Хезмәт кешесен данлыйбыз
Бүген Сабада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16нчы Республика яшь комбайнчылар конкурсы финалы башланды.
Бүген Сабада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16нчы Республика яшь комбайнчылар конкурсы финалы башланды. Бәйге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт аграр университеты һәм район хакимияте тарафыннан оештырылды. Конкурска 15 районнан 23 яшь комбайнчы килде. Районыбыз данын”Саба” җәмгыятеннән Илназ Сабиров, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Ильяс Миңнегулов белән Илнат Гайсин яклый. Финалистларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика проекты авторы, “Россия-24” телеканалындагы “Агробизнес” программасын алып баручы Дмитрий Второв һәм башкалар котлады. Конкурс әләмен Алексеевск районынннан былтыргы җиңүче Артем Титов һәм Сабадан Ильяс Миңнегулов күтәрде.
Яшь игенчеләр үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр. Башта аграр көллияттә тест үттеләр, “Акрос” һәм “Клаас” комбайннарында эшләү күнекмәләрен күрсәтте. Боларның барысын да компетентлы жюри бәяләде.
Яшь комбайнчылар конкурсының җиңүчеләре ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев