Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын исбатладылар

Күптән түгел армия сафларыннан кайткан егетләр ГТО нормаларын тапшырды.

Кичә Байлар Сабасының "Гаилә" паркында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар арасында ГТО нормативларын кабул итү булды.

 Казан республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче райондашыбыз Динә Шәрәфиева һәм июль аенда гына армиядан кайткан Рөстәм Хәйбриев, Айгиз Мөбәрәков, Руслан Шәрипов, Илназ Абдуллин, Антон Антонов үзләренең көчләрен сынап карады.

Егетләр һәм кызлар тиешле нормаларны үтәп, уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар барысы да мәктәп эскәмиясеннән районда һәм Республикада уздырыла торган спорт чараларында катнашып, зур уңышларга ирешкән егет-кызлар.

"Армиядә хезмәт итү- үзен хөрмәт иткән һәр ир-атның бурычы. Өстәвенә, ирләр өчен бу тормыштагы иң яхшы мәктәп", - дип, үз фикерләре белән уртаклашты егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев