Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күр­сәткечләргә ирешүләре өчен «Саба» җәмгыяте Са­тыш бүлекчәсе бригадиры Рафил Рафаэль улы Фәрхуллин; районның агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хез­мәте өчен «Сабылен» җәмгыяте механизаторы Надир Нәзим улы Гыйльметдинов; "Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе" ашлык цехы эшчесе Кутузова Ирина Николаевна; ветеринария өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" ветеринария санитары Марсель Шәүкәт улы Хафизов; күпьеллык нәтиҗәле хез­мәте һәм радиотапшырулар челтәрен үс­­те­рүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өл­еше өчен Татарстан Республикасы «Радиотелевизион тапшырулар үзәге»нең Шәмәрдән цехы радио һәм телевидение ча­ралары электромеханигы Илнар Ил­ги­зәр улы Хәйретдинов;  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба таңнары” газетасы редакциясе” баш мөхәррире-җитәкчесе Рөстәм Габдерәүф улы Исмәгыйлев Саба муниципаль рай­­­оны Башлыгының Рәхмәт хаты белән бү­ләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба таңнары” газетасы редакциясе” хәбәрчесе Фәридә Фәрид кызы  Вилданова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүгә керткән зур өлеше өчен торак-коммуналь тармак ветераны Әхмәт Хөрмәт  улы Газизов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев