Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Хезмәт хакын -65-68 мең кулга алабыз»

Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, сәламәтлек тә, түземлек тә кирәк. Һәм, иң мөһиме, малларны ярату.

 Ике басу  Арташ авылы кызы Вәсимә Тимербаевага шундый сыйфатлар  хас. Ул 2004 елдан эшли. Хәзерге  вакытта   «Европараллель” тибындагы   компонентлар куелган торакта күршесе  Әнәс Ибраһимов  белән  407 сыер сава. Эшкә иртәнге 2дә  киләләр. Торакта робот куелмаса да, хезмәт процессы компьютерлаштырылган. Махсус приборлар сыерның номерын, савып алынган сөт күләмен күрсәтә.

“Бер сауганда  20 литрдан  артык  сөт биргән сыерлар бар. Малкайлар үзләренә яхшы мөнәсәбәттә булганны аңлый, ярата. Мин 20 ел пекарняда ипи  пешердем, сыерлар  сава башлагач та бу эшне ташламадым.  Хәзер фермада гына.  Җитәкчебез, коллективыбыз яхшы,  хезмәт хакы вакытында бирелә”,– ди Вәсимә ханым.

Күршесе Әнәснең сыерлар сава башлаганына  4нче ел киткән. Аңарчы Арташта   эшләгән. Яше 30да гына булса да, биш бала әтисе ул. Авылда  калучыларга 80/20 программасы буенча  2022 елда төзелгән 160 квадрат метрлы  йортта  яшиләр.  Зурлыгына аптырамагыз, чөнки  өйне  салганда хуҗалык та 560  меңне өстәгән. Биш балалы гаиләгә  акча кызганыч түгел.

“Хезмәт  хакы да әйбәт, 65-68 мең  кулга алабыз. Бөтен җирдә алай  түләмиләр.  Акчасын алгач бөтен  авырлыгы онытыла”, –ди Әнәс. 

Алар 2023 елда бер  сыердан 12380 килограмм  сөт  сауганнар.

“Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев