«Халык участковые 2026» конкурсында районыбыз данын — өлкән лейтенант Динар Гыйльметдинов яклый
2026 елның 11 августында «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсының беренче төбәк этабы старт алды.
Әлеге бәйге хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эшен ачыклау, аларга карата халык ышанычын арттыру һәм иң яхшы участок полициясе вәкилләрен сайлап алу максатыннан үткәрелә.
Намуслы хезмәткәр, өлкән лейтенант Гыйльметдинов Динар Дамир улы өчен тавыш бирергә чакырабыз. Аның профессиональлегенә, ярдәмчеллегенә һәм районда яшәүчеләр белән уртак тел таба белүенә лаеклы бәя бирәбез.
Динар Дамир улының конкурс җиңүчесенә әйләнүе аның эш нәтиҗәләре, тулаем Саба районы полиция бүлегенең абруен күтәрү дә булачак. Тавыш биреп, сез гаделлек сагында торучыларның авыр һәм җаваплы хезмәтенә ихтирамыгызны күрсәтә аласыз.
Барыгызга да актив гражданлык позициясе өчен зур рәхмәт! Бердәм булыйк, бергәләп без үзебезнең иң лаеклы вәкилгә ярдәм итә алабыз.
https://16.мвд.рф/folder/93534387
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев