Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт сөяр Илсөяр

Үз эшен шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып башкаручы кешеләр һәрвакыт сокландыра. “Сатыш” бүлекчәсе фермасында 20 елга якын сыерлар савучы Илсөяр Хәсәнова белән танышкач, аның хезмәт сөючәнлеген күреп, терлекчегә карата хөрмәтем артты.

  Фермаларга яңа технологияләр үтеп  керсә дә,  бу хезмәттә физик көч тә,  сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. Илсөяр Хәсәнова  әнә шул сыйфатларга ия.

Баландыш  авылында туган кыз  Лаеш  авыл хуҗалыгы техникумы дипломы белән хезмәт юлын туган  ягында  икътисадчы вазифасында башлый. Сатыш егетенә кияүгә чыккач, балалар укырга  кергәнче амбарда эшли дә, күршесе – ферма мөдире Илнар Сибгатуллин тәкъдиме белән фермага  килә. “Шуннан  соң белгечлегем буенча эш эзләп  йөрмәдем инде. Җырдагыча, без бит  авыл  кызлары, кыен  якларына ияләндем, малларны яраттым.  Еллар дәвамында хезмәт тәҗрибәсе дә тупланды. Хәзер үзебезнең группада Рәсилә  Мөхәммәтҗанова белән ике  сменада  90-95  сыер  савабыз. Бер  сыерга 30 литр чамасы сөт туры  килә. Тагын  да  югары продуктлылары  бар. “Лавсан” – 46,  “Юртак”  47 литр тирәсе сөт  бирә. “Ай”ның да продуктлылыгы  40  килограммнан артык. Таналар арасында да беренче лактациядә үк сөтлебикәләр байтак була. Мул савым алыйм дисәң, сыерлар күзенә көн дә күренергә кирәк. Ачуланырга ярамый. Кул арты китмәсенгә больничныйга  да чыкканым,  ял иткәнем юк”,– ди Илсөяр.

Ул бүген  “Сатыш” бригадасында гына түгел, район күләмендә иң яхшы сыер савучыларның берсе. Юкка гына “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеменә тәкъдим ителмәгән. Моның өчен хезмәт күрсәткечләренең бик яхшы булуы кирәк

Коллективта аны хөрмәт итәләр. Хуҗалык зоотехнигы Ленар Вәлиев сыер  савучы хакында җылы сүзләр әйтте.

“Илсөяр апа – бар  яктан үрнәк  хезмәткәр. Барлык  зоотехния,  ветеринария таләпләрен төгәл үти. Раздойдагы, аз продуктлы һәм ташланган сыерларны алар өчен каралган рационга вакытында күчерә. Хезмәттәше белән торакны һәрвакыт чиста тоталар, маллар кәефсезләнә икән, вакытында белгечләргә җиткерәләр. Тырыш, булдыклы авыл уңганнарына киләчәктә дә сәламәт булып, шушы өлкәдә үрнәк  күрсәтүләрен телибез”,– ди  ул.

Илсөяр Хәсәнова хезмәттә югары  күрсәткечләргә ирешкән терлекче буларак, район Сабантуенда мәйдан  уртасына  чакырылачак. Ә 90 сыерның “хуҗабикәсе” һаман эше турында  уйлый. “Сорауларыгыз беттеме,  икенче  сменадагы Рәсилә  килеп  җиткәнче сыерны  чылбырга бәйләргә торакка  кертәсем бар”,– диде  ул ашыгуын   күрсәтеп.  

 Илсөяр Хәсәнова быел 5  айда 1771 центнер  сөт савуга ирешкән. Бу былтыргының шушы  чоры   күрсәткеченә карата 100 центнерга   күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев