Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТР җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүдә шәхси өлеш керткәне өчен ТР Саба районы буенча 1 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы ярдәмчесе Алсу Ильизар кызы Гыйльманова ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык Департаментының территориаль бү­леге җитәкчесе Фәридә Ринат кызы Вәлимөхәммәтова; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район финанс-бюджет палатасы баш белгече Рузалия Мулланур кызы Дәүләтшина; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Рафаэль улы Йосыпов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керт­кән өле­ше өчен «Саба дулкыннары «те­ле­радиокомпаниясе» тавыш ре­­жис­серы Илдус Миңнехан улы Әхмәтгалиев; халыкны социаль яклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Югары Утар балалар интернат-йорты» өлкән тәрбиячесе Гөлнара Рәйхан кызы Хәбибуллина; халыкны социаль яклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бү­леге социаль хезмәткәре Розалия Котдус кызы Нурмиева; «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»ның  физиотерапия буенча шәфкать туташы Гөлназ Риаз кызы Хәсбиева; «Балкыш»  тернәкләндерү үзәгеөлкән шәфкать туташы Алсу Данис кызы Шәрәфетдинова; авыл ху­җалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен «Симет» җәмгыяте терлек караучысы Дамир Касыйм улы Вәгыйзов; тракторчы Рәсим Расих улы Вәлиев; кладовщик Тәлгать Әхмәтгәрәй улы Галимов; авыл хуҗалыгы тармагының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен шушы хуҗалыкның баш бухгалтеры Резеда Шаһинур кызы Сәүбанова; “Нырты” җәмгыяте механизаторлары Илгизәр Габделгаппас улы Заһидуллин;  Рәдиф Азһәретдин улы Мөхлисов; "Курсабаш" җәм­гыятенең машина белән сыер саву операторы Рәзилә Шамил кызы Әхмәтҗанова;  тракторчы Рамил Нургали улы Рәхимуллин; “Юлбат” җәмгыятенең  машина бе­лән сыер саву операторы Фәнзия Сөләйман кызы Хәйбиева Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев