Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар турында

ТАССР депутатлары турында язмалар бирүне дәвам итәбез

 

Макаров Владимир Николаевич

1951-1955 елларда 63нче Саба сайлау округы буенча Татарстан АССР III чакырылыш Югары Советы депутаты.

              1924 елны Казан шә­һәрендә туган. 1948-1950 елларда ВЛКСМның Казан шәһәре Молотов райкомы I секретаре, 1950-1953 елларда ВЛКСМның Казан шәһәре комитеты, Татарстан өлкә комитеты I сек­ретаре булып сайлана.

  1951-1955 елларда Саба сайлау округы буенча Татарстан АССРның өченче чакырылыш Югары Советы депутаты вазифасын башкара. 1961-1972 елларда Казан шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе, ТАССР мәдәният министры урынбасары, ТАССР министрлар кабинеты кинофикация идарәсе начальнигы вазыйфасын башкара. 1963-1967 елларда икенче мәртәбә ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

 

Бәдриев Хәниф Бәдри улы

1951-1963 елларда Татарстан АССРның Югары Советы депутаты, колхоз рәисе.

  1911 елның 12 февралендә Иске Җөри (хәзер Теләче районы) авылында туган. 1929-1933 елларда Донецк шахталарында күмер чаба, аннан соң кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1937 елда авылдашлары аны Теләче районы Тукай исемендәге колхозның рәисе итеп сайлыйлар. 1941 елның июлендә үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә.  47нче гвардия дивизиясе составында Мәскәү, Ленинград, Одесса, Варшава шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Берничә мәртәбә каты яралана. 1945 елның сентябрендә яңадан колхоз рәисе итеп сайлыйлар. 1951-1958 елларда Караширмәдә “Ирек”, Тиләҗедәге “Чулпан-1”, Орымширмәдәге “Татарстанның 30 еллыгы” колхозларын үз канаты астына ала һәм М.Җәлил колхозы исеменә үзгәртелә. Өч мәртәбә Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1959 елның 1 мартында сайлаулар була һәм аны 80 нче номерлы Теләче округы буенча депутат итеп сайлыйлар. 1959 елның 12 октябрендә Теләче районы Сабага кушыла, шулай итеп Хәниф абый көтмәгәндә ТАССР Югары Советының Саба районыннан депутат булып сайлана. Бик тырыш, халык өчен бик күп хезмәт куйган җитәкче. Югыйсә аны 3 мәртәбә депутат итеп сайламаслар иде. 1965 елда персональ пенсиягә китә. 1986 елның 24 июлендә вафат була.

 

Хәбибрахманов Зиһан (Җиһангәрәй) Хәбибрахман улы

1955-1959 елларда Сатыш округы буенча Татарстан АССРның IV чакырылыш Югары Советы депутаты.

 1906 елда ТАССР Байлар Сабасы авылында туган. 1928-1929 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1929-1930 елларда Свердлов өлкәсендә эшли. 1930-1932 елларда Саба МТСында трактор бригадасы бригадиры, 1933-1937 елларда участок механигы, 1938-1945 елларда аның тырышлыгын, техниканы яхшы белүен исәпкә алып, Саба МТСы баш механигы итеп куялар. Ә белеме 4 класс кына була. 1945 елда Икшермәдә МТС оешкач, аны директор итеп билгелиләр.  1958 елда Икшермә МТСы хезмәт күрсәтә торган тугыз хуҗалык базасында “Дружба” колхозы оештырыла. Шушы колхозның рәисе итеп Зиһан Хабибрахмановны сайлыйлар. КПСС райкомының бюро әгъзасы була. 1960 елда эреләндерелгән хуҗалык “Икшермә” совхозы итеп үзгәртеп оештырыла һәм аның директоры итеп райком Равил Сабитовны, ә З.Хабибрахмановны Азин ПМКсы базасында оешкан җитен комбинаты директоры итеп билгелиләр. Ул анда лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1977 елның 23 августында вафат була. Иләбәр авылында җирләнгән.

 

Шакирҗанова Дайма Сөләйман кызы

Комсомол, дәүләт эшлеклесе, 1955-1959 елларда 63нче Саба сайлау округы буенча Татарстан АССРның IV чакырылыш Югары Советы депутаты.

 1923 елда Баулы районы Исергәп авылында туган. 1941-1943 елларда Ютазы районы Кара Кашлы авылында рус теле укыта. 1943-1945 елларда Ютазы ВЛКСМ райкомының II, I секретаре вазыйфаларын башкара. 1945-1946 елларда Мәскәү Югары комсомол мәктәбендә белем ала. 1946-1953 елларда Обком, Арча ВЛКСМ райкомында, КПССның өлкә комитетында төрле җаваплы эшләр башкара. 1953-1957 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты I секретаре булып эшли. 1955 елның 27 февралендә булып узган ТАССР Югары Советы сайлаулар вакытында ул 63нче Саба сайлау округыннан депутат булып сайлана. 1957-1964 елларда Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1964 елда аны ТАССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт серләрен саклау идарәсе начальнигы итеп белгелиләр. Дайма Сөләйман кызы бу эшне 1983 елга кадәр уңышлы  башкара.

 

Гайфетдинов Нәҗип Гайфулла улы

Партия, совет һәм хуҗалык эшлеклесе, 1959-1963 елларда 79нчы Сатыш сайлау округы буенча Татарстан АССРның V чакырылыш Югары Советы депутаты.

  1914 елда Казан губер­насы Мамадыш өязе Шекше авылында (хәзер Саба районы) туган. Ре­волюциягә кадәр, бигрәк тә аннан соңгы елларда безнең районның Шекше, Явлаштау авылы халкы эшкә Свердлау якларына китә торган булалар. Шулай итеп, Нәҗипнең әти-әниләре Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәренә китәләр. Ул анда 7 еллык мәктәп, ФЗУ тәмамлый. 1931-1933 елларда Молотов (хәзерге Пермь) дәүләт университетында укый. 1934-1935 елларда ВЛКСМның Сталин райкомы секретарь урынбасары вазыйфасын башкара. 1936-1938 елларда Кызыл армия сафларында хезмәт итә. 1938-1942 елларда Казанның 124нче, 32нче заводларында эшли. 1942-1945 елларда Татарстан ВКП(б) өлкә комитеты инструкторы була. 1942-1947 елларда ВКП(б) Чүпрәле районы II һәм I секретаре булып сайлана. 1948-1955 елларда ВКП(б) Әлки, Бондюг райкомнарында секретарь булып сайлана.  1958-1959 елларда ТАССР Министр­лар Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара.  1959-1963 елларда – 79нчы Сатыш сайлау округыннан Татарстан АССРның V чакырылыш Югары Советы депутаты. 1959-1960 елларда ТАССР Азык-төлек җитештерү сәнәгате министры вазыйфасын башкара. 1960-1973 елларда ТАССР Министрлар Советының хезмәт ресурсларыннан файдалану хезмәтен җитәкли. 1973 елда пенсиягә чыга. “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

 

Садыйков Фарук Әбделхак улы

1959-1963 елларда 67нче Сатыш сайлау ок­ру­гы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

  1922  елның 5  гыйнварында ТАССРның Арча районы Яңа Шашы авылында туган.  1937-1940  елларда Арча педагогик училищесында белем ала. 1940-1942  елларда Тукай районы Яңа Иябаш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. 1942-1944 елларда – рота политругының урынбасары, Ленин исемендәге заводның ВЛКСМ комитеты сәркатибе. 1944-1948 елларда – ВЛКСМның Киров райкомы беренче сәркатибе. 1948-1956 елларда – 1нче һөнәри училищеның директор урынбасары, Казан шәһәренең 9нчы һөнәри училищеның директоры. 1956-1958 елларда КПССның Зәй райкомы секретаре, хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты  рәисе.  1958-1959 елларда КПССның Саба райкомы I секретаре.1959-1961 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты партия органнары бүлеге мөдире. 1961-1978  елларда – КПСС Үзәк комитеты инструкторы, инспекторы.1978-1983 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана 1983  елдан лаеклы ялда. 2009 елның 11 июнендә вафат була. Казан шәһәрендә җирләнә.

 

Фасеев Камиль Фатыйх улы

Совет, партия, фән эшлеклесе, 1959-1963 елларда 65нче Шәмәрдән сайлау округы буенча Татарстан АССРның бишенче чакырылыш Югары Советы депутаты.

  1919 елның 10 маенда Самара губернасы Бөгелмә уезды Яна Писмән волосте Тимяш авылында туган (бүгенге көндә Лениногорск районы). 1936-1939 елларда Шөгер районы мәктәпләрендә укыта. 1939-1943 елларда Шөгер, Яңа Писмән районнарында комсомол, партия органнарында эшли, 1944-1959 елларда ВКП(б) Татарстан АССР өлкә комитеты лекторы, бүлек мөдире урынбасары, фән һәм мәдәният бүлеге, өлкә комитеты секретаре булып эшли. 1959-1960 елларда Татарстан АССР Югары Советы рәисе, 1959-1963 елларда РСФСРның Югары Советы рәисенең I урынбасары вазыйфаларын башкара.  1959-1963 елларда 65нче Шәмәрдән сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана. 1963 елдан башлап Казан дәүләт университеты доценты, профессор. Ике “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе. 2005 елда вафат булган.

(Дәвамы бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев