Хуҗалык җитәкчесе хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады
«Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр һәрвакытта да зур ихтирамга лаеклы кешеләр»,- ди Алмаз Зарипов.
"Игенче" ҖЧҖ дә хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлау традициясе күп еллар дәвам итә. Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр һәрвакытта да гомуми ихтирамга лаеклы кешеләр. Менә быел да бәйрәм алдыннан җәмгыять җитәкчесе Алмаз Зарипов җәмгыятьтә эшләүчеләрне тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, якынлашып килүче Яңа-2026 нчы ел белән котлады. "Игенче" җәмгыятенең барлык хезмәтчәннәренә яраткан һөнәрләренә тугрылыклы булулары, узып баручы елда башкарган зур хезмәтләре, яхшы хезмәт нәтиҗәләре өчен рәхмәтен җиткереп аларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев