  иң югары баскычына күтәрелделәр. Балык Бистәсе командасына –2нче, тукайлыларга 3нче урын бирелде.  Шәһәрләр арасында Казан шәһәре –1нче, Кукмара –2нче, Баулы шәһәре  командасы –3урын яулады. Иң яшь катнашучылар булып  Алабугадан Асель Ермолаева һәм  Теләчедән Булат Вәлиуллин танылды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Рифкат Миңнеханов, спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, урман хуҗалыгы министры урынбасары  Рәис Гомәров, район башлыгы Рәис Миңнеханов, өстәл теннисы федерациясе  вице-президенты  Геннадий Аргаков бүләкләде.  Күркәм традиция буларак,  урманчылар  барлык катнашучыларга  нарат кәлшәләре бүләк иттеләр.  “Бу турнирның  21 март –Урманнар көненә туры килүе  очраклы түгел. Җир шарының 27 процентын урманнар алып тора. Без аның белән яшибез, сулыйбыз.  Сез дә  бүгенге кәлшәләрне утыртып, урманнарны үстерүгә  зур өлеш кертә аласыз”, – диде  Рәис Миңнеханов.  Чара ахырында  “Саба егетләре” триосы башкаруындагы  урманчылар гимнына әверелгән  “Нургали урманнары”  җыры  инде киләсе турнирларга чакыру булып та яңгырады.

Рифкат Миңнеханов,

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты:

“Әлеге  турнирның үзенең тарихы бар.  Кайчандыр Лесхоз клубында  башланган ярышлар иде бу.  Аның масштабы елдан-ел зураеп, географиясе киңәеп,  24 ел эчендә ул халыкара турнир дәрәҗәсенә күтәрелде.  Әтиебез истәлегенә оештырылган ярышларга бөтен дөньядан иң көчле спортчылар җыйналуы безнең өчен бик  зур шатлык һәм  горурлык. Сабалыларга, барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ярышларны үткәрүдә Сабаның компетенциясе бик зур.  Теләсә нинди спорт  ярышы үткәрергә мөмкинлекләр тудырылган.  Биредә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән башлап,  яшь буынга белем  һәм тәрбия  бирү мәсьәләсенә, спортка  зур игътибар бирелә. Әлбәттә, аның  алга таба  нәтиҗәсе күренәчәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев