Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Яшьләр яшәсә, авыллар картаймас

Бүгенге сәхифәбез Югары Симет авыл җирлегенә багышлана.

УҢАЙ ДЕМОГРАФИЯ КИРӘК

Илгизәр ӘХМӘДУЛЛИН, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы:

– Районның көнбатыш капкасы булып саналган Югары Симет авылы XVI йөздән билгеле. Халкы кырда ашлык үстергән, мал асраган, тегү эше белән шөгыльләнгән. Авылда халык саны 1920 елга кадәр арта, 1282гә җитә. Аннары акрынлап кими башлый һәм бу процесс хәзер дә дәвам итә. Хәзер Югары Симеттә – 382, җирлектәге 156 шәхси хуҗалыкта 535 кеше яши. Яшьләрнең күбесе шәһәргә китү ягын карый. Моның сәбәпләре – авылда төпле эшнең чикләнгән булуы, район үзәгеннән еракта урнашуы. Җирлектә хезмәткә яраклы 250гә якын кеше бар. Кече бизнес белән 12 шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Дүрт кеше йөк машиналары белән хезмәт күрсәтә. Шулай ук төзелеш эше башкаручы, маллар үстерүче шәхси эшмәкәрләр бар.

Авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр утырышларда карала. Быел Советка сорауүтенечләре белән 6 кеше мөрәҗәгать итте. Халыкка төрле формадагы 202 белешмә бирелде. Билгеле булганча, җирле үзидарәне оештыру принциплары моннан 20-30 ел элеккеге белән чагыштырганда шактый үзгәрешләр кичерде. Күп кенә мәсьәләләр үзара салымга хәл ителә башлады. Әйтик, быел Югары Симеттә халыктан җыелган акчага 300 метр юл салынды, күпер эшләнде, Мәктәп һәм Төзелеш урамнарын тоташтыручы таулы юл иштерелеп, таш түшәлде. Түбән Симеттә 140 метр урам төзекләндерелде, 1500 метр озынлыкта су торбасы сузылып, чишмәгә тоташтырылды. Быел җыелышларда ике авылдан 18 яше тулган һәр кешедән 500әр сум үзара салым җыю турында карар кабул ителде һәм акча Югары Симеттә янгын депосына түбә ябу, Түбән Симеттә юл ремонты өчен тотылачак

Иң борчыганы – демография вәзгыяте. Балалар туу кими, вафат булучылар саны арта. Җирлегебездә хәзер ятимлек, шомлылык билгесен арттырып 55 йорт буш тора. Илкүләм “Демография” проектына көтелгән үзгәрешләр кертү табигый үсешне арттырырга этәргеч булыр дип өметләник.

 

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ БИЗНЕСЫ

Сәхифәне әзерләгәндә җирлек башлыгы безне иң элек Җәүһәрия ханым янына алып барды. Ни әйтсәң дә, Шәйхелисламовлар 20 ел элек Югары Симеткә күченеп, авылга үзенә бер ямь керткән, шәхси хуҗалык санын арттырган гаилә бит.

Җәүһәрия Каюм кызының балачагы Мамадыш районының Дружба бистәсендә узган. Аңа 11 яшь чагында әти-әнисе Украинага күчеп китә. Кыз үзенең гомер юлдашын Казанга эш эзләп кайткач очрата. Өйләнешкәч, Луганск өлкәсендә тормыш иткәннәр. Нурисламы шахтада эшләгән, үзе – төзелештә мастер. Кыскасы, чирек гасыр гомерләре читтә узган. Шәйхелисламовлар Югары Симеттә йорт сатып алып, бизнеска юл яралар. Нурислам абый каз үрчетү белән шөгыльләнә, хуҗабикә чәчәкләр, җиләк-җимеш үстерә.

“Вакытында тәвәккәлләвебезгә сөенеп туя алмадык. Авылдашларыбыз төп клиентларыбыз гына түгел, эшкә дәрт уятучылар да”,– ди хуҗабикә.

Жылытыла торган теплицалары мартта ук яшелләнә, бакчалары май аенда лалә чәчәкләренә күмелә, матурлык октябрьгә кадәр сузыла. Хризантемаларны ноябрь аенда бары аларда гына күреп була. Бакча чәчәкләренең төре 50дән артып китә.

“Эшкә үз бакчамда матурлык дөньясы гына тудырырга теләп тотынган идем. Тормышны тарту өчен матди хәлне дә яхшыртырга кирәк булгач, шөгылемне бизнеска әйләндердем. Чәчәкләр күп дип, сатуга барысын да алып чыккан юк. Моның өчен күпьеллыкларын гына үстерәм. Калганы – бакча матурлыгы. Мин һәрвакыт яңа өзелгән матур чәчәкләр белән генә сату итәм. Билгеле инде, сатучы үзе дә чәчәк кебек балкып торырга тиеш”,– ди бакчачы.

 

“Җирне ярата ул. Туфрак үзен кадерләгән кешегә генә юмарт була”,– дип сүзгә кушыла Нурислам абый.

Шәйхелисламовлар камиллеккә ирешү юлларын эзлиләр, ят чәчәк турында ишетсәләр, аны 1-2 ел үзләрендә үстереп карыйлар, күңелләренә хуш килгәнен ишәйтәләр.

 

СӨТТӘН 40000 СУМ ТАБЫШ

Түбән Симет авылында яшәүче Илһам Галимов 17 яшендә Казандагы оешма эшчесе буларак, Югары Симет белән Саба арасында “Т-4” скреперы белән юл салган да, туган ягында эштә калган.

Армиядә хезмәт итеп кайткач, берьюлы ике яңа техникада эшли башлый: “Сибиряк”та иген ура, “МТЗ-80”дә тезмә культуралар игә. Бәрәңге үстерү звеносын җитәкли. Урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешә. 1993 елда аңа Түбән Симеттә бригадирлык эшен тәкъдим итәләр.

“Тракторны, комбайнны бертуган энекәшкә тапшырдым да, вазифама керештем. Хуҗалык җитәкчеләре белән аңлашып, уртак тел табып 16 ел эшләдем. Авыррак еллар да булды. Язгы чәчү ике сменалы, кешесен дә, запас частьлар да табарга кирәк. Күңелемне җиргә биргәч, кыенлыклар бик үк сизелмәде дә. Шул ук вакытта, гел болай бармас дигән уй белән, 2006 елда үземә Яшел Үзәннән “МТЗ-80”тракторы алып кайткан идем. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны киңәйтү шуннан башланды. 2015 елда 12 гектар пай җирен үземә рәсмиләштердем”,– дип сөйли Илһам.

 

Тракторына барлык төр тагылма агрегатлар булдыра да, Түбән Симет, Иске Мичән, Югары Симет авылларында бәрәңге бакчаларын эшкәртүне үз карамагына ала. Сәламәтлеге буенча эштән киткәч, ныклап торып малчылык белән шөгыльләнә башлый. Пай җиренең 4 гектарында печән, калганында ашлык үстерә. Быелгы корылыкта да гектардан 17 центнерга якын уңыш алуга ирешкән.

“Җирен тиешенчә эшкәртәм, малларга азык өстәмәләре дә алып кайтам. Акчаны җәлләп торып булмый, чөнки бөтен табыш сөттән керә. Терлекләр саны җәен 20 гә җиткән иде. Шуның 6сы – савым сыеры. Быел нәселне алыштыру өчен алган тана бозаулап, 32 литр сөт бирә. Уртача 25 килограмм тирәсе чыга. Сөттән генә айга 40 мең сум керә. Моннан тыш 15 баш умартабыз да, аннан да күпмедер табыш бар. Гомумән, авыл җирендә иренмичә эшләгән кеше мул яши.”,– ди Илһам Ханнан улы.

Өйләнеп үзләре янында калган улы да әтисе юлыннан киткән. Шәхси “КамАЗ” белән техника хезмәте күрсәтә. Казанда яшәүче кияүләре дә атна саен диярлек кайтып, бабасына булыша. Алар барысын да үзләре хәл итәргә тырышалар, ярдәм сорап йөрергә күнекмәгәннәр.

 

АВЫЛ СПОРТЫ ҮСЕШТӘ

“Бу темага мәгълүмат кирәк булса, Делюс Ридаиловичны күр, ул барысын да сөйләр”,– диде җирле башлыгы. Чыннан да, соңгы елларда район Сабантуйлары батырлары төбәге булып киткән авыл җирлегенең спорт тормышы игътибарга лаек. Делюс Закиров белән әңгәмәбез дә шуны раслый.

“Авыл җирлегендә байтак еллар яшьләр белән уртак тел табып, спортның күп төрләрендә уңышларга ирешеп киләбез. Шәхсән алганда, бу эштә без кечкенә чакта ук күпләрнең беренче тренеры булган Хәмит Гомәровичның өлеше бик зур. Ул физкультура укытучысы буларак, авылда волейболны үстерүгә зур көч куйды. Хәзер аның эшен яшьләр дәвам итә. Югары Симет урта мәктәбе волейболчыларының район укучылары арасында үткәрелгән ярышларда призлы урыннардан төшмәве элек-электән килгән традицияәрнең матур дәвамы. Яшьләребез спортның бу төрендә көчлеләрдән санала. Былтыр Симет командасы (капитаны Нурдиль Шәехов) районның оешма-учреждениеләр арасындагы суперлигада чемпион булды. Мәктәпнең физкультура укытучысы Айгиз Сәүбәнов укучыларны баскетбол уенына тарту эшен дә башлады.

Татарча көрәшкә килгәндә, без – җирлек башлыгы Илгизәр Роберт улы шәкертләре. Хәзер унлап егетебез кулына сөлге ала. Тренер буларак, аларны яхшы беләм. Инде укучылар арасында республика чемпионнары да бар. Әле узган атнада мәктәп укучыбыз Рияз Низамиев Актанышта үткән ярышта уңышлы чыгыш ясады. Симет авылы тарихында беренче тапкыр бертуган энем Данис Закировның Россиянең спорт остасы исеменә лаек булуы да зур вакыйга дияр идем. Быел “Саба таңнары” газетасы призына көрәш ярышларына да ныклап әзерләнгән идек. Ни кызганыч, пандемия аркасында үткәрелмәде. Әлеге бәйгедә күп тапкыр призер булсак та, абсолют җиңүче дәрәҗәсенә күтәрелгәнебез юк, шулай да республика чемпионатына ун көрәшченең бишесе безнең командадан сайлап алына иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам дигән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек, бары тик вакытны дөрес файдаланып, телевизор, компьютер алдыннан торып китү генә сорала. Һәм, әлбәттә, яшьләрнең туган җирендә калуы кирәк. Иң зур хыялым – авыл хуҗалыгында эш урыннары булдырып, лаеклы хезмәт хакы түләп, яшьләр тормышын җанландыру. Әгәр бердәм булып, кулга-кул тотышып барган чылбырның бер буыны өзелә икән, аны ялгау бик кыен булачак”,– дип сөйләде Делюс Закиров.

 

ЭШЕН УЛЫ ДӘВАМ ИТӘ

Моннан 17 ел элек табиблар җиңел эшкә күчәргә тәкъдим иткәч, Түбән Симеттә яшәүче Рамил Әхкәмиев, авылдашлары сүзен тыңлап, сөт җыючы булып китә. Ягъни колхозның ике генә тәгәрмәче калган, картерсыз “МТЗ-80” тракторын җыеп чыга да, халыкка игелекле хезмәт күрсәтә башлый. Эше генә җиңелләрдән булмый. Тапшырган сөте әчесә, халыкка ни дип җавап бирергә? Банктан бирелгән 250 мең сум кредитка “УАЗ” автомобиле алып, сөтне капка төбе саен килеп җыя башлагач, эшләре җайланып китә.

Хәзер эшен улы Рафис дәвам итә. Ике авылга 60ка якын сөт тапшыручысы бар. Октябрь аенда литрын 23 сумнан җыеп, халыкка 700 мең сум тирәсе акча түләгәннәр. Көн аралаш җыелган продукция Арча май комбинатына тапшырыла. 2020 елга ике авылдан 4685 центнер сөт җыйганнар.

“Хәзер 5-8әр сыер асраучылар бар. Югары Симеттән Радик Гарипов, Түбән Симеттән Илһам Галимов, Расим Вәлиев, Расим Фатыйхов – иң күп сөт сатучылар”,– ди Рафис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев