Хезмәттә дә, спортта да алдынгылар сафында
Районыбызда быел унберенче тапкыр «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте филиалларының республикакүләм спартакиадасы узды.
14 февральдә “Сабантуй” спорт-күңел ачу комплексына республиканың 9 филиалыннан юл төзүчеләрнең куәтле һәм бердәм коллективлары җыйналды.
Спартакиаданың төп максаты чаңгы спортында иң җитезләрне билгеләүгә юнәлдерелгән булса да, ул юл төзүчеләрнең үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, ял бәйрәменә дә әверелде. Республика буенча җыйналган юлчыларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләп, катлаулы хезмәтләрендә уңышлар һәм спортта яңа җиңүләр теләде. Шулай ук “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов кунакчыл Саба төбәгенә, хезмәтне дә, ялны да югары дәрәҗәдә оештырган филиал директоры Марат Гариповка һәм ул җитәкләгән коллективка олы рәхмәтен белдерде. “Мондый спорт чаралары эшнең яхшырак баруына да йогынты ясый. Юл төзү кебек авыр хезмәттә булганнар, әлбәттә, табигать кочагында ял да итәргә тиешләр. Саба филиалы хезмәттә дә, спортта да алдынгылар сафында”, – диде Наил Хәйретдинов. Биредә күңелең теләгән спорт төрендә көч сынашырга өлкәннәргә дә, балаларга да бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Хәрби тематикага киң урын бирелеп, солдат кухнясы боткасыннан да авыз итәргә мөмкин булды. Чаңгы ярышы хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 3 яшь аралыгында үткәрелде. Саба филиалыннан Лилия Гарипова, Илфат Фатыйхов, Гүзәлия Шакирова, Фәнил Мансуров 1нче, Альмир Солтангәрәев, Гөлназ Мостафина 2нче урынга лаек булдылар. Гомум исәптә бәйрәмнең хуҗалары – Саба филиалына тиңнәр булмады. Икенче урынны– Аксубай , өченче урынны Мамадыш филиалы командасы яулады. Җиңүчеләрне Расих Закирҗанов тәбрикләп, республиканың, шул исәптән районыбызның юллар төзелешендә зур өлешен керткән коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев