Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хат ташучы Хәния Шиһабиева: «Хезмәтем белән башкаларга кирәк булуыма шатланам»

Хат ташучылар газет-журналларның абунәчеләребезгә вакытында барып җитүендә төп рольне башкаралар. Бүгенге язмабыз да үз эшенә зур җаваплылык белән караган тырыш хат ташучыларның берсе турында.

Хәния  Габделһади кызының Иштуганда хат ташучы булып эшли башлаганына 10 ел була. Явлаштау авылында туып-үскән кыз  мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге ала. Авылдашы Илфат белән гаилә корганнан соң, 1992 елда  Иштуганга килеп төпләнәләр.  Биредә башта иминият агенты,  авыл Советында  бухгалтер,  аннары леспромхоз кибетендә эшли.  Кибет Лесхозга күчкәч, ул хат ташучы булып урнаша. 

“Кибет белән   почта янәшәдә генә иде. Почтага  бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр килүен күрә идем.  Шуларга ярдәм итәсем, кулымнан килгәнчә игелек кыласым килде. Холкым белән аралашучан кешемен”– дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хәния ханымның  җилкәсенә күп төрле вазифалар йөкләнсә дә, эшеннән һич зарланмый. Киресенчә, башкаларга ярдәм итә алуына,  авыл халкының көн дә   “рәхмәт”ен  ишетүенә  бик тә бәхетле ул. Хезмәт хакына да шөкер итә белә.  Ә  иң бәхетле кеше – шөкер итә белгән кеше, диләр.  Хәния дә шундый күркәм затлардан.

Хат ташучы һөнәре беркайчан да җиңелләрдән  булмаган. Заманалар үзгәрсә дә, аларның хезмәт төрләре арта гына бара. Бүгенге көндә хат ташучы газета-журналларга яздырып, аны таратып, хат-посылкалар өләшеп кенә калмый, коммуналь   хезмәтләргә  түләүләр дә кабул итә,  кибеттә  көндәлек  кирәк-яраклар да  сата . Елның-елында гәзит-журналларга яздыру, товар сату планын үз вакытында үтәп бара.   Боларның барына да  берүзе  ничек өлгерүенә сокланасың.

“Заман  үзгәрә дип  нәрсә генә әйтсәләр дә,  бер язылган кеше газета-журналлардан аерылмый.  Мин   10 ел элек  язылучылар белән ничек эшли башласам,  шул ук кешеләр белән дәвам итәм. Иштуганның күпмилләтле төбәк  икәнлеген дә беләсез. Удмурдлар, руслар, татарлар һәрберсе үз милли басмаларына языла. Район газетасы рус телендә чыкса, язылыр идек, диючеләр дә бар. Авыл халкы белән эшләргә бик җайлы, бик яратам үзләрен.  Телефонымда ватсапта   почта  группасын булдырдым. Яңалык, халыкка җиткерәсе хәбәрләрне теркәп барам. Ул яктан да бик җайлы”, –дип сөйли  ул.  Атнаның өч көне генә төп   эш көннәре  саналса да,   вакыт белән исәпләшми, икенче көнне  иртән  зур сумкасын җилкәсенә салып,  таратылып бетелмәгән газета-журналларны ияләренә җиткерә.  Иштуган – таралып урнашкан торак пункт, хат ташучыга күп юллар узарга туры килә.  Әмма  һәр йортта көтелгән кунак кебек  каршы алулары,  “Безне ташлый күрмә, исән-сау эшлә”, дип елмаеп озатып калулары  аңа көч-дәрт кенә   өсти.

Ә кояш кебек балкып торган хат ташучы Хәния Шиһабиева  булганда   авыл халкы да  вакытлы матбугатка  бик теләп языла. Елена Әхтәмҗанова, Нурия Шакирова, Люба Варламова, Зәлминә Хәсбиева, Гөлсинә Дәүләтшиналар  7-8әр газета-журнал алдыралар икән.   Якты йөзле  Хәния  бистә халкына хатлар, газета-журналлар гына түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата.

  “Хезмәтем белән башкаларга кирәк булуыма, мине  хөрмәт итүләренә   шатланам”, –  дип елмая Хәния.

  Гаиләсендә дә ягымлы хатын, кадерле әни , дәү әни  ул.  Инде ике кызлары үз тормышларын корып, дүрт онык сөю бәхетен кичерәләр. 

 “Газета- журналларга гомер буе язылабыз. Элек ничек  алдырсам, бүген дә нәкъ шулай  язылам.  Мин интернеттан уку түгел,  басмаларны кулга тотып уку ягында.  Күбрәк журналлар укырга яратам.  Хәния эшен бик җиренә җиткереп башкара.  Йомышым булмаса да,   якты йөзен күрергә, бер хәл белергә булса да почтага кереп чыгам. Авыл халкы белән уртак тел табып, бик яхшы эшли. Күңеле ачык. Елмаеп кына тора”, – дип фикерләрен  бүлеште  Нәфисә ханым Лукина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев