Хуҗалыкта эт асрау уен эш түгел
КОТЫРУГА КАРШЫ ПРИВИВКА ЯСАУ ДА МӨҺИМ
Күптән түгел Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә фаҗигале хәл булды: мәктәптән кайтучы 9 яшьлек балага уннан артык сукбай эт һөҗүм ясаган. Бик күп җәрәхәтләр алган кыз хәзер хастаханәдә ята, аның гомере өчен табиблар көрәшә. Мондый хәлгә беркемгә дә тарырга язмасын, әлбәттә. Шулай да урамда сукбай этләр белән очраша калганда нишләргә сон? Алар яныннан йөгереп түгел, тыныч кына узып китәргә тырышыгыз. Эт куркуны һәм борчылуны яхшы сизә. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз һәм чапмагыз. Эткә аркагыз белән борылмагыз, әкрен генә артка таба чигенү ягын карагыз. Шулай да тешли икән, мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
Безнең районга килгәндә, сукбай этләр күп димәс идем. Ләкин күренгәләп торалар. Аларга юлыгучыларның тиз арада авыл (шәһәр) җирлеге башлыгына җиткерүләре сорала. Алар заявка алып, сукбай этләр белән эшләүче лицензияле оешмаларга хәбәр итәләр. Йорт хайваннарын тотуның өстәмә таләпләрен үтәүдән баш тартучылар закон нигезендә безнең инспекторлар аша җаваплылыкка тартылалар. Әйтик, Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.18.1 статьясында этләрне теркәү кагыйдәләрен сакламаучыларның 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штрафка тартылачагы турында язылган. Бер ел эчендә шушы хәл тагын кабатланса, штраф 5 мең сум тәшкил итәчәк.
Барлык эт тотучыларның яки асрарга алучыларның мәсьәләгә бик җаваплы караулары кирәк. Бу – закон таләбе генә түгел, ә сезнең дүрт аяклы дустыгызның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту да. Урамнарда эт белән йөрергә теләүчеләр аны бары тик муенчак һәм борынчак киертеп кенә алып чыгарга тиешләр. Шушы кагыйдәләр үтәлмәгән өчен дә штрафлар каралган.
Эт асрауга кагылышлы өстәмә сораулары булган кешеләр район ветеринария берләшмәсенә (тел: 2-30-93) мөрәҗәгать итә алалар.
Зөлфәт Ганиев,
район ветеринария берләшмәсе начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев