Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Хәрби операция ветераннары һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләре ифтар мәҗлесендә катнашты

Ифтарда Саба районыннан да катнаштылар

Мөселманнарда 19 февральдә изге Рамазан ае башланды.

“Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан филиалы Казанда Алсу Маликова җитәкләгән үзәк ярдәмендә махсус хәрби операция  ветераннары һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләре өчен ифтар мәҗлесе оештырды.

Авыз ачу программасы барлык мөселман традицияләрен саклап оештырылган  уртак табынны үз эченә алды һәм җылы, ихлас мохит тудырды. Кунаклар өчен яшь артистлар концерт программасы белән чыгыш ясады.

Аеруча аралашуга игътибар бирелде: ветераннар һәм гаилә әгъзалары үз фикерләре, хатирәләре белән уртаклаша, бер-берсенә терәк һәм рухи ярдәм таба алдылар.

Ифтарда Саба районыннан  хәрби бурычларын үтәәндә һәлак булганнарның  әниләре, ялгыз калган хатыннары, туганнары – 11 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев