Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык сәламәтлеге сагында торучылар

Якшәмбе көнне медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттек

  Барлык табибларны, шәфкать туташларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!  Ак халат ияләре үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләләр. Алар пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булышалар. Армый-талмый хезмәт куйганнары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтәбез, үзләренә дә бик яхшы сәламәтлек телибез!

 Узган атнада, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба үзәк район хастаханәсендә ак халат ияләре өчен зур семинар булып узды.  «Төрле авырулы пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбе эшен оештыру» дигән исем астында узган эшлекле очрашуга  фельдшер-акушерлык пунктларының урта медицина хезмәткәрләре, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарының үзәк район хастаханәләренең оештыру-методик кабинетларының өлкән фельдшерлары чакырылган иде.

Семинарны ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Фельдшерлар советы рәисе, Республика клиник хастаханәсенең оештыру-методик бүлеге фельдшеры Айдар Гомәров ачып җибәрде. Алга таба «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге»нең гигиена тәрбиясе буенча табибы Розалия Харисованың «Республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләрендә хроник йогышлы булмаган чирләр белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбендә дәресләр оештыру һәм үткәрү тәртибе»дигән темага чыгыш тыңланды. «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» нутрициологы Гүзәл Мөхетдинова сәламәтлекне саклау өчен ничек дөрес итеп тукланырга кирәклеге турында сөйләде.

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәре  Фарида Галимуллина структуралы электрон медицина документларын тутыру һәм формалаштыру тәртипләре белән таныштырды. Табиб- терапевт Айгөл Тазниева, эндокринолог Илзирә Зарипова, Шекше фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлчирә Абдерахманова да сәламәтлек саклау темасына кагышлы чыгышлары да тыңланды. 

Чыганак: Район үзәк хастаханәсенең ВК төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев