Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Халык елга аша басма, мәктәп каршына светофор һәм... тагын нәрсәләр сорый?

Җирле үзидарәләрдә ике атна дәвам иткән халык җыеннары төгәлләнде. Соңгысы 10 февральдә Саба мәдәният йортында үтте.

Саба шәһәр җирлеге башкарма комитетының  2024  елдагы эш­чәнлеге турында хисап тоткан   Расих Хәсәнов чыгышыннан күренгәнчә,  халык оешма, предприятие, учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә тору көн кадагындагы мәсьәләләрнең даими игътибар үзәгендә тотылуына  китергән.  Ел дәвамында гражданнардан 62 мөрәҗәгать кереп, аларны уңай хәл итү чаралары күрелгән. Хәзерге  вакытта җирлектә  3436 хуҗалыкта 9503 кеше яши. Шу­ларның 2648е – пенсионерлар.  Демография хәле 52 бала тууы  (2023 елга караганда 24кә кимрәк), 46  кешенең  вафат булуы (23кә кимрәк) белән характерлана. Яңа тормыш башлаучылар саны арткан (32 пар), шул  ук  вакытта таркалган гаиләләр 10га күбәеп 27гә  җиткән. “Җирлекнең яшәеше, икътисади яктан ныклыгы җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның санына, аларның эшчәнлек нәтиҗәсенә бәйле. Җитештерүченең төп максаты – табыш алу. Аның  бер өлеше җирле бюджетка салым буларак керә. Хәзерге  вакытта бездә 331 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгы, 318 юридик зат исәпләнә. Шәхси эшмәкәрләр дә  кыенлыклардан  курыкмыйча, үз эшчәнлеген башлый һәм халык та аларны хуплап кабул итә. Мәсәлән,  Ландыш Фәрхиева  чәчтарашханә студиясен, Райлә Хәсәнова каһ­вәханә, Алена Николаевна да­ру­ханә ачтылар. 2024  елда  317 кеше үзмәшгуль булып теркәлде һәм  программа гамәлгә  кергәннән алып аларның  саны 941гә җитте”, – диде докладчы.

Байлар Сабасы бистәсенең 2016-2030 елларга социаль-икътисади үсеше стратегик планында төп басым агросәнәгать комплексы, кече һәм урта бизнес, әйләнә-тирә мохитне, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, территория үсеше, инвестицияләр җәлеп итү һәм халыкка тулы канлы тормыш белән яшәү өчен шартлар тудыруга ясалган. Сәнәгать җитештерүенең үзәк ноктасы – Саба индустриаль паркы. Әлеге территориядә эшчәнлек алып баруга 28 резидент белән килешү төзелгән, шуның 14е гамәлдә.  Былтыр яктырту баганалары житештерүче “Металлекк” компаниясе һәм  бетон ясаучы “ПМК 159” оешмасы үз эшчәнлеген башлаган, үзмәшгуль – Дамир Динмөхәммәтов  металл эшләнмәләр цехы ачкан.  Индустриаль паркның азык-төлек кластеры территориясенә урнашу буенча да байтак эшмәкәрләр үзләренең мөмкинлекләрен бар­лыйлар. Проектлар әзерләү, тө­зелешкә рөхсәт  алу артыннан  йөриләр.

Җирлек башлыгы 2024  елда җыенда кертелгән тәкъдимнәрнең  үтәлешенә тукталып, күп  кенә  сорауларның  уңай  хәл ителүен белдерде. Әлегә чишелеш  тапмаганнары  алдагы  планнарга кертеләчәк. Әйтик, Ленин, Совет  урамнарындагы  йортларны  канализация  челтәренә тоташтыру бик  зур  чыгымнар  сорый,  аны федераль программага  кертергә  кирәк. Быел әлеге  мәсьәләдә кабаттан бирелгән  сорауга  җавап шундый булды. Җыенда шулай ук Бикет  урамыннан Сабинка  елгасы  аша Тукай  урамындагы РСУ  кибетенә  чыгу  өчен  пенсия  яшендәгеләргә басма  кирәклеге  аңлашылды. Ясасалар,  аннан  Совет, Ленин урамында  яшәүчеләр дә турыга гына  йөри алачак, диелгән  иде  хатта. Сабалылар гимназия каршына  светофор  урнаштыруны да сорадылар. “Мин килешәм. Мәктәп,  балалар бакчасына ярты  сәгать эчендә генә дә   йөзләгән  машина   килеп туктый,  кузгалып китә. ГАИ, профессиональ  белгечләр бар. Таләпләре бик  югары. Ни  өчен куеп булмый,  әгәр рөхсәт ителә икән, кая урнаштырырга,  чаткамы, гимназия каршымы – моны төгәл уйлап бе­терергә  кирәк”, – диде район башлыгы  Рәис Миңнеханов  әлеге  сорауга  җавап биреп. Каенлы  урамын тәртипкә  китерүне федераль  программага кертү турында сүз алып барылганлыгы, 2026 ел проектында барлыгы әйтелде. Ә пенсионерларның Закир Йосыпов  урамының “Намус”  кибете  каршындагы биек баскыч  аша  йөрергә мәҗбүр булуына  бәйле  зарларын шәһәр җирлеге башкарма  комитеты үзе хәл итәргә бурычлы, диелде.

Табибка электрон  юл белән  языла торып та,   чират торырга туры килгәндә, рәхим ит, тот та, халык контроленә, хокукларыңны  яклаучы органнарга  элемтәгә  чык.  Те­лефон номерлары коридорларга  эленгән булырга тиеш.

 

Югары Симет авыл җирлеге җыенында  халкы көче белән тө­зелгән җылытылган ДПОга янгын сүндерү машинасына  штат булдырып булмасмы дип  сорадылар. Район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов тәкъдимнең федераль органнарга җиткереләчәген ышандырды. Явлаштау җирлегендә дә байтак кына  проблемалар туган. Алар авылда интернетның начар эшләвенә, Явлаштауга борылып  керү юл  чатына саклык барьерлары урнаштыруга, шәхси хуҗалыктан җыелган сөт бәяләренең  арзан булуына, балалар бакчасына тагын бер тәрбияче штаты бирүгә  кагылышлы. Элемтә операторының начар  эшләвенә Курсабаш  авыл  җыенында  Өчиледә  яшәүчеләр дә ризасызлык белдергән. Шекше,  Юлбат  авыл җирлекләре җыенында сораулар булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев