Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Волейбол Кубогы Шәмәрдәнгә китте

«Саба Арена» спорт мәктәбендә Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәм башка “Кайнар нокта”ларда һәлак булган якташларыбыз Кубогына яшьләр арасында волейбол турниры үткәрелде

     Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Саба Арена" спорт мәктәбендә Әфганстанда интернациональ бурычларын  үтәгәндә һәм башка “Кайнар нокта”ларда һәлак булган  якташларыбыз Кубогына яшьләр арасында волейбол турниры үткәрелде. “Симет”, “Шекше”, “Иштуган”, “Тимершык”, “Юлбат”, “Сатыш”, “Мичән”, “Шәмәрдән”, “ОНИКС” мәгариф үзәге”, Тимершык авыл  җирлеге командалары  катнашты. Гимназия ике  команда  куйган  иде.  Ярышларны  ачу тантанасында  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Саба җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Садыйков, «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Саба районы филиалы координаторы Әлфия  Мәүлетова, волейбол федерациясе рәисе Фәнис Вәлиев, Әфганстан һам башка локаль конфликатлардагы сугыш инвалидлары иҗтимагый оешмасының Саба районы бүлеге рәисе Илшат  Әхмәтшин,  төрле елларда Әфганстан, Төньяк Кавказ өлкәләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар катнашты.

Чыгыш  ясаучылар  хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга сәламәтлек, илләргә тынычлык, уенда катнашучыларга уңышлар теләделәр. Арабыздан вакытсыз киткән батырларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм алар хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

  Волейбол ярышларында егетләр сынатмады, көне буена сузылган турнирда иң көчле командалар җиңү яулады. Шәмәрдән волейболчылар икенче  ел рәттән беренче   урынны  алды. “Күнегүләрнең  файдасы  зур  булды. Команда рухы җиңде”,– диделәр спортчылар.  Юлбат егетләре  позицияләрен тагын  да ныгытып 2нче  урынга   күтәрелделәр.  Былтыр 3нче  булганнар.   Шекше  командасының 3нче  урынга  чыгулары зур  яңалык  итеп  кабул ителде.

Шулай ук иң  яхшы уенчылар  да билгеләп  үтелде. Оештыру  комитеты Грамоталарына  Альберт Абдуллин (Шәмәрдән), Тимерхан Рәхимуллин (Юлбат), Илдан Хөсәенов  (Шекше) лаек булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев