Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Волонтерлар: алар һәрвакыт беренче сафта

5 декабрь -Халыкара волонтерлар көнен билгеләп үттек

  Волонтер — инглиз  теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Кайчандыр чит илләрдән генә ишетеп белгән әлеге сүз бүгенге җәмгыятебезгә ныклап үтеп керде.

 Аерым алганда, 2015 елда   “Яшьлек”  яшьләр үзәгендә  во­лонтерлар хәрәкәте үз эш­чән­леген башлый.  Ул вакытта аларның саны 20ләп кенә булып,  нигездә  Шәмәрдән лицее укучыларыннан туплана.  Хәзер махсус киемнәрдәге ирекле ярдәм күрсәтүчеләрне   районыбызда узган һәрбер  чарада диярлек очратырга мөмкин. Бүген районыбыз барлык  белем бирү учреждениеләреннән тупланган   14 яшьтән  35 яшькәчә  987  волонтерны берләштерә. Яшьләр арасында тырыш, тәртипле, башкалар хәсрәтенә битараф бул­маган һәркем  волонтерлык хәрәкәтенә кушыла ала. “Добро.ru” сайтында теркәлгән  һәр ирекле ярдәм итәргә теләк белдерүчегә электрон рәвештә  волонтер таныклыгы ачыла.  Бу, беренчедән,  күңел кушуы буенча эшләнгән игелеклелек гамәле булса, икенчедән, мәктәп укучыларының һәр катнашкан волонтерлык эше  сәгатьләр бе­лән тупланып барылып,  югары уку йортларына кергәндә  өстәмә баллар җыю мөмкинлеге дә бирә. Әлеге хәрәкәттә катнашкан һәр чыгарылыш сыйныф укучысына волонтерлык таныклыгы тапшырыла, узган ел аны районыбызның  18 укучысы  алуга ирешкән. Һәр волонтерга яхшы балл алыр өчен эш күләме 200 сәгать тәшкил итәргә  тиеш.  Районыбызда 400гә якын сәгать  җыючы укучылар да бар  икән.

  «Волонтерлар күп өлкәләрдә – социаль, мәдәният, экология, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка юнәлешләрдә үз­лә­­рен  тәкъдим итә һәм   җәм­гыятькә файда китерә алалар. Күргәнегезчә, районыбызда уз­ган мәдәни, спорт чаралары оеш­тырганда һәрвакыт  волонтер­лар ярдәменә таянабыз. 9 Май  бәйрәмнәрендә Георгий лентасын тараталар, инвалидлар декадасында, Яңа ел бәйрәмендә  балаларга пакетлар өләшәләр. Ярдәмгә мох­таҗ ялгыз өлкән­нәргә ху­җа­лык эшләрендә булышалар.  Һәй­кәл­ләрне, тирә-юнебезне чүп-чарлардан арындыру буенча да актив эш алып барабыз.  Сентябрь аенда Арчада “Мәктәп чисталыгы Кубогы” дип аталган экологик турнирда Шекше  төп мәктәбе волонтерлары финалга чыгуга ирештеләр.     Әлеге мәктәп укучысы Ильвина Габдел­хакова   турнирны үткәрү дирекциясе әгъзасы булып  та билгеләнде. Экологик турнир кы­саларында волонтерларга урманны  чүп-чарлардан арындыру бурычы куелган иде. Һәрбер бала җыйнаган көнкүреш калдыклары  махсус үлчәнелде. Казан шәһәрендә узган өченче турда   иң күп балл җыйган уку­чыларга  айфоннар бүләк ит­теләр. Волонтерлар өчен  махсус  узучы  “Игелекле Татарстан” ди­гән бәйгедә Саба гимназиясе уку­чысы Азалия Нуриева  үзен “Туризм өлкәсендә ел волонтеры”  номинациясендә сынап,  пре­зентация яклады”, – дип сөй­­ли  районның волонтерлар хә­­рәкәте үсеше өчен җаваплы  Венера  Дәүләтшина.

 2021, 2022 елларда  республика буенча ирекле ярдәм күрсәтү оешмалары арасында “Игелек җире” конкурсында “Яшьлек”  яшьләр үзәге җиңү яулауга иреш­­кәннәр.

12 декабрь  көнне  Балалар иҗат үзәгендә волонтерлар кө­не уңаеннан махсус ча­ра  узачак. Биредә ел буе  иң ях­шы   волонтерлык эшчәнлеге күр­сәткән мәктәпләр  һәм укучылар ачык­ланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев