Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр һәм язмышлар

Районыбызның тарихи шәхесләрен барлыйбыз

Ярмиева Мөнәвәр Шәкүр кызы

1959-1963 елларда 66нчы Саба сайлау округы буенча Татарстан АССРның V чакырылыш Югары Советы депутаты.

1930 елның 13 декабрендә ТАССР Саба районы Байлар Сабасы авылында туган. 1940нчы елларында терлекчелеккә эшкә килә. Саба районының “Кызыл көрәш” колхозында бозаулар карый. 1954 елның 5 ноябрендә ТАССР Югары Советы Президиумы карары белән 1954 елгы авыл хуҗалыгы елында беркетелгән 22 бозауны 6 ай буена саклап үстергәне һәм һәр бозауның авырлыгын тәүлеккә уртача 800 граммга арттыруга ирешкәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1956 елдан сыерлар сава. 1957 елда һәр сыердан 2372 литр сөт сауганы өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. 1959 елда аның кандидатурасы Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп күрсәтелә һәм шул ук елның 1 мартында булып узган сайлауларда ул 66 нчы Саба сайлау округы буенча Татарстан АССРның V чакырылыш Югары Советы депутаты мандатына лаек була.  2020 елның 17 гыйнварендә вафат булды.

 

Галиев Габделхак Гали улы

Социалистик хезмәт герое, 1963-1967 елларда 170 Теләче округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты, Ленин исемендәге совхоз директоры.

1916 елның 2 августында  Олы Нырсы авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1934 елда «Кремль» колхозының гади колхозчысы буларак башлый.  1941 елның июнендә районда беренчеләрдән булып үз теләге белән фронтка китә. 1942 елда каты яралангач, туган авылына кайта. Авылдашлары аны колхоз җитәкчесе итеп сайлый. Берничә елдан ул Теләче районы җир эшләре бүлеге мөдире итеп күчерелә. 1953 елда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, аннары район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1961-1977 елларда Саба районы Ленин исемендәге совхоз директоры була. Үзе җитәкләгән хуҗалыкта даими рәвештә югары икътисади күрсәткечләргә ирешүе өчен 1966 елда Габделхак Гали улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. 1990 елда вафат булды.

 

Закиров Үзбәк Садыйк улы

(1962-1974 елларда КПСС Саба район партия комитеты секретаре.)  1971-1974 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

1925 елның 25 маенда ТАССРның  Балтач районы Комаров-Завод авылында туган. 1942-1943 елларда Кызыл-Юл  МТСында тракторчы булып эшли. 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. Ерак Көнчыгышта  империалистик Япониягә каршы сугыша, өлкән сержант. Армиядән соң, 1946-1947 елларда, Кызыл-Юл районының Апса  җидееллык мәктәбендә укыта. 1947-1953 елларда Кызыл Юл районының комсомол, партия органнарында эшли. 1956-1961 елларда – КПССның Мамадыш районы партия комитеты II секретаре, Мамадыш районы башкарма комитеты рәисе. 1961-1962  елларда- КПССның Әгерҗе райкомының  I секретаре.1962  елның декабрь- 1965 елның март айлары КПСС өчен  шактый четерекле була. Беренчедән КПСС Үзәк комитеты беренче секретаре Н.С.Хрущёв,  артык уйлап бетермичә, районнарны берләштерә.  1962  елның 12 декабрендә Саба, Кукмара һәм Тәкәнеш районнарының халык депутатлары Советларының берләштерелгән сессиясендә  эреләндерелгән Саба районы барлыкка килә. 1963  елның 7  мартында халык депутатларының Саба районы Советының беренче сессиясе уздырыла. Анда алда әйтелгән 3 районга 121 депутат сайланып куелган була. Шушы рәвештә район 1965  елның гыйнвар аена кадәр яши. Әмма сүлпәнлек сизелә. 1964 елның 25 декабрендә узган район Советы сессиясендә 121 депутатның 60 гына катнаша. Ниһаять, 1965  елның 27 февралендә узган Саба район Советы сессиясе Саба районы ягы депутатларыннан гына тора. Икенчедән, 1962 елда  КПСС райкомнары үзгәртелеп, колхоз-совхоз җитештерү идарәсе партия комитетларына әверелә. Шул сәбәпле, Ү.Закиров1962-1965 елларда колхоз-совхоз җитештерү идарәсенең партком сәркәтибе вазифаларын башкара. Моны КПСС район партия комитетларының I секретарлары бик авыр кичерәләр. 1965 елнын гыйнвар аеннан райкомнар янадан торгызыла. Ү.Закиров 1965-1974 елларда I секретарь булып эшли. Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, өч медаль белән бүләкләнә, VI-VIII чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты. КПССның ХХIV съезды делегаты. 1974 елның 15 июлендә вафат була. Байлар Сабасының 1нче зиратында җирләнгән.

 

Зиннурова Кәүсәрия Зиннур кызы

1963-1967 елларда 169 нчы Сатыш сайлау округы буенча Татарстан АССРның V чакырылыш Югары Советы депутаты.

1932 елның 21 июнендә Саба районы Казанчы Бигәнәй авылында туган. 1947 елда Сатыш 7 еллык мәктәбен тәмамлый. 1948-1950 елларда Икшермә МТСында үлчәүче, 1950-1951 елларда Бигәнәй медпунктында санитарка, 1952-1961 елларда Бигәнәй элемтә бүлеге начальнигы булып эшли.

 Ул 1961 елның 8 мартында хезмәт ияләре депутатларының Сатыш авыл советы башкарма комитеты рәисе булып сайлана.1963 елның 3 мартында аны ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. Ул ТАССР Югары Советы сессиясендә Татарстан АССР Югары Советы Рәисе урынбасары итеп сайлана. Үзенең соравы буенча 1971 елның 21 июленнән ул Сатыш авыл советы башкарма комитеты хезмәтеннән азат ителә. Озак еллар Аккүл бигәнәй комсомол-яшьләр сөтчелек фермасы мөдире булып эшли. 1992 елның 22 апрелендә вафат булган.

 

  Борис Павлович Мартынов

Партия һәм агросәнәгать эшлеклесе, 1963-1967 елларда Татарстан АССРның V чакырылыш Югары Советы депутаты.

1928 елның 5 июлендә Чува­шия­нең  Цивиль районы Рындино авылында туган. 1952 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Төп тормыш юлы авыл хуҗалыгы белән бәйләгән. Агроном, МТС директоры, КПССның Биектау райкомы секретаре, Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары, РСФСРның авыл хуҗалыгы министры урынбасары, РСФСРның агропромышленность комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. Саба районына кушылган Кукмара районында 1963-1967 еллардагы сайлауларда 3 округ була.  Яниль сайлау округы буенча VI чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана.Хезмәтләре өчен ике мәртәбә Хезмәт Кызыл байрагы, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1994 елда вафат булган. Мәскәү шәһәрендә җирләнгән.

 

Фазлыева (Миңнемуллина) Минекамал Миннемулла кызы

11963-1967 елларда Саба районы 174нче Тәкәнеш округыннан Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

1937 елның 19  сентябрендә  ТАССР Тәкәнеш районы Ятмас Дусай авылында туа. 1953 елда Завод-Нырты мәктәбен тәмамлый. 1954 елда Тәкәнеш районы Әбде машина-трактор станциясендә үлчәүче, 1954 елның ноябрь аенда “Кызыл Таң” колхозына гади колхозчы булып эшли башлый. 1957 елда колхозны  “Нырты” совхозы итеп үзгәртәләр һәм ул Ятмас Дусай бүлекчәсендә азык цехында эшли, 1960 елдан башлап Тәкәнеш районы, ә 1963 елның 1 гыйнварыннан Тәкәнеш районы Саба районына кертелгәч, шул ук совхозда лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә (бозау караучы) эшли. 1963 елда Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе  КПСС парткомы аны партия әгъасына кандидат итеп ала. 2013 елның 11 мартында вафат була. Ятмас Дусай авылында җирләнгән.

 

Мөхәммәтгалиева (Нигъмәтуллина) Гөлфия  Зәйнулла кызы

1963-1967 елларда Саба районы 171нче Кукмара округыннан Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

1939 елның 20 сентябрендә Кукмарада туа. Әтисе Зәйнулла Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисенә биш баланы тәрбияләп үстерергә булыша.  Кукмаранын 1нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, Кукмараның 6 нчы тегү фабрикасына машинист булып эшкә керә. Аны, 1963 елда, фабрикада эшләгәндә Саба районы  Кукмара округыннан  VI чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. Техникумнан соң мастер, цех начальнигы вазыйфаларын башкара. Ул фабрикада 1973 елның 21 июненә кадәр эшли. Лаеклы ялга чыкканчы ул Зур Кукмара почтасын җитәкли.  2019 елның 20 октябрендә вафат була.

 

Табиев Фикрәт Әхмәтҗан улы

Дәүләт, партия, совет эшлеклесе, илче, 1963-1980 елларда Саба районы сайлау округларыннан Татарстан АССРның Югары Советы депутаты.

1928 елның 4 мартында Рязан өлкәсе Әзи авылында туган. 1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, 1951-1957 елларда университетта укыта. 1959 елдан Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1960-1979 елларда 1 секретарь булып эшли. 1979-1986 елларда СССРның Әфганстандагы илчесе, 1986-1990 елларда РСФСР Министрлар Советы беренче урынбасары. 1992-1993 елларда Россия Федераль милек фонды рәисе. 1963-1980 елларда Саба районыннан 4 мәртәбә Татарстан АССР Югары Советына депутат булып сайлана. Биш мәртәбә Ленин ордены белән бүләкләнә. Татарстан, шул исәптән Саба районы үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхес. 2015 елда вафат булган. Мәскәү шәһәрендә җирләнгән.

Расих Сабиров

(Дәвамы бар).

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев