Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Вербовщиклар. Аларны тыңласаң - ире­геңне , хәтта гомереңне дә югалтырга мөмкин

Вербовкага каршы тору ысуллары

  Вербовщикларга каршы тору ысул­лары мошенникларга каршы то­ру ысулларына охшаш диярлек. Шу­нысы бар: мошенникларның күр­­сәтмәләрен үтәгән кеше акчасыз­ ка­лырга, ә вербовщикларның күр­сәтмәләре буенча илнең иминлеген куркыныч астына куярга, ире­геңне дә, хәтта гомереңне дә югалтырга мөмкин.

   Интернет челтәрендә вербовщиклар  игътибарын җәлеп итмәс өчен:  социаль челтәрләрнең шәхси битләрендә һәм мессенджерлар ак­каунтларында яшәү урыны, эш, уку, туганнар турында мәгълүмат урнаштырмаска;  шәхси фотоларга, язмаларга керүне чикләргә, яхшы таныш кешеләр төркеменә генә ке­рү мөмкинлеген калдырырга кирәк.

Таныш түгел кешеләр белән хат алышмаска, бигрәк тә артык активлык һәм кызыксыну күрсәткән, шулай ук кыска вакыт эчендә җиңел һәм тиз акча эшләү ысулын тәкъдим иткән кешеләргә карата сак булырга;  җиңел акча эшләү, проб­лемаларны хәл итү турында теләсә нинди тәкъдимне кире  кагарга; вербовкага шикләнгәндә, «ка­ра исемлек» опциясеннән файдаланып, аралашуны туктатырга, «блокировать» итәргә кирәк;

Шәхесне раслаучы документ­лар­ның (паспорт, ИНН, машина йөр­тү таныклыклары) фотоларын­ җи­бәрмәскә, әңгәмәдәшнең әзер сценарие буенча видео мө­рә­җә­гатьләрне яздырмаска һәм җи­бәр­мәскә;

Җәмәгать форумнарында, төр­­­кем­нәрдә, чатларда бә­хәс­­ле­­ һәм аңлашылмаучан фикер­ләр­­дән тыелырга (вербовщиклар кешеләрнең игътибарын бә­хәсләр тудыручы темаларга җәлеп итә һәм үзләре актив рәвештә "утка май сала");  үзеңдә "күзәтүче" күнекмәсен булдырырга, һәрнәрсәгә тәнкыйть  күз­­легеннән карарга, һәр мәгъ­лүматны тикшерергә; өченче затларга банк карталары, счетлар, салым түләүченең шәхси кабинетыннан алынган мәгълүматларны, дәүләт хезмәтләре порталында тапшырмаска.

Акчаларны банк карталарының билгесез счетларына күчермәскә, шул исәптән кемнеңдер үтенече буенча абонент телефон номер­ла­рының счетларын тулылан­дыр­маска, соңыннан зы­ян кү­­­рү­­челәрне экстремистик юнә­леш­­тәге җинаятьләр кылуга этә­рүче мошенниклар корбаны булмаска;

Вербовка корбаны булсагыз, сезгә янаулар һәм куркытулар килә башласа, туганнарыгыздан һәм якыннарыгыздан ярдәм сорарга, тормыш өчен куркыныч килеп туганда, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Азат Хәлилов,

район террорга  каршы көрәш  комиссиясе сәркатибе

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев