Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Халык инспекторлары - иминлек сагында

Соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очраклары җәмәгатьчелекне аеруча нык борчыган күренешкә әйләнеп бара.

Имгәнүчеләр, үлүчеләр  саны  арта. Юлларда тәртип сакчылары, фотовидеорадар  системалары барысын да күреп бетерә алмый. Шул максаттан Татарстанда «Халык инспекторы» кушымтасының яңартылган версиясе эшләтеп җибәрелде. Ягъни юл хәрәкәте кагыйдәләрен  үтәмәүчеләр  белән халык  үзе дә  көрәшергә  тиеш. Әлеге кушымта ярдәмендә юлларда киеренке  вәзгыятьне җайга  салуга зур өметләр баглана. Халык инспекторы дәүләт инспекторларына ярдәм итәргә теләгән очракта ниләр эшләргә тиеш  соң?

Бу  сорау белән  ГАИның  район  бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязовка  мөрәҗәгать иттек.

“Телефонга әлеге мобиль кушымтаны  урнаштырырга һәм  видеоны кагыйдә бозу вакытында төшерергә  кирәк, аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш. Кушымтаның эш рәвеше мондый – аны ачуга ук камера кушыла, бу хокук бозуны шундук төшерергә ярдәм итә", –диде  баш автоинсектор. –  Видео кыскача тасвирлама белән материал кушымта аша Дәүләт автоинспекциясе базасына җибәрелә. Аноним рәвештә шикаять калдыру мөмкин түгел – мөрәҗәгать итүче һәркемнең шәхесе ачыклана. Теркәү объекты булып йөртүчеләр генә түгел (мәсәлән, газонга машина кую, кызыл утка чыгу яки тоташ сызыкны кисү), кагыйдә бозучы җәяүлеләр дә торырга мөмкин.

Матди кызыксындыру тәр­тибе ничек?

 –2025 елдан система кулланучыларына бүләк түләү тәртибе расланды. Бу – гражданнарның активлыгын сизелерлек арттырган төп яңалык. Бүләк күләме (керем салымы тотылмаганчы) кызыл утка стоп-сызык аша чыгу – 230, иминлек каешын эләктермәү (йөртүче яки пассажир), мотоциклчы яки аның пассажиры шлемсыз — 300, җәяүле яки велосипедчыны үткәрмәү,  хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшү — 435 сум, машинадан чүп ташлау– 1150, каршы як полосага яки каршы юнәлештәге трамвай юлларына чыгу  1450 сум. Әлеге  суммалардан 13 процент керем салымы тотыла. Телефон хәтерендәге әзер язмаларны йөкләргә ярамый – видео шул ук вакытта төшерелеп җибәрелергә тиеш.

Бер үк хокук бозу турында берничә кеше хәбәр итсә, бүләкне берсе генә ала (калганнарның гаризалары исәпкә алына, ләкин түләүсез).

Руль артында утырып видео төшерергә ярамый, моның өчен “халык инспекторы”ның үзенә штраф салынуы мөмкин.

–Саба районында юлларда тәртип сакчыларына ярдәм итү очрагы бармы?

–Без Дәүләт автоинспекциясе базасындагы мәгълүматны әйтә алмыйбыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне түләүсез дә видеога төшереп җибәрергә  әзер кешеләр бар. Проектны яклаучылар моны юлларда, бигрәк тә ДПС экипажлары сирәк йөри торган урыннарда, тәртипне арттыруның нәтиҗәле коралы дип саный. Билгеле, бу яңалык гражданнарны бүләкләү өчен генә түгел, ә иң элек юлларда тәртип булсын өчен кертелде. Гражданнар контроле кирәклеге борчулы саннар белән раслана. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, 2026 ел башыннан республикада 228 юл-транспорт һәлакәте булган, аларның һәр бишенчесе үлемгә китергән. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм! Кагыйдәләрне тө­гәл үтәгез! Онытмагыз, юлда иминлек безнең һәрберебездән тора.

Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев