Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Вьетнамлы Ву Уонг До: «Сабалылар безне үз итте»

Районыбызда яшәүче 31 меңнән артык халыкның 96 процентын татарлар, 4 процентын руслар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Төбәгебездә дә чит илләрдән килеп төпләнгән төрле милләт халкы дус-тату гомер итә, аларга уңай мөнәсәбәт урнашкан. Гореф-гадәтләре, телләре, мәдәниятләре бө­тенләй башка булган милләт вәкилләре тө­бәгебездә үзләрен ничек хис итә?

Ву Уонг До (вьетнамлы):

 Без  Хоабинь шәһәрендә туып-үстек.  2006 елда  туган җирдән аерылып,  Екатеринбург шәһәренә күченеп килдек.  Анда сигез ел яшә­гәч,  дусларым киңәше белән  Байлар Сабасына килеп төпләндек.  Саба безгә бик ошый, монда  бик матур, чиста, бар җирдә тәртип. Биредә өй сатып алып яшибез. Хатыным Фам Тхи  Нгоан белән  икебез дә сәүдә ноктасында сатучы булып эшлибез. Бер кыз, бер ул үстерәбез. Кызыбыз  Мия  гимназиянең 5 сыйныфында,  5 яшьлек улыбыз Фифа “Шатлык” балалар бакчасына йөри. Биредәге халык безне тиз үз итте, телне белмәүдә генә кайбер  мәсьәләләр туса да, без тиз арада уртак тел таптык.  Инде акрынлап  татар телен дә өйрәнеп киләбез. Моның өчен күбрәк татарча җырлар тыңлыйбыз.  Балаларыбыз безгә караганда иркенрәк аралаша, рус телендә камил  сөйләшәләр. Аларга да  биредә  бик ошый,  кызыбыз олимпиадаларда катнаша, яңа дуслар таптылар. Әлегә туган илебезгә кайтканыбыз юк, интернет аша аралашабыз.  Әти-әниләребез үзләре безнең хәлне белергә  Россиягә  ки­лер­гә ниятли. Исемнәрне әйтү катлаулырак булгач, биредә безгә Антон,  Аня дип эндәшәләр.   Иң мөһиме, монда рәхәт, тыныч, яхшы мөнәсәбәтне тоеп яшибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев