"Яшьлек" лагеры сменасының ябылу тантанасы
2018 елның 3 август көнне "Яшьлек" лагеры сменасының ябылу тантанасы булды. Ябылу тантанасына балаларның ата-аналары һәм бик күп мөхтәрәм кунаклар килгән иде.
Тантаны ябу мизгелләрен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе: Марат Рәшит улы Кәримов үткәрде. Бу көнне балалар кунаклар өчен концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Килгән кунаклар отрядларның чыгышларын куп алкышлар белән карадылар.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев