Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Фәридә Ринат кызы Вәлимөхәммәтова Саба муниципаль районының Алтын билгесе белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен Лесхоз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузия Рафаэль кызы Шакирова; халыкны социаль яклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Абросимова Любовь Александровна; «Балкыш «тернәкләндерү үзәге» каравылчысы Зөлфирә Зөфәр кызы Әхмәтова; “Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты” директоры урынбасары Айрат Алтынбай улын Тимербаев; котельная операторы Рафаэль Кәшафетдин улы Хәйретдинов; торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Саба торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе»нең чүплек диспетчеры-сакчысы Фәрит Миңнехаҗи улы Мөбәрәкшин; социаль яклау органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасындагы намуслы хезмәте өчен «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»баш бухгалтеры Йолдыз Ильяс кызы Минһаҗева; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Игенче” җәмгыяте машина йөртүчеләре Рашат Габделбәр улы Әхәтов; Азат Тимербай улы Галимов; Николаев Руслан Николаевич; сыер савучы Гөлсинә Раил кызы Идиятова; бозау караучы Рифнур Ренат улы Мәхмүтов; тракторчы-машинист Айнур Миңнебай улы Сәгыйтов; «Туган Як» җәмгыяте машина йөртүчесе Илһам Кыям улы Билалов; «Лукоз Саба» җәмгыяте сыер савучылары Айсинә Раян кызы Җәләлетдинова; Наргизә Гөләм кызы Шодманова; «Курсабаш» җәмгыяте тракторчысы Динар Фиргать улы Акбиров; "Юлбат” җәмгыяте бозау караучысы Гөлсинә Габделфәрит кызы Гомәрова; сыер савучы Гөлшат Рашат кызы Дәүләтҗанова; ветеринария фельдшеры Илфар Габдулла улы Мәүлетов; зоотехник-селекционер Раида Раян кызы Нуретдинова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Симет» җәмгыяте хезмәткәре Айрат Рәфкать улы Гатиятов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев