Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Узган шимбәдә Шекше авылында бишенче тапкыр «Бал туе» узды

Табигать тә умартачыларның катлаулы да, үзенчәлекле дә хезмәтләрен зурлагандай, бу бәйрәмгә матур, кояшлы көн бүләк итте.

  Авыл башындагы ямьле мәй­данга республикабыз районнары белән беррәттән, Россиянең төрле  төбәкләреннән  тәҗрибәле умартачылар,  әлеге тармакта әле эш башлап кына килүче яшь һөнәр ияләре дә җыйналган иде. Бал тамашасын  халыкның  зарыгып көтеп алганлыгы күренә:  районыбызның да төрле авыл җирлекләреннән кил­деләр.

  “Бал бәйрәмен  алты ел элек  Башкортостаннан күреп кайткан идем.  Аны тагын да тулыландырып, үзгәртеп үзебездә дә үткәрә башладык. Быел үзенчә юбилей елы.  Коронавирус  сәбәпле,  ул 1 ел булмый торды. Башкортостан умартачылары белән ике арада дуслык күпере сузылды. Әлеге бәйрәмне үткәрүгә теләктәшлек күрсәткән район башлыгына,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, иганәчеләргә бик зур рәхмәт.  Алар ярдәменнән башка мондый  күләмле бәйрәмне оештырып булмас иде. Дәвамлы булсын, дип кенә теләргә кала”, – диде Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов.

Иң элек бәйрәмнең төп хуҗалары – нәни «бал кортлары» сәламләп,  мәйдан күрке булдылар. Бәйрәм ярминкәсенең байлыгы балның төрлелеген һәм аннан никадәр татлы, шифалы  тәм-томнар әзерләп була икәнлеген ачык күрсәтте. Күңелеңә хуш килгәнен сайлап алганчы бу затлы тәгамнән авыз итәргә мөмкин иде, чөнки район  авыл хуҗалыгы белгечләре җитәкчелегендәге жюрига 30га якын  төрле бал тәкъдим ителеп, иң тәмле юкә, ачык һәм караңгы төстәге  чәчәк балларын  җи­тештерүчене билгеләделәр. Биг­­­рәк тә халык телендә «медову­ха» дип йөртелгән балдан ясалган эчемлек сатучылар  яныннан ир­-атлар өзелеп тормады. Чараны алып баручы район мәдәният йорты хезмәткәре Хәниф Тимербаев бал сүзе кергән мәкаль-әйтемнәрне иң күп белүчене ачыклады.

“Быел табигать шартлары умартачыларга кырысрак булса да,  бал җитәрлек дәрәҗәдә булды. Май аендагы салкыннар үсемлекләргә зур зыян китерде. Беренче чиратта юкә агачы  зарар күрде. Шуңа юкә балының бәясе дә  шактыйга артты. Ул быел 2200 сумнан  башлана. Умарталарын  карабодай, көнбагыш басуларына алып китүчеләр, әлбәттә, табышсыз калмады. Гомумән, быел балга  бәяләр бераз күтәрелде. Умартачыларның да чыгымнары һаман артып, алган дарулары, инструментлары, препаратлары бәясе продукциянең үзкыйммәтен арттыра. Быел  карабодай балы күп булачак. Ул 1500-1600 сум, чәчәк балы 1800 тирәсе тора”, – ди тәҗрибәле умартачы, чараны оештыручыларның берсе Фәнил Сираҗиев. 

Бәйрәмдә катнашучыларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  начальнигы Гафур Хәсәншин тәбрикләп, ул районыбызда умартачылыкның елдан-ел үсеш алуын билгеләп үтте.

“Үзебезнең җирлектә җи­тештерелгәнне горурланып Саба балы дип әйтәбез. Умартачыларны һәр елны   табигать сыный: йә эссе була, йә очарга умартачылыкка база җитеп бетми. Шуңа да карамастан ел дәвамында  8, 10 тонна бал алучы умартачыларыбыз бар.  Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында  ашламалар, агу-химикатлар куллану сәбәпле, кортларга шактый зыян да килә. Бу уңайдан хөкүмәт тарафыннан да аерым карарлар кабул ителеп, кортларга зарар салмый торган препаратлар куллану колач ала бара”, – диде Гафур Шәйхулла улы.

Аграр тармак җитәкчесе “Елның иң яхшы умартачысы” исеменә лаек булган Нияз Латыйповны, районыбызда әлеге тармакны  үстерүгә зур өлеш керткән Илнур Мөхәммәтовны бүләкләде. Иганәчелек күр­сә­тү­челәрнең берсе –  “Игенче” ху­җалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов та бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде.  Әлеге бәйрәмгә  балның шифасын белүчеләр, кыскасы, бал яратучылар җыйналганын сәү­дә рәтләренең сатып алучылардан өзелеп тормавы раслый иде.  Бигрәк тә Урта Нырты авылыннан килгән Данил Яруллинның сәүдә ноктасыннан  бал һәм аннан җи­тештерелгән продукцияне халык чират торып алды.

“Умартачылык белән 20 еллап шөгыльләнәм.  Тормыш иптәшем Ландыш белән бергәләп карыйбыз. Ел саен юкә, карабодай баллары алабыз. Бер үк төрле, сыйфатлы бал җитештерергә тырышабыз. Быел, Аллага шөкер, табыш булмады дип әйтеп булмый.  Умарталарны юкәлекләргә күчереп йөртәбез. 200ләп умарта бар. Бүген 3 центр бал алып килдем. Халык үзе сынаган продукцияне сатып алырга тырыша. Безне дә танып,  ел да шул ук  сатып алучылар килә”,  – ди Данил.

Ул  «Иң тәмле караңгы төстәге чәчәк балы” номинациясендә җи­ңүче булып танылды. Урта Ныртыдан Нияз Латыйпов һәм Оренбургтан Сидоров Валерий  

«Иң тәмле юкә һәм ачык төстәге чәчәк балы» номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр. Башкортостанның Бә­ләбәй шәһәреннән килгән Александр Кушпита да үзен туганнан бирле умартачы дип саный. Ерак араларны якын итеп килүенең сәбәбен дә, бал җитештерүчеләр  җыйналган җирдәге җылы атмосфера, үзгә мохит, тәҗрибә уртаклашуда  күрә. "Әти-бабайлар эшен дәвам итми мөмкин түгел", – ди Александр.

Аның сүзләрен якташы – Бәләбәй районыннан килгән Марат Зәйруллин да  куәтләде.

“Әлеге бәйрәм 2013 елда Башкортостанның  Мәтәүбаш авылында башланды.  Оештыру буенча сез инде күптән безне уздыгыз. Мондый матур чараны  оештыручыларга бик зур рәхмәт. Бездә 14 сентябрьдә була. Көтеп калабыз. Башкортостанда  быел бал уңышын мулдан булды диеп булмый. Юкәне кырау сукты, җәй буе яңгыр яуды”, – ди Илнур.

Лаеш районының “Матюшино” урманчылыгында эшләүче әлеге авыл егете Нурсил Гыйбадуллин да  нык әзерлекле  команда белән килеп, авылдашларын  тәмле самавыр чәе һәм бал белән сыйлады.

Бәйрәмне эстраданың яшь башкаручылары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның матур җырлары, районыбыз үзешчәннәре чыгышлары ямьләде.  Лотерея алу­чылар   районыбыз аш-су ос­та­ларының   бал кушып пе­ше­рел­гән  тәмле тортларына ия булдылар. Шекше  төп мәктәбе  коллективы бал туена  балаларның кул эшләреннән махсус күргәзмә тәкъдим иттеләр. Шәмәрдәннең  “Яшьлек” яшьләр үзәге төрле кызыклы  спорт уеннары  оештырып,  үз көчеңне сынау мөмкинлеге дә булдырылды.

“Ел саен әлеге бәйрәмне  сагынып көтеп  алабыз. Авылыбызның икенче Сабантуе бит бу. Күрше-тирә авыллар җыела, таныш-белешне очратабыз.  Бал туена бик рәхмәтлебез.  Үзебез авыз итеп, бал һәм  аннан  ясалган төрле шифалы әйберләр алабыз.  Без бу бәйрәмгә бик рәхмәтле”, – ди Шекшедә яшәүче  Фирдәүсә Нәзирова.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев