Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар да кулына сөлге алды һәм ...яшьләрне аркасына салды

Бүген Саба спорт комплексында “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси-команда район ярышлары үткәрелде

 

Бүген Саба спорт комплексында “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси-команда район ярышлары үткәрелде. Бәйгедә 9 командадан 109 көрәшче катнашты. Әйтергә  кирәк, быел чемпионатта  зур  үзгәреш җилләре күзәтелде. Аеруча игътибарга лаеклысы – Эзмә авыл җирлегеннән берьюлы өч  команда туплап  алып  килүләре. Мондый хәлнең тарихта булганы юк  иде әле.  “Игенче” җәмгыяте, Эзмә авыл җирлеге һәм Иләбәр авылы командалары ир-егетләре  соңгы  әйләнешләргә кадәр мәйдан тотты. Җитәкче нинди, хезмәткәрләр дә шундый. “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе  Алмаз Зариповның, һәрберсендә көч-куәт, җиңүгә омтылыш күреп, яшьләрне оештырып-җыйнап спортка тарта алуы да  күпне  сөйли. Оештыру сәләтен һәр тарафта  күрсәтә белә ул. “Игенче” командасы өчен махсус футболкалар, борцовкалар булдыру турында  да кайгырткан. Ә “Иләбәр” командасын туплауда  авылдашларының танылган көрәшчеләр булуы да зур роль уйнаган. Азат, Айдар, Хәйдәр Галиевлар үзләре генә дә ни тора. Гомумән, быелгы бәйге яшьләр һәм ветераннарның бил  алышуына  әверелде. Хәтта ун еллар элек Сабантуйлар батыры булган  яшьләр эшләре һәм  слорт  бүлеге җитәкчесе  Ирек Гарипов та быел  кулына   сөлге  алды.

Турнирны ачу тантанасына башкарма  комитет  җитәкчесе  Марат Ишниязов  килде.

“Барыгызны да район башлыгы исеменнән сәламлибез. Елдагы традиция буенча район газетасы призына ярышларны ачып җибәрәбез. Аның нәтиҗәләре буенча район җыелма командасына кергән көрәшчеләр тагын да ныграк  шөгыльләнеп, алдагы  көндә республика  ярышлаарында  уңышлы  чыгып  ясап, район данын  күтәрерсез дип ышанабыз. Монысы инде теләк  һәм  аны бурыч итеп тә  кабул итәргә кирәк.  Көрәш – татар халкының  милли спорты һәм гореф-гадәтләрне  саклап кала торган  төре. Традицияләр яшәсә, киләчәктә милләтебез дә сакланып  калачак. Бөтенесе дә  сезнең  кулда. Үзегезнең арткан балаларны  да көрәшкә тартып, районда аның популярлыгын күтәрерсез дип уйлыйбыз”,–диде  ул.

"Бер  ел вакыт үтте дә  китте. Без тагын   сезнең белән  күрешәбез. Күбегезнең йөзләр таныш, шулай ук арагызда яшьләр дә байтак  күренә. “Саба таңнары” газетасының  имиджын күтәреп шушы бәйгене үткәргәннәре өчен минем  сезнең исемнән район башлыгы Рәис Нургалиевичка, башкарма комитет җитәкчесе Марат Рашатовичка зур рәхмәт җиткерәсем  килә. Шулай ук спорт бүлеге, авыл җирлекләре башлыклары, тренерларыбыз тырышлыгы белән бәйге  яши, яшь  көрәшчеләр үсә. Киләсе  елга да очрашып , күрешүләр насыйп булсын дип теләп  калам”, – дип  сөйләде газета  мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов.

Ярышларны  карарга Сабаның легендар  көрәшчесе Нәҗметдин Җәләлиев, Ханты-Манси автоном округының  көрәш  федерациясе җитәкчесе Фәрит Шәймәрданов кайткан  иде.

  Бәйге тәмамлагач, батырлар пьедесталга  түбәндәге тәртиптә   күтәрелделәр:  60 кг. кадәр: 1. Альфред Кириллов  (Иләбәр), 2. Рәмис Мөбарәков  (Саба), 3. Салават Гарифуллин  (Тимершык).

65 кг: 1. Аяз Тимерханов (Икшермә), 2. Нияз Хәлиуллин (Саба),  3. Данис Канафиев  (Тимершык). 

70 кг: 1. Фәнис Гәрәев (Сатыш), 2. Раил Мөбарәков (Саба), 3. Адель Әминов (Саба). 

75 кг: 1. Илназ Маликов  (Олы Шыңар), 2. Нурсил Хаҗипов (Саба), 3. Ранис Нигъмәтҗанов  (“Сабагаз”).

 80 кг: 1. Салават Гәрәев (Сатыш), 2. Айнур Вафин  (Эзмә), 3. Инсаф Әхтәмов (Иләбәр).

85 кг: 1. Язнур Гарипов  (Сатыш), 2. Азат Галиев  (Иләбәр). 3. Руслан Рабгетдинов  (Олы Шыңар). 

  90 кг: 1. Ильяс Хуҗиәхмәтов (Эзмә). 2. Адель Зарипов (Сатыш). 3. Марат Тимергалиев  (Саба).

100 кг: 1. Артем Варламов (Олы Шыңар), 2.  Алмаз Хәмзин (Иләбәр), 3. Динар Мәннанов   (Сатыш).

 115 кг. 1. Рифат Ахунҗанов (Олы Шыңар). 2. Рифат Әхмәдуллин (Арташ). 3. Инзил Мөбарәков (Югары Симет).

130 кг: 1. Радик Сафин (Саба), 2. Илмас Сәлахов (Тимершык), 3. Рәнис Хәлиуллин (Югары Симет). 

130 кг.нан югары: 1. Айзат Сәмигуллин  (Эзмә). 2. Эдуард Җәләлиев (Тимершык), 3. Альмир Мифтахов  (Югары Симет).

Команда зачеты: 1. Саба шәһәр җирлеге, 2. Иләбәр. 3. Югары Симет авыл җирлеге.

Оешма-предприятиеләр арасында: 1. “Сабагаз” командасы.  2. ”Игенче” җәмгыяте.

 Районның батырлардан торган җыелма  командасын республика турниры  көтә.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев