Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Волонтер булу – ул үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау мәктәбе

Волонтерлар көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге Саба урта мәктәбендә матур чара үткәрде.

Волонтерлар  көне уңаеннан  “Яшьлек” яшьләр үзәге Саба урта  мәктәбендә матур  чара  үткәрде. Изге гамәлләр башкаручылар  үзләре өчен истәлекле датаны әнә шулай билгеләп үттеләр. Бирегә районыбызның иң  актив яшь волонтерлары, аларның мәктәп күләмендәге эшен оештыручы җитәкчеләре җыелды. “Соңгы елларда безнең районыбызда да волонтерлар хәрәкәте үсте һәм ныгыды. Районыбыз мәктәпләрендә, авыл җирлекләрендә иреклеләр волонтерлык хәрәкәте берләшмәләре оешты.  Районыбызда бүген 2400дән артык волонтер добро.ру сайтында теркәлгән. Аларның һәрберсенә районыбызда эшләгән изге эшләре – махсус хәрби операцияда булучыларга ярдәм итүдән алып, табигатьне чистартырга чыгучыларга да, мәктәпләрдә батарея, макулатура җыючыларга да волонтер сәгатьләре куелып барыла. Яшьләр белән бергә ирекле хәрәкәттә өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша”, –дип билгеләп үттеләр чараны  алып  баручылар.

  Хәзерге  яшьләрнең әби-бабалары 9-14 яшьләрендә алдан юл  ярып баручылар,  ягъни пионерлар булса, үсеп  килүче буынны тәрбияләү мөһимлеге әһәмиятен әле дә югалтмады. Волонтер булу ул  үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау мәктәбенә әверелде. Яңа дуслар табу, кеше хәленә керә белү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, «энерджайзер» кебек һәрвакыт активлык рухында тору– яңа хәрәкәт күпне үзэченә  алган. Алар күп нәрсәгә өйрәнә, башкаларга үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә.

“Волонтерлык хәрәкәте – изге гамәлләр чоры. Алар яхшылыгы  өчен  берни дә  өмет итмичә  яхшылыкка омтылучы, изге  гамәлләрне  күбрәк таратучы, моның белән үзенә канәгатьләнү алучы  кешеләребез.  Яшь буынны җыюның  максаты  – шушы  эшнең нечкәлеген,  асылын төшендерү. Чөнки  сез безнең киләчәгебез,  өлкәннәр белән берлектә матур эшләрне  башкаруда,  алып  баруда сез ярдәм итәчәксез. Инде  күп  эшләр башкарырга  өлгердек.  Социаль  челтәрләр белән танышып барабыз, бик  күп мәктәпләр төрле  акцияләрдә  катнаша.  Татарстанда үткәрелгән сайлаулар  вакытында да волонтерлар зур  ярдәме тиде. Быел мәктәп  укучысыннан нинди  булса үзгәлеге булсын,  чаралар  вакытында  аерылып торсыннар өчен  Рәис Нургалиевич  ярдәмендә волонтерларны футболкалар белән  бүләкләргә   булдык. Алга таба да илебезне, үзебезне, табигатебезне  саклый торган изге  эшләрдә  генә  катнашырга   язсын  иде. Изге гамәлләрегезне  арттырырга  чакырам. Һәрвакыт иң  беренчеләр  булыгыз”,– дде  “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры  Делюс  Закиров та.

   Кызыклы программа укучыларны берләштерде. Иң элек “Танышу” тренингы аралашудагы киртәләрне бетерергә ярдәм итте, төркемнең социаль структурасын төзелде. Командалар арасында “Добро” квизы оештырылды. районыбызда волонтерлык үсешенә зур өлеш керткән белем бирү учреждениеләренә, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев