Янган коры үләнне сүндергәндә кеше мәете дә табылды
Кичә 18 сәгатьләр тирәсендә янгын частена Иске Икшермә белән Өчнарат авыллары арасындагы болында коры үлән януы турында хәбәр алына.
Кичә 18 сәгатьләр тирәсендә янгын частена Иске Икшермә белән Өчнарат авыллары арасындагы болында коры үлән януы турында хәбәр алына. Утны сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр ир-ат мәетенә дә юлыгалар. Ул Иске Икшермә авылы кешесе булып чыкты. Хәзер тикшерү бара, кеше үлеменә китергән сәбәпләр ачыклана. Фаҗига уңаеннан быел табигатьтә учак ягу, коры үлән яндыру тыелганлыгын тагын бер тапкыр граҗданнарның исләренә төшерә килә. Республикада 26 апрельдән янгын куркынычы режимы да кертелде. Коры үлән яндырган өчен гражданнарга – 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 15 меңнән 30 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф яный. Кеше үлемен бернинди штрафлар белән дә кайтарып булмый. Ут белән сак эш итик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев