Халык иминлеге – беренче дәрәҗәдәге бурыч
Хәзер “полиция” статусы алсалар да, элек-электән килгән “Минем милиция мине саклаячак” дигән гыйбарә әһәмиятен югалтмый. Бүгенге тормышта алар аеруча кирәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге дә, шушы зарурлыкны яхшы аңлаган хәлдә, халыкка тугры хезмәттә. “Бүлек үзенә йөкләнгән бурычларны тулысынча үти. Районыбызда тыныч, криминоген вәзгыять тотрыклы саклана. Бүлек төп күрсәткечләрне алганда эшнең нәтиҗәлелеге буенча республикада үз категориясендә беренче урында бара. Җинаятьләрнең ачылышы буенча да ел саен алдынгы позицияне саклап калуга ирешәбез. Районда кеше үтерү, көчләү, юлбасарлык итү фактлары булмады. Авыр һәм уртача җинаятьләр саны кимүе вакытында профилактика чаралары үткәрелеп барылуы нәтиҗәсе. Үтерү белән янаучы потенциаль җинаятьче буларак карала һәм законда каралган җәзаны ала. Нәтиҗәдә кешенең тормышына янаган явыз гамәл кылынмый кала. Бу – безнең өчен иң мөһиме. Җинаятьләргә каршы торуда халык белән бергә эшлибез. Районыбызда участок вәкаләтлеләренә һәрвакыт булышырга торган кешеләр яши. Яхшы эшләр өчен шартлар булуы кирәк. Хокук һәм тәртип саклау өчен Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимияте тарафыннан бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Күптән түгел бүлекнең эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, генерал-майор Дамир Сатретдинов та танышып-тикшереп китте һәм хезмәт бурычларыбызны үтәвебезне уңай яктан билгеләде”, – дип сөйләде бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов.
Җитәкче халык иминлеген беренче дәрәҗәдәге бурыч итеп саный һәм коллектив куелган максатка ирешүдә югары дисциплина, профессиональ осталык күрсәтә. Хезмәткәрләр үз вазифаларын яхшы белә, вәкаләтләрне арттыру очракларының булганы юк. Югары юридик белеме булмаганнарны читтән торып укырга кертәләр, үзләре укыганнар да шактый. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Бүлек аша юридик институтларга укырга керүчеләрнең байтагы Шәмәрдән лицеен тәмамлаучылар. Хезмәткәрләр аларга киләчәктә үзләренең эшләрен дәвам итүчеләр итеп карый. Быел, мәсәлән, составны 3 яшь хезмәткәр тулыландырган, аттестация үтүчеләр дә бар. Читтән кеше алмыйлар, җирле халыкны яхшы белгән үз кадрларын үстерәләр. Хезмәт юлын 2005 елда ПДН инспекторы булып башлаган, участок вәкаләтлесе, гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторы, Шәмәрдән полиция пункты начальниклары вазифаларында үзен уңай яктан күрсәткән Айнур Шәрәфиев хәзерге вакытта тикшерү бүлеге башлыгы. Кылынган җинаятьнең бар нечкәлекләрен ачыклауда вакытын кызганмый. Халыкка иң якын торучылар, әлбәттә, участок вәкаләтлеләре. Байтак еллардан шушы хезмәтне башкаручы Айгиз Сибатовка – Лесхозда, Дилюс Гыйлемхановка Сабада һәркем яхшы таныш. Халык та аларны белә һәм ихтирам итә. Бүлек оперативлык тәэмин итү өчен барлык төр махсус чаралардан, элемтә системасыннан, транспорт паркыннан нәтиҗәле файдалана.
Васил Шәрифулла улы әйткәнчә, бурычларның уңышлы үтәлүе көндәлек тынгысыз хезмәт, күп еллар дәвамында тупланган тәҗрибә нәтиҗәсе. Бер көн тырышлык белән генә ерак китә алмыйсың.
“Прокуратура, суд, миграция, приставлар хезмәте, җәмәгать оешмалары белән нык хезмәттәшлек итәбез. Район башлыгы каршында һәр атнада хокук саклау органнары киңәшмәсе үткәрелә. Террорга каршы комиссия бик нәтиҗәле эшли. Тәртип булдыруда ирекле халык дружиналары, административ комиссиянең дә шулай ук роле зур. Мәчетләр белән яхшы элемтә тотабыз. Ят, чит кешеләр пәйда булганда безгә хәбәр керми калмый, шунда ук тикшерәбез. Дини йола башкара икән, бер сүз юк, ирек. Экстримизм күренешләренә генә урын куелмасын. Бүлекнең үз подразделениеләренең үзара хезмәттәшлеге шулай ук алгы планда. Кичке якта кабат бергә җыелабыз. Бүгенге куелган бурычлар ничек үтәлде, иртәгә нәрсә эшләргә җыенабыз – шулар хакында сөйләшәбез. Иң начары – битарафлык. Моңа урын булмаска тиеш”, – ди җитәкче.
Дәвамын «Саба таңнары» газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев